Пробуждение (Зәй районы)

юкка чыккан авыл (Зәй районы, Татарстан, Россия)

Пробуждение (рус. Пробуждение) — Татарстан АССР Зәй районы Төги авыл советына караган, 1980-еллар башында юкка чыккан торак пункт (авыл)[1].

Пробуждение
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Зәй районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423522
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Пробуждение

География үзгәртү

Авыл Батрас елгасының уңъяк кушылдыгы булган Чумарлы инеше ярында, Гулькин авылыннан 5 км, Зәй тимер юл станциясеннән 35 км ераклыкта урнашкан булган. Координаталары: киңлек 55.107287, озынлык 51.716453[2].

Демография үзгәртү

Халык[3]
1929
110

Төп халык — руслар.

Тарих үзгәртү

Яңа торак пункт 1929 елда Гулькин, Кече Батрас, Алексеевка авылларыннан аерылып чыккан крестьяннар тарафыннан нигезләнгән. Аларга 273 га сөрүлек һәм башка төрле авыл хуҗалыгы җирләре бүленеп бирелгән. 20 хуҗалыкта 110 кеше яшәгән [3].

Күмәк хуҗалыклар төзелә башлагач, авылда 1931 елда «Пробуждение» (Уяну) авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла.

Бөек Ватан сугышы фронтларына (1941—1945 еллар) авылдан киткән 6 кеше әйләнеп кайтмаган (һәлак булган яки хәбәрсез югалган).

1930 елга кадәр авыл Татарстан АССР Чаллы кантоны Кузай волостена (Троицко-Юсупкино волосте), 1930 елдан Акташ районына, 1944 елдан Ямаш районына, 1957 елдан яңадан Акташ районына, 1959 елдан Зәй районына, 1962 елдан Әлмәт районына, 1972 елдан яңадан Зәй районына караган[1].

1950 елда, колхозларны эреләндерүнең беренче дулкынында, 3 күмәк хуҗалыктан – «Пробуждение» (Пробуждение), «Большевик» (Гулькин), «Октярьнең 13 еллыгы» (Кече Батрас) бер эреләндерелгән колхоз — «Победа» (Җиңү) төзелә. 1950-еллар ахырында «Победа» эреләндерелгән Энгельс исемендәге күмәк хуҗалыкка (үзәге Алексеевка), 1959 елдан «Рассвет» (үзәге Төги) күмәк хуҗалыгына кушыла. Эреләндерелгән колхозның рәисе булып И. П. Мазанкин, Н. Я. Бабатов эшли[4].

Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеге калмагач, авыл халкы тарала башлый. 1980-еллар башында, Төги авыл советына караган Водоохранный, Соколка авыллары белән бер вакытта, Пробуждение авылы да яшәүдән туктый [5].

Авыл турында чишмә, тау битендәге зират кына искә төшерә[6].

Әдәбият үзгәртү

  • Пробуждение. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 195.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Тюгинское сельское поселение. История поселения, archived from the original on 2021-08-29, retrieved 2021-09-13 
  2. Заинск на карте. Урочище Пробуждение
  3. 3,0 3,1 Пробуждение. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 195
  4. «Рассвет». // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 199.
  5. История села Тюгеевка (Төги). «Татары без границ»
  6. Деревня Тюгеевка, родниковый край. Команда Кочующие, 08.08.2014(рус.)