Ольга Корбут
Ольга Валентиновна Корбут (16 май 1955 ел, Гродно, Белорус ССР ы, ССРБ) — совет гимнасты, дүрт тапкыр олимпия чемпионы, ССРБ-ның атказанган спорт мастеры (1972). Кораллы Көчләр өчен чыгыш ясый. Ренальд Кнышта шөгыльләнә. Укытучы тренер специальносте буенча Гродно дәүләт педагогия институтын тәмамлый (1977).
белар. Вольга Валянцінаўна Корбут | |
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык |
СССР Америка Кушма Штатлары |
Кайсы ил өчен чыгыш ясый | СССР |
Патроним или матроним для человека | Валентиновна[d] |
Кушамат/тәхәллүс | The Sparrow from Minsk[1] һәм Vrabia din Minsk[2] |
Туу датасы | 16 май 1955[3][4][5] (69 яшь) |
Туу урыны | Һродна, Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР[3] |
Һөнәр төре | спорт гимнасты, актёр |
Әлма-матер | Һродна дәүләт университеты[d] |
Масса | 44 килограмм[1] |
Спорт төре | спорт гимнастикасы |
Катнашучы | gymnastics at the 1972 Summer Olympics – women's balance beam[d], gymnastics at the 1976 Summer Olympics – women's balance beam[d], gymnastics at the 1972 Summer Olympics – women's floor[d] һәм gymnastics at the 1972 Summer Olympics – women's uneven bars[d] |
Бүләкләр | |
Биеклек / буй | 152 сантиметр[1] |
Рәсми веб-сайт | olgakorbut.com(ингл.) |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 7489 |
Ольга Корбут Викиҗыентыкта |
Ольга Корбут 1963 елда икенче класта укыган чагында Ярослав Иванович Корольнең гимнастика түгәрәгенә килә. 1965 елда 10 яшендә Ренальд Кнышның төркеменә эләгә. Тәүге зур уңышка 1970 елда ирешә — таянып сикерүдә ССРБ чемпионы була һәм ССРБ җыелма командасына кертелә. Хатын-кыз арасында бүрәнәдә сальто эшли алган тәүге гимнаст.
Спорт гимнастикасы тарихына Людмила Турищева белән Ольга Корбутның бер-берсенә каршы тору тарихы ингән. Турищева иске академик гимнастика мәктәбен гәүдәләндәрә, ә Корбут спорттагы яңа агымны чагылдыра: дуамал элементлар, атлетизм һәм яшьлек. 1972 елда Мюнхен Олимпиадасында Корбут новаторларча гимнастика элементларын күрсәтә һәм тамашачы сөюен яулый. Ләкинабсолют беренчелек өчен каты алышта Турищевадан җиңелә[6]. Абсолют беренчелектә үзенең яраткан снаряды булган бүрәнәдә чыгыш ясаганда ул җитди хата җибәрә һәм нәтиҗәдә хәтта призерлар исәбенә дә керми[7].
1976 елда Ольга Монреальдәге Уеннарда ССРБ җыелма командасында була, команда составында - алтын һәм бүрәнәдә көмеш награда яулый.
Казанышлары
үзгәртү- 4 тапкыр Олимпия чемпионы:
- 1972 ел — биеклек беренчелегендә, бүрәнә һәм ирекле күнегүләр
- 1976 ел — команда беренчелегендә
- Ике тапкыр Олимпия уеннары вице-чемпионы (1972 — брус, 1976 — бүрәнә)
- Таянып сикерүдә 1974 елгы дөнья чемпионы
- 1970 һәм 1974 елларда команда беренчелегендә дөнья чемпионы
- 1975 елда ССРБ халыклары спартакиадасы җиңүчесе һәм ССРБ-ның чикләнмәгән чемпионы, күп тапкырлар ССРБ чемпионы
- 1973 елда абсолют беренчелектә Аурупа чемпионатының көмеш медаль белән бүләкләнүчесе.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Olympedia — 2006.
- ↑ O gimnastă din Belarus și-a vândut medaliile câștigate la Jocurile Olimpice
- ↑ 3,0 3,1 Корбут Ольга Валентиновна // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Encyclopædia Britannica
- ↑ FemBio database
- ↑ «Нашу гимнастику губит увлечение трюкачеством»
- ↑ Sports around the World: History, Culture, and Practice by John Nauright / p333 (Тикшерелгән 25 декабрь 2015)(Тикшерелгән 25 декабрь 2015)
- ↑ Ольга Корбут: «Хотя я имею американское гражданство, душа у меня всё равно осталась белорусской», archived from the original on 2013-12-27, retrieved 2020-08-13
Сылтамалар
үзгәртүТышкы медиафайллар |
---|
- Энциклопедический словарь 2007 елның 29 сентябрь көнендә архивланган.
- Официальный сайт 2020 елның 23 ноябрь көнендә архивланган.
- Корбут, Ольга Валентиновна на сайте Twitter
- Петля Корбут в исполнении немецкой гимнасти Steffi Kraker (0:06-0:09)
- Петля Корбут в исполнении самой Корбут на олимпиаде 1972 года в Мюнхен