Пәнҗаб Һиндулары

Пәнҗаби Һиндулары ул Һинд дине тарафдарлары булган һәм килеп чыгышы хәзер Һиндстан һәм Пакистан арасында бүленгән Пәнҗабтан булган кешеләр төркеме. Һиндстан Пәнҗабында Пәнҗаб Һиндулары штат халкының якынча 38%-ын тәшкил итәләр һәм Пәнҗабның  Доаба төбәгендә күпчелекне тәшкил итәләр. [1]

Пәнҗаби Һинду секталары үзгәртү

Арья Самадж үзгәртү

Пәнҗабтан мәшһүр Һинд бәйсезлеге хәрәкәте эшчәннәре, мәсьәлән, Лала Лаҗпат Раи Арья Самадж сектасына караган һәм аның юлламасын дәгъва итүдә актив булганнар,[2] һәм Һинду милләтчел төркеме Раштрийя Сваямсевак Сангһ, 1930-ынчы елларда ул Төньяк Һиндстанда колач ала башлагач Пәнҗаби Самаҗистларыннан энтузиастик яклау тапкан.[3]

Санатани үзгәртү

Пәнҗабта күпчелек Һинд дине тарафдарлары Санатани Һинд дине агымы тарафдарлары. Һиндстанның башка күп урыннарында кебек Пәнҗабта Һинд дине вакыт узу белән адаптацияләнгән һәм мәдәният һәм тарих синтезы булып киткән. Ул җанны Атман чистартыр өчен Дхарманы куллануны һәм бөек “мәңге энергия” Параматма белән бәйләнешне игътибар үзәгендә тота. Һинд дине тарафдарлары моны Брахман яки “мәңге энергия” концепция белән бәйләнеш концепциясе белән таныйлар, метафизик рәвештә ул Галәмдә булган төрлелек артында бердәнбер бәйләү энергиясен истә тота. Пәнҗабта, Төньяк Һиндстанның башка төбәкләрендә кебек Һинд дине тарафдарлары иң олы Параматмаларына җиткән Дэвалар һәм Дэвилар Илаһлары хикәяләрен сөйлиләр. Һинд динендә Илаһлар борынгы Һинд тарихында рольләре өчен ихтирам ителә, чөнки элек алар Дһарма принципларының тотучылары булган. Һинд дине тарафдарлары ышануы буенча Ишвара (иң олы) Бхагаван (Илаһ) үзен Дэвалар һәм Дэвилар аша манифестацияли. Табынылган төп Илаһларга Рамаянадан Рама һәм Сита, Маһабһаратамнан Кришна һәм Радһа һәм шулай ук Тримурти һәм Тридэви: Шива һәм Парвати, Вишну һәм Лакшми, һәм Брахма һәм Сарасвати һәм шулай ук башка мәшһүр Илаһлар, мәсьәлән, Дурга Матаҗи, Ганеша һәм Хануман. Һиндулар ышануы буенча Дһарма универсаль һәм вакыт белән эволюцияли, күп Һиндулар шулай ук башка рухи юлларны һәм рухи традицияләрне ихтирам итәләр. Алар берәүнең “Атман”ын тукландыра алган теләсә-нинди традиция кабул ителергә һәм өйрәнелергә тиеш. Һинд дине үзе үз реализацияләренә ирешә ала торган теләсә нинди мәхлукатны я Бһагаван аша, я шәхси Ишвара Бхагванга тугърылыгы аша уникаль ысулы белән барырга тиеш.

1947 бүленеше үзгәртү

1947 елда Һиндстан бүленешеннән соң Пәнҗаби Һинд дине тарафдарларына авыр туры килгән. Бу элекке Британия провинциясен Һиндстан доминионына һәм Пакистан доминионына бүлгән. Пакистанның күбесенчә мөселман көнбатыш өлеше Пәнҗаб, Пакистан булган; күбесенчә Сикһ һәм Һинду көнчыгыш өлеше Һиндстанның Көнчыгыш Пәнҗаб штаты булган (соңрак ул яңа Пәнҗаб, Һиндстан, Һарьяна һәм Һимачал-Прадеш) штатларына бүленгән булган. Күп Һинд дине тарафдарлары көнбатышта яшәгәннәр һәм күп мөселманнар көнчыгышта яшәгән булганнар һәм шундый азчылыкларның куркуы шулкадәр зур булган, бүленү вакытында күп кеше урыныннан күчерелгән булган һәм күп җәмәгать-ара куркынычка . Кайберәүләр Пәнҗабта көч куллануны җәза геноциды дип күргәннәр.[4] Яңа формалаштырылган хөкүмәтләр шундый ике яклы миграция тирбәнешләренә әзер булмаганнар һәм яңа Һиндстан-Пакистан чигендә массакүләм рәхимсезлеккә һәм суешка китергән. Үлемнәр саны төрлечә күрсәтелә, аскы чик фаразы 200 000 һәм өске чик фаразы 2 000 000. Бөтен төбәкләр арасында иң начар рәхимсезлек очрагы Пәнҗабта булган дип нәтиҗә ясарга була.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Өстәмә укырга мөмкин үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү