Хәсән Канапацкий

татар милләтеннән беларус хәрбие

Хәсән Канапацкий, Хәсән Аморат улы Канапацкий (белар. Гасан Амуратавіч Канапацкі, 1879 елның 25 феврале, РИ, Минск1953 елның 11 мае, Польша, Куявия-Померания воеводалыгы, Быдгощ) ― татар милләтеннән булган беларус хәрби һәм милли эшлеклесе, полковник, Польша армиясендә беларус хәрби частьләре командиры (1919–1921).

Хәсән Канапацкий
Туган телдә исем белар. Гасан Амуратавіч Канапацкі
Туган 25 февраль 1879(1879-02-25)
РИ, Минск
Үлгән 11 май 1953(1953-05-11) (74 яшь)
Польша, Быдгощ
Милләт татар
Ватандашлыгы Польша байрагы Польша
Әлма-матер Полоцк кәдитлар курпысы[d] һәм Константин артиллерия укуханәсе[d]
Һөнәре һөнәрмәнд хәрби
Эш бирүче Q13028788?
Җефет Елена (Ильясевич)
Балалар улы Мацей (Муса), кызы Тамара
Катнашкан сугышлар/алышлар Рус-япон сугышы һәм Беренче бөтендөнья сугышы
Бүләк һәм премияләре
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
II дәрәҗә Изге Станислав ордены
II дәрәҗә Изге Станислав ордены
II дәрәҗә Изге Анна ордены
II дәрәҗә Изге Анна ордены
Хәрби дәрәҗә полковник

 Хәсән Канапацкий Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Быдгощ. Хәсән Канапацкий яшәгән йорттагы истәлек тактасы

1879 елның 25 февралендә Минскида мөселман татар гаиләсендә туган. Әтисе ― коллегия асессоры Аморат Конопацкий. Витебск губернасы Полоцк шәһәрендә урнашкан, асылзатлар балаларын һәм яшүсмерләрне хәрби хезмәткә әзерләүче кадет корпусын, Санкт-Петербургта Константин артиллерия училищесын тәмамлый (1897), 1904-1905 еллардагы Рус-япон сугышында һәм Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.

1917 елда полковник чинында Көнбатыш фронтның 69нчы артиллерия бригадасы белән командалык итә. Сугыш вакытында газ белән агулана, дәвалана һәм Минскида эвакуация пунктында хезмәт итә (1917 елның май — октябре). [1] 1918 елның 10 маенда, 69нчы артиллерия бригадасы таркалгач, Мәскәү губерна хәрби эшләр комиссарына акча һәм документларны тапшыра һәм Минскига әйләнеп кайта.

1919 елның 22 октябрендә Польшаның вакытлы дәүләт башлыгы Юзеф Пилсудский декреты белән беларус хәрби частьләре командиры итеп билгеләнә, Беларус хәрби комиссиясе[d] составына керә. 1920 елның 9 апреленнән отставкада.

1920 елның җәендә поляклар тарафыннан оккупацияләнгән Вильнога күченә. Беларус хәрәкәтендә актив катнаша: Беларус музыкаль-драматик түгәрәгенең старшиналар советы рәисе урынбасары һәм Беларус гражданнар җыелышы (БГҖ) секретаре була. 1924 елның 21 сентябрендә БГҖда бүленеш булганнан соң, ул Беларус Илчеләр клубына[d] каршы торып, Польша хакимиятләре белән хезмәттәшлек иткән Вакытлы Беларус Радасында (1925 елның апреленә кадәр) рәис урынбасары була. Бу вакытта язучы-драматург Франтишек Олехнович[d], Арсений Павлюкевич, Макар Костевич (Кравцов) белән якыная. «Беларуская хатка» иҗтимагый берләшмәсе составына керә.

1926 елның 26-28 июнендә, «Прасвета» җәмгыяте вәкиле буларак, Вакытлы Беларус Радасы тарафыннан чакырылган Көнбатыш Беларусия съездында катнаша.

1927 елның 21 ноябреннән 1928 елның 2 апреленә кадәр Вильнюста нәшер ителүче «Беларускі радны» журналы редакциясен җитәкли.

1937 елдан Земство банкы бухгалтериясендә эшли.

1941―1943 елларда, немец оккупациясе вакытында, Вильнюс беларус гимназиясенең ата-аналар комитеты рәисе була, беларус телендә латин хәрефләре белән нәшер ителгән «Беларускі голас»[d] атналык газетасында фельетоннар яза.

1946 елның июнендә гаиләсе белән Польшага, Быдгощ шәһәренә күченә. 1953 елның 11 маенда шунда вафат була.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Елена Ильясевич (1888 елның 25 маенда Вильнюста туган, ятим калып, Каунас тирәсендәге Теодорово утарында әбисе гаиләсендә тәрбияләнгән), гаилә риваяте буенча, ерак бабалары король Ягайло белән татар дәүләтләре арасында тәрҗемәче булып хезмәт иткәннәр. Кызы Тамара (1913 елда Калугада туган). Улы Мацей (1926 елда Вильнюста туган, Варшава университетын тәмамлаган журналист, әдәбият белгече).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Палкоўнік К.. З беларускага вайсковага руху. Наша думка : палітычная, экономічная і літэратурная тыдневая газэта, 29.01. 1921(белор.)

Сылтамалар үзгәртү

Библиография үзгәртү

  • Helena Głogowska. Hassan Konopacki — tatarski dowódca białoruskiego wojska. «Białoruskie Zeszyty Historyczne». 1, s. 162—168, 1994. Białystok: Białoruskie Towarzystwo Historyczne. ISSN 1232-7468.
  • Энцыклапедыя гісторыi Беларусi. Т.4. — Мн.: БелЭн, 1997. — С.82.