Разия Мөэминова, Разия (Розалия[1]) Мөхәммәтгали кызы Мөэминова (Үзбәкстанда: Розия Мукминова, 1922 елның 31 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан2007 елның 12 гыйнвары, Үзбәкстан, Ташкәнт) — тарихчы—шәркыятьче, урта гасырлар Үзәк Азия тарихы буенча белгеч, тарих фәннәре докторы (1972), профессор.

Разия Мөэминова
Туган телдә исем Разия Мөхәммәтгали кызы Мөэминова
Туган 31 декабрь 1922(1922-12-31)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлгән 12 гыйнвар 2007(2007-01-12) (84 яшь)
Үзбәкстан, Ташкәнт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Әлма-матер Үзбәкстан милли университеты[d]
Һөнәре тарихчы
Балалар өч улы
Ата-ана
  • Мөхәммәтгали Миргали улы (1887-1969) (әти)
  • Хәдичә Шиһабетдин кызы (1892-1980) (әни)
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1922 елның 31 декабрендә Татарстан АССР башкаласы Казан шәһәрендә биш балалы гаиләдә туган. Әтисе Мөхәммәтгали Миргали улы (1887—1969) тумышы белән Казан өязеннән, әнисе Хәдичә Шиһабетдин кызы Бәхтиярова (1892—1980) Казан өязе Шырдан авылыннан. Туганнары: Әминә (1915—2002), Фуат (1916—2001), Зәйнәп (1918—2005), Шәфика (1925—2014) [2].

Хокукларыннан мәхрүм ителгән гаилә 1930 елда (әтисе 1929 елда ук) Үзбәк ССР Кукан шәһәренә күченергә мәҗбүр була, 1936 елда Ташкәнт шәһәренә күченә. Р. Мөэминова Ташкәнтның 80нче санлы мәктәбен (1939), Урта Азия дәүләт университетының (1923 елга кадәр Төркистан дәүләт университеты, 1960 елга кадәр Урта Азия дәүләт университеты, 1991 елга кадәр Ташкәнт дәүләт университеты, хәзерге Үзбәкстан милли университеты(рус.)) тарих факультетын (1944) тәмамлаган. Бөек Ватан сугышы елларында Ташкәнтка Мәскәү һәм Ленинградтан күчерелгән гыйльми оешмаларның әйдәүче белгечләре С. Б. Бахрушин, В. И. Беляев, Б. Д. Греков, А. Ю. Якубовский, И. П. Петрушевский кебек күренекле галимнәрдән белем ала.

1944 елда Үзбәк ССР Фәннәр академиясенең яңа оештырылган Тарих һәм археология институтына (хәзерге Үзбәкстан ФА Тарих институты) аспирантурага кабул ителә. 1949 елда Ленинградта ССРБ ФА Көнчыгышны өйрәнү институтында (хәзерге РФ ФА Көнчыгыш кулъязмалары институты, рус. ИВР РАН)[3] «Тимеридләр һәм шәйбәниләр арасында Мавараэннәһер өчен көрәш (Шәйбәниләрнең үзбәк дәүләте оешу тарихына)» темасына кандидатлык диссертациясе (фәнни җитәкчесе проф. И. П. Петрушевский (1898—1977), рәсми оппонентлары А. Ю. Якубовский (1886—1953) һәм Н. Д. Миклухо-Маклай (1915—1975)), 1972 елда «XVI гасырда Сәмәрканд һәм Бохарада кәсепчелек» темасына докторлык диссертациясе яклый.

Хезмәт юлы үзгәртү

1951-1990 елларда Ташкәнт тарих һәм археология институтында эшли; 1987 елдан әлеге институтның борынгы һәм урта гасырлар тарихы бүлеге мөдире.

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни кызыксынулар өлкәсе — урта гасырлар соңы Үзәк Азия тарихы. 300 дән артык фәнни хезмәт авторы, шулар эчендә: «XVI гасыр Үзбәкстанында аграр мөнәсәбәтләр тарихына. «Вакыф-намә» материаллары буенча» (монография, 1966), «XVI гасырда Сәмәрканд һәм Бохарада кәсепчелек тарихы буенча очерклар» (монография, 1976), «XV-XVI гасырлар үзбәк шәһәрләрендә халыкның социаль дифферинциациясе» (монография, 1985) һ. б. Берничә кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре әзерләү белән җитәкчелек итә. Чит илләрдә узган халыкара конференцияләр эшендә актив катнаша: Торонто (1989, Канада), Бамберг (1991, Алмания), Страсбург (1987, Франция), Әнкара (1997, Төркия), Лос-Анджелес (1998, АКШ), Мэдисон (1998, АКШ), Вена (2000, Австрия), Тәһран (2001, Иран) һ. б.

Китаплары үзгәртү

  1. «Самарқанд тарихи» (1969)
  2. «Бухоро тарихи» (1976)
  3. «Тошкент тарихи»(1988)
  4. «XVI аср Самарқанд ва Бухоронинг ҳунармандчилиги тарихидан лавҳалар» (1976)
  5. «Тўрт аср олдинги Тошкент» (1984)
  6. «XV–XVI аср Ўзбекистон шаҳарлари аҳолисининг дифференциациаси» (1985) һ. б.

Әдәбият үзгәртү

  1. Библиография научных трудов проф. Р. Г. Мукминовой // Узбекистан в средние века: история и культура. Посвящается 80-летию доктора исторических наук, профессора Розии Галиевны Мукминовой : Доклады международной конференции. — Ташкент, 2003.(рус.)
  2. Марказий Осие тарихи замонавий медиевитика талқинида (Профессор Розия Мукминова хотирасига бағишланади). Тошкент: «Yangi nashr», 2013. ISBN 978-9943-22-129-1
  3. Ўзбекистон тарихчилари. I жилд (биобиблиографик маълумотнома). Тошкент: «Fan va tehnologiya», 2012.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997 ел, 171нче бит
  2. Разия Галиевна Мукминова. «Родовод» проекты(рус.)
  3. Разия (Розия) Галиевна Мукминова. ИВР РАН(рус.)