Олег Кинҗәгулов

татар драма театрының сәнгать җитәкчесе (Яр Чаллы, Татарстан, Россия)

Олег Кинҗәгулов, Олег Мадияр улы Кинҗәгулов (1989 елның 12 апреле, СССР, РСФСР, Омск өлкәсе, Любинский) ― театр һәм кино актеры, театр режиссеры, 2020 елдан Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе.[1]

Олег Кинҗәгулов
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Олег Мадияр улы Кинҗәгулов

Туу датасы:

12 апрель 1989(1989-04-12) (35 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, Омск өлкәсе, Любинский

Һөнәре:

драма актеры, режиссер

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2012 — х. в.

https://vk.com/id133811121

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1989 елның 12 апрелендә Омск өлкәсендә Любинский(рус.) шәһәр тибындагы бистәсендә туган.

2011 елда «актерлык сәнгате» белгечлеге буенча Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлаган («Нур» татар театры өчен әзерләнгән төркем, РФ халык артисты Таңчулпан Бабичева курсы). Бер ел армиядә хәрби хезмәт үткән. 2012 елдан Туймазы татар дәүләт театрында эшли башлаган. Театрда бер ел эшләгәч, Фәрит Бикчәнтәев чакыруы буенча Казанга укырга киткән.[2]

2017 елда «театр режиссурасы» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган (РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев шәкерте). Укыган елларда Камал театрында бизәүче-рәссам булып хезмәт иткән. Диплом спектакле буларак, Антон Чеховның «Алтынчы палата»сын чыгарган. Укып бетергәч, 2017 елда Фәрит Бикчәнтәев тәкъдиме белән Чаллы татар театрында Әнгизә Ишбулдина пьесасы буенча «Үзеңне сынап кара» спектаклен куйган.[3]

2017 елның августыннан 2018 елның маена кадәр ― Яр Чаллы татар театрында куючы-режиссер, 2018 елның маеннан 2020 елның гыйнварына кадәр ― Камал театрында рәссам-конструктор (дизайнер), соңрак режиссер.

2020 елгың 25 гыйнварыннан ― Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе. Элекке җитәкчелек вакытында башланган төзелешне дәвам итеп, театрның яңа бинасын (ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов ур., 29) кабул итеп ала.[4] ТР мәдәният министры Ирадә Әюпова тәкъдиме белән театрга татар язучысы Аяз Гыйләҗев исеме бирелү дә аның эшли башлау чорына туры килә.

Театрда эшли башлаганнан алып, сәхнәгә 18 яңа спектакль, сезонга 7 премьера чыгарган. Репетицияләрне театрның олы артистлары белән ― татарча, яшь артистлары белән русча алып бара.

Куйган спектакльләре үзгәртү

Камал театры
Чаллы татар театры
  • Әнгизә Ишбулдина «Үзеңне сынап кара»
  • Илгиз Зәйниев «Туйга ничә көн кала»
  • Илгиз Зәйниев «Тыпырдык»
  • Аяз Гыйләҗев «Без китәбез, сез каласыз»
  • Аяз Гыйләҗев «Сөекле дустым» (хатлар буенча фантазия)
  • Аяз Гыйләҗев «Болан»
  • Фәтхи Бурнаш «Яшь йөрәкләр»
  • Раффи Шарт «Башыңа төшсә»
  • Айгөл Әхмәтгалиева «Чәчәк күлмәк»
  • Айгөл Әхмәтгалиева «Капка»
  • Шамил Идиатуллин «Шәһәр. Нокта. Брежнев»[5]
  • Олег Кинҗәгулов «Хәл бу ки... Хәсән Туфан» һ. б.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү