Нелли Ким, Нелли Владимир кызы Ким (1957 елның 29 июле, Шураб, Таҗикстан ССР, ССРБ) — совет гимнасткасы, биш тапкыр олимпия чемпионы, биш тапкыр дөнья чемпионы, ике тапкыр Европа чемпионы һәм күп тапкырлар ССРБ чемпионы. ССРБның атказанган спорт мастеры (1976). Халыкара гимнастика федерациясенең хатын-кызлар техник комитеты президенты.

Нелли Ким
Туган телдә исем рус. Нелли Владимировна Ким
Туган 29 июль 1957(1957-07-29) (66 яшь)
Шураб[d], Таҗик Совет Социалистик Республикасы
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казахская академия спорта и туризма[d]
Һөнәре спорт гимнасты
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]

 Нелли Ким Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Нелли Ким 1957 елның 29 июлендә Шураб шәһәрендә (Таҗикстан ССР) туа[1]. Неллиның әтисе Владимир Ким — кореялы, ә әнисе Әлфия Сафина — татар. Нелли туганнан соң гаилә Чимкәнта, Казакъстанның көньягына күченә, әти-әнисе әлегә кадәр шунда яши[2][3]. Чимкәнтта Нелли 10 яшьтән җирле балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер Владимир Байдинда спорт белән шөгыльләнә башлый.

1975 елда ул ирекле күнегүләрдә Европа чемпионы һәм Ольга Корбут белән бергә ССРБ халыклары Спартакиадасының абсолют чемпионы була. Ә бер елдан соң Монреальдә өч тапкыр олимпия чемпионы була.

 
Нелли Ким Мәскәүдә узган Олимпия уеннарында ирекле күнегүләрдә чыгыш ясый (1980)

1977 елның декабрендә Белоруссия гимнасты Владимир Ачасовка кияүгә чыга һәм Минскка күчеп китә. Николай Милигулода тренерлыгында шөгыльләнә һәм Беларус ССР өчен чыгыш ясый башлый[2]. 1979 елда абсолют дөнья чемпионы була, ә 1980 елгы Мәскәү Олимпиадасында янә Олимпия чемпионы була.

Ким — Олимпия уеннары тарихында, ирекле күнегүләр һәм терәк сикерүләр өчен 10 балл җыйган, беренче гимнастка.

1980 елда карьерасын тәмамлагач, Нелли Ким озак вакытлар спорт гимнастикасы буенча төрле милли җыелма командалары (Корея Республикасы, Италия, Белоруссия) тренеры була, халыкара арбитр буаы һәм барлык зур ярышларны — Олимпия уеннарын, дөнья һәм Европа чемпионатларын хөкем итә.

1996 елдан — Халыкара гимнастика федерациясе әгъзасы[1]. 2004 елның октябрендә Халыкара гимнастика федерациясе конгрессында Нелли Ким Халыкара гимнастика федерациясенең хатын-кызлар техник комитеты президенты итеп сайлана.

Ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә (1976, 1980). Беларусь Республикасының атказанган тренеры[4].

1999 елда Нелли Ким Америка Оклахома-Сити шәһәрендә урнашкан гимнастика халыкара дан залына кертелә.

Икенче ире, совет велогончысы Валерий Мовчан белән аерылышканнан соң Миннеаполиста яши. Кызы Чикагода университет тәмамлаган.

Танылган Канада-Португал җырчысы Нелли Ким Фуртадо Нелли Ким хөрмәтенә аталган. Аның әти-әнисе Кимның 1976 елгы Монреаль олимпиадасында чыгышы көчле тәэсир калдырган[5][6].

Белеме үзгәртү

1978 елда Алматыда Казах дәүләт физик культура институтын тәмамлый.

2010 елда П. Ф. Лесгафт исемендәге физик культура, спорт һәм сәламәтлек милли дәүләт университетының читтән торып аспирантурасына (гимнастика теориясе һәм методикасы кафедрасы) укырга керә. 2011 елда «Спорт гимнастикасы буенча югары квалификацияле судьялар әзерләү» темасы буенча педагогика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[7].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Ким, Нелли Владимировна // Казахстан. Национальная энциклопедия. — Алматы: Қазақ энциклопедиясы, 2005. — Т. III. — ISBN 9965-9746-4-0.
  2. 2,0 2,1 Сергей Райлян. Интервью в апреле 2008 года. әлеге чыганактан 2017-05-26 архивланды.
  3. Пятикратная олимпийская Нелли Ким приехала в родной Шымкент. әлеге чыганактан 2017-05-26 архивланды.
  4. Москаленко Г. Мечты и будни Нелли Ким // 7 дней : газета. — № 45. — С. 27.
  5. 60 Seconds: Nelly Furtado. әлеге чыганактан 2017-05-20 архивланды.
  6. Nelly Furtado named after Nellie Kim. gymnasticscoaching.com (November 29th, 2006). 2014-02-15 тикшерелгән.
  7. Подготовка высококвалифицированных судей по спортивной гимнастике

Әдәбият үзгәртү