Муса Канапацкий

Польшада беларус һәм татар тарихчысы

Муса Канапацкий, Муса (Мацей) Хәсән улы Канапацкий (пол. Maciej Kanapacki; 1926 елның 29 гыйнвары, Польша Җөмһүрияте, Вильно воеводалыгы, Вильнюс2020 елның 3 декабре, Польша, Поморье воеводалыгы, Сопот) ― Польшада беларус һәм татар җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, тикшеренүче, публицист, Варшава университетын тәмамлаган журналист, әдәбият белгече. Хәсән Канапацкийның улы.

Муса Канапацкий
Туган телдә исем Муса Хәсән улы Канапацкий
пол. Maciej Kanapacki
Туган 29 гыйнвар 1926(1926-01-29)
Польша Җөмһүрияте, Вильно воеводалыгы, Вильнюс
Үлгән 3 декабрь 2020(2020-12-03) (94 яшь)
Польша, Поморье воеводалыгы, Сопот
Милләт татар
Ватандашлыгы Польша байрагы Польша
Әлма-матер Варшау үнивирситите[d], Mickevičius lyceum[d], Виленская белорусская гимназия[d], High School No. 1 in Bydgoszcz[d], Университет Николая Коперника[d] һәм Варшау үнивирситите[d]
Ата-ана

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Муса (Мацей) һәм Хәсән Канапацкийлар Вильнюста. 1940 елга хәтле.

1926 елның 29 гыйнварында Польша Җөмһүрияте составындагы Вильно воеводалыгы административ үзәге Вильнюс шәһәрендә туган. Әтисе Хәсән Канапацкий (1878―1953), беларус хәрбие һәм милли-азатлык хәрәкәте эшлеклесе. [1]. Әнисе Елена Ильясевич (1888―1987; Вильнюста туган, бай татар гаиләсе Әхмәтовичлар белән туганлыкта тора, ятим калып, Каунас тирәсендәге Теодорово утарында әбисе гаиләсендә тәрбияләнгән). Апасы Тамара (1913 елда Калугада туган, сәүдәдә эшләгән, сугыш вакытында партизаннар белән элемтәдә булган, Краков университетында инглиз теле өйрәнгән, 2011 елда Швейцариядә яшәгән).

Балачакта Мусага шәһәрнең күпмилләтле иҗтимагый тормышы (күршеләре булган яһүдләр, караимнар һәм католиклар белән) зур йогынты ясый. [2] 1933―1939 елларда Вильнюста Шимон Конарский исемендәге мәктәптә, 1939―1941 елларда Адам Мицкевич исемендәге гимназиядә, 1941―1943 елларда немецлар оккупациясе вакытында Вильно беларус гимназиясендә[d] укый. 1944 елда Мусада дизентерия барлыкка килә, һәм ул авыр хәлдә хастаханәгә эләгә. [3]

1946 елда әти-әнисе белән Польшага, Быдгощ шәһәренә күченә, анда Вольнощи мәйданындагы 1нче номерлы Быдгощ урта мәктәбенә укырга керә, аны 1948 елда тәмамлый. 1948 елда Торунь шәһәрендәге университетның юридик факультетына укырга керә, ләкин 1950 елда беренче курсны тәмамлагач, авыру сәбәпле, университетны калдырырга мәҗбүр була. Студент чагында ук Муса рус теле курсларында һәм педагогик курсларда укый. Алты айдан соң педагогик урта мәктәптә рус теле укытучысы булып эшли башлый. [2] 1950―1951 елларда Краков шәһәрендәге Ягеллон университетында[d] рус телен өйрәнә. Киләсе елда авыру әтисенә якынрак булыр өчен Варшава университетына күчә. Варшава университетының рус бүлеген 1955 елда тәмамлый. Журналистика белән шөгыльләнә: башта Польша матбугат агентлыгы PAP яңалыклар редакциясендә, [4] 1956―1964 елларда Белостокта җирле беларус азчылыгына адресланган атналык «Ніва» беларус телле газетасында эшли. [5] Параллель рәвештә ул Белосток поляк радиосы (Polskie Radio Białystok) белән хезмәттәшлек итә, 1958 елның 15 июнендә эфирга беларус телендә беренче тапшыру ― «Magazyn Belaruski» чыгарган.

1964 елда Сопотка[d] күчеп килә һәм мәктәптә рус теле укытучысы булып эшли. 1966―1972 елларда ― В. И. Ленин исемендәге Гданьск суднолар верфе директорының матбугат сәркатибе.[6] 1970 елдан Белостокта воеводалык мәдәният йортында эшли. 1977 елда яңадан Сопотка күченә, анда 2 ел Балтика артистлык агентлыгында тантаналар оештыра. 1979 елда III яшьтәгеләр университеты оештыра, 1995 елда пенсиягә китә.

2020 елның 3 декабрендә Сопотта картлар йортында 95 яшендә вафат була. [7][8]

Беларус мәдәниятен торгызу буенча эшчәнлек

үзгәртү

1956 елда «Адам Мицкевич, Владислав Сырокомля һәм Мария Конопницкаяның шигъриятен тәрҗемә итүче буларак Янка Купала» (белар. Янка Купала як перакладнік паэзіі Адама Міцкевіча, Уладыслава Сыракомлі й Марыі Канапніцкай) темасына магистрлык эшен яклый (беларус темасы буенча Варшава русистикасы тарихында беренче эш). Шул ук вакытта Беларус иҗтимагый-мәдәни җәмгыятенең Варшава бүлеген оештыручыларның берсе була. 1956 елның 15 июлендә Белостокның «Ніва» беларус газетасында эшли һәм мәкаләләрен бастыра башлый (кайвакыт Саевич псевдонимы астында). Беларус шагыйрьләре һәм язучылары иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнә. 1958―1959 елларда ― Белосток поляк радиосында беларус программаларының мөхәррире. 1993 елда «Бацькаўшчына» дөнья беларуслары берләшмәсенең беренче съезды делегаты була. [9].

Татар мәдәниятен торгызу буенча эшчәнлек

үзгәртү

Муса (Мацей) Канапацкий татарлар тарихын тикшерүче һәм популярлаштыручы була. Ул Липка татарлары мәдәниятен өйрәнә. Аерым алганда, ул Польшада ислам һәм католик чиркәве арасында диалог инициаторларының берсе була. [10] Белостокта Воеводалык мәдәният йорты штатында эшли, департамент белән җитәкчелек итә. Сокулка шәһәре мәдәният йорты каршында Җир музеена (пол. Muzeum Ziemi) нигез салучыларның берсе була, анда татар экспозициясен булдыра. Белостоктан Сокулкага алып баручы «Татар сукмагы» (пол. Szlak Tatarski) туристик маршрутын ачуны хуплый. «Беластоцкі шлях татарскі» (Варшава, 1977) һәм «Пад беластоцкімі мінарэтамі» белешмәлекләрен бастыра. [11]

Төп хезмәтләре

үзгәртү
  • Pod białostockimi minaretami, Wojewódzki ośrodek informacji turystycznej w Białymstoku Białystok, 1972.(пол.)
  • Białostocki Szlak Tatarski, Warszawa, 1977.(пол.)

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Helena Głogowska. Pułkownik Hassan Konopacki — dowódca oddziałów białoruskich w Wojsku Polskim (1919—1920) // Rocznik Centrum Studiów Białoruskich. No. 7 . Warszawa, 2021. — S. 117—141.
  2. 2,0 2,1 Berger, Rafał (2011). Hassan Konopacki-Tatar, muzułmanin, bydgoszczanin. Warsaw: STOWARZYSZENIE JEDNOŚCI MUZUŁMAŃSKIEJ INSTYTUT MUZUŁMAŃSKI. ISBN 9788392166269. https://docplayer.pl/6272922-Hassan-konopacki-tatar-muzulmanin-bydgoszczanin.html. 
  3. Berger, Rafał (11 May 2020). Hassan Konopacki –"bydgoski" Tatar. Wydawca "Dom Wolnego Słowa".
  4. Лена Глагоўская. Заслужыў на вечную памяць. Czasopis, 26.01.2021]
  5. Zabrocki, Marek (6 December 2020). Nie żyje Maciej Konopacki - działacz białoruski i tatarski=. Polskie Radio Białystok.
  6. Radziszewska, Iwona (2016). Maciej Musa Konopacki (ur. 1926) – nasz Tatar. LITTERARIA COPERNICANA. Toruń: Uniwersytet Mikołaja Kopernika w Toruniu. pp. 189–197. 
  7. Marek Zabrocki. Nie żyje Maciej Konopacki - działacz białoruski i tatarski. Radio Białystok, 6.12.2020
  8. Rada Centralna Związku Tartarów RP (4 December 2020). Zmarł Maciej Musa Konopacki, nestor polskich Tatarów. Związek Tatarów Rzeczypospolitej Polskiej..
  9. Памёр Мацей Канапацкі – беларускі і татарскі грамадскі дзеяч. 2023 елның 16 июнь көнендә архивланган. Радыё Рацыя
  10. Berger, Rafał (2020). Maciej Konopacki wśród prekursorów dialogu islamu z Kościołem katolickim w Polsce. Rocznik Tatarów Polskich Seria 2. Gdańsk: Muzułmański Związek Religijny w RP. Najwyższe Kolegium Muzułmańskie. pp. 301–315. https://bibliotekatatarska.pl/wp-content/uploads/2020/12/rocznik_vii.pdf. 
  11. Аляксей Дзікавіцкі. Беларускія нашчадкі. Радыё Свабода, 11 ліпеня 2002

Әдәбият

үзгәртү
  • Глагоўская Лена. Увесь свет Мацея Канапацкага, Праграмная рада тыднёвіка беларусаў у Польшчы Ніва, Беласток, 2011, 280 с., ISBN 978-83-62857-04-3.
  • Rutkowska M. Maciej Musa Konopacki, [w:] Wybitni Gdańszczanie rodem z Wileńszczyzny. Portret zbiorowy, red. A. Krajnowska, A. Konkolewska, B. Zagłoba, Gdańsk 2008, s. 81–86.
  • Skowron-Nalborczyk A. Maciej Musa Konopacki „Człowiekiem Dialogu”!, „Nad Odrą” 2008, nr 12 (129), s. 73–74.
  • Berger R. Maciej (Musa) Konopacki. Udręczenie tatarskością, Bydgoszcz 2013.
  • Rafał Berger: Hassan Konopacki – Tatar, muzułmanin, bydgoszczanin. Warszawa: Stowarzyszenie Jedności Muzułmańskiej, Instytut Muzułmański, 2011, s. 111. ISBN 978-83-921662-6-9.

Сылтамалар

үзгәртү