Нәҗип Хәмитов (полковник)
Бу мәкаләне Нәҗип Хәмитов мәкаләсе белән берләштерергә тәкъдим ителә Сәбәпләр һәм бәхәс Википедия:Берләштерүгә сәхифәсендә.
Бәхәс бер атна бара (шулай ук озаграк була ала). Бәхәс башланган көн – 05.09.2021. |
Нәҗип Хәмитов (Нәҗип Шәнгәрәй улы Хәмитов, рус. Назип Шангереевич Хамитов) – Россия һәм совет хәрби эшлеклесе, полковник (1940). Беренче бөтендөнья, Ватандашлар, Икенче бөтендөнья сугышларында катнаша. Бөек Ватан сугышында һәлак була (1943).
Нәҗип Хәмитов | |
---|---|
Туу датасы | 18 декабрь 1898 |
Туу урыны | Уфа губернасы Уфа өязе Олыкүл авылы |
Үлем датасы | 5 сентябрь 1943 (44 яшь) |
Үлем урыны | Смоленск |
Иялек | ![]() ![]() |
Гаскәр төре | пехота |
Дәрәҗә | |
Җитәкчелек иткән | корпус командиры |
Бүләкләр һәм премияләр | ![]() ![]() ![]() |
Тәрҗемәи хәле Үзгәртү
1898 елның 5 (18) декабрендә Уфа губернасы Уфа өязе Бишавыл-Уңгар вулысы (хәзерге БР Кырмыскалы районы) Олыкүл авылында туган. Татар. 1917 елдан хәрби хезмәттә. Хатыны — Софья Ильинична Хәмитова (Богырысланнан).[1]
Хәрби карьера Үзгәртү
- 1917 елның июненнән 1918 елның июленә кадәр патша армиясендә. Идел буе хәрби округының Волжскидагы 245- запастагы полкның укыту командасын тәмамлый.
- 1918 елдан Уфадагы мөселман полкында кече унтер-әфисәр.
- Адмирал А.В. Колчакның 3- аклар армиясе 16- татар полкы сапёрлар командасында рядовой. Фельдшерлар әзерләү курсларын тәмамлый һәм армиянең Тум губернасы Тайга станциясендә урнашкан җыелма госпиталендә хезмәт итә.
- 1919 елның декабрендә үз теләге белән 5- Кызыл Армия сафына баса һәм Тум госпиталенә нәзир итеп билгеләнә.
- 1920 елда Тумдагы хәрби-пехота курсларын тәмамлый.
- Казандагы Татар укчы полкына взвод командиры[2] итеп күчерелә.
- 1921 елда Идел буе хәрби округының Казандагы югары хәрби мәктәбендә укый.
- Одессадагы махсус максаттагы аерым бригаданың (ЧОН) 6- батальонында рота командиры.
- Березовка каласындагы 2- аерым ЧОН батальонында взвод командиры.
- 1924 Ананьев каласындагы 95- укчы дивизиянең 283- укчы полкы взвод һәм рота командиры.
- 1931 РККА комсоставның Выстрел белем күтәрү курсларында укый.
- 1934 Казандагы 71- укчы дивизиянең 212-, аннары Алабугадагы 213- (соңрак 3-) укчы полкларда штаб командиры.
- 1939 209- запас полк командиры.
Бөек Ватан сугышы Үзгәртү
- 422 укчы дивизия штаб башлыгы, аннары 72- запастагы полк командиры.
- 1942 Төньяк фронтка керүче 1- удар армиянең 397- укчы дивизиясенең штаб нәчәлниге. Демьянск юнәлешендә һөҗүмдә катнаша.
- К.Е. Ворошилов исемендәге югары хәрби академия тыңлаучысы.
- 1943 елның маеннан 68- укчы корпус штаб башлыгы, июльдә корпус командиры. Август аенда Көнбатыш фронтта сугыша. Смоленскига һөҗүм операциясендә катнаша. 5 сентябрь көнне һәлак була.
- Смоленск өлкәсе, Ельня районы, Ново-Тишево авылында , Ельня-Смоленск юлы буенда җирләнгән.[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Үзгәртү
Чыганаклар Үзгәртү
- Рәис Зарипов. Корпус командирлары. Казан утлары, 2015, № 5 ISSN 0206-4189
Сылтамалар Үзгәртү
Искәрмәләр Үзгәртү
- ↑ Мемориал сайтында
- ↑ Республика Татарстан, 08.05.2013, archived from the original on 2014-08-17, retrieved 2015-05-26
- ↑ Мемориал сайтында