Юзеф Пилсудский
Юзеф Клеменс Пилсудский (пол. Józef Klemens Piłsudski ['juzɛf piw'sutski], 5 декабрь 1867, Зулов, Свенцяны өязе, Вилнә губернасы, Рәсәй империясе (хәзерге Литва) — 12 май 1935, Варшава, Польша Җөмһүрияте) — Польша дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, маршал.
Юзеф Пилсудский | |
---|---|
Туган телдә исем | пол. Józef Piłsudski |
Туган | 5 декабрь 1867 Зулов, Свенцяны өязе, Вилнә губернасы, Рәсәй империясе |
Үлгән | 12 май 1935 (67 яшь) Варшава, Польша Җөмһүрияте |
Үлем сәбәбе | бавыр яман шеше[d] |
Күмү урыны | Вавел кафедраль җәмигы[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе Польша Җөмһүрияте (1918—1939) |
Әлма-матер | Харьков милли университеты[d] |
Һөнәре | сәясәтче, хәрби хезмәткәр, гаскәрбашы, офицер, дәүләт эшлеклесе |
Эш бирүче | Харьков милли университеты[d] |
Сәяси фирка | Пүлшә социалистик фиркасе[d] |
Җефет | Александра Пилсудская[d] һәм Мария Пилсудская[d] |
Балалар | Ядвига Пилсудская[d] һәм Ванда Пилсудская[d] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Бронислав Осипович Пилсудский[d], Адам Пилсудский[d], Казимир Пилсудский[d] һәм Ян Пилсудски |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Беренче бөтендөнья сугышы һәм совет-поляк сугышы[d] |
Хәрби дәрәҗә | Пүлшә маршалы[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүШляхтич гаиләсендә туган. Вилнәдә гимназияне тәмамлап, 1885 тә Харковь университетына укырга керә. 1887 дә Александр IIIга һөҗүм итүне әзерләү өчен кулга алына һәм 5 елга Киренскигә сөрелә. 1892 дә Вилнәгә кайта, 1893 тә Польша Социалистик Фиркасенә керә. Беренче рус инкыйлабы вакытында Галициядә рус хакимиятенә каршы ярымхәрби оешманы булдырырга кирәк дигән фикергә килгән.
Беренче бөтендөнья сугышында Алмания һәм Австрия-Маҗарстан җиңгән очракта Польшанең бәйсез булырына исәп тотып, Пилсудский Австрия-Маҗарстан ягында сугышкан поляк легионын оештыра һәм аның командиры була. Әмма тора-бара Пилсудский һәм алман оккупантлары арасында каршылыклар туа башлый, һәм 1917 дә легион куып таратыла, ә Пилсудский Магдебург кальгасенә ябыла.
1918 нең 8 ноябрендә ул азат ителә, ә инде 11 ноябрьдә Варшавада ул вакытлы дәүләт башлыгы һәм кораллы көчләре сәргаскәре итеп игълан ителә. 1920 тә маршал дәрәҗәсе бирелгән.
Польша-Литва татарлары Улан гаскәрен оештыруда катнаша һәм хезмәттәшлек итә. Совет-Польша сугышы вакытында, 1920 елда, Тухачевский җитәкчелегендәге Кызыл Гаскәр Варшавага һөҗүм иткән. Польша маршалы Юзеф Пилсудский Татар Улан гаскәрләренә Тухачевский гаскәре артыннан һөҗүм итәргә боерык биргән. 14 августта, сугышның хәлиткеч мизгелләрендә, Татар Уланнары Тухачевский гаскәрләренә һөҗүм иткәннәр һәм Кызыл Армия качып китәргә мәҗбүр була. Маршал Пилсудский рәсми рәвештә татарларга хөрмәт тапшырган.
1922—1923 тә барлык вазыйфалардан китә.
1925 елда хәрби түнтәрелеш әзерләп яңадан хакимияткә килә.
1926—1928 һәм 1930 да Польша министрлар шурасы рәисе, 1926—1935 тә хәрби министр. Советлар Берлеге (1932) һәм Гитлер Алманиясе (1934) белән үзара һөҗүм итмәү турында пактларны имзалаган, ләкин аларны ышанычсыз дип санаган.
1935 нең 12 маенда Варшавада вафат булган. Краковта күмелгән.
Кызыклы факт
үзгәртүПольшаның булачак президенты Юзеф Пилсудский Гаяз Исхакый белән бергә сөргендә ята. Соңрак татар язучысы Варшавага килгәч, президент аңа ярдәм итә.[1]