Михаил Барклай де Толли

Баркла́й-де-То́лли Михаил Богдан улы (алман. Michael Andreas Barclay de Tolly, 16 [27] декабрь 1761, Помаутш, Курляндия һерцоглыгы, хәзерге Памушис, Литва — 14 [26] май 1818, Инстербург, Пруссия) - күренекле Россия гаскәр башлыгы, хәрби министр, генерал-фельдмаршал (1814 елдан), кенәз (1815 елдан), 1812 елгы Ватан сугышының каһарманы. Изге Георгий ордены тулы кавалеры.

Михаил Барклай де Толли
Туган телдә исем алман. Michael Andreas Barclay de Tolly
Туган 27 декабрь 1761(1761-12-27)
Памушисе, Лифляндия губернасы
Үлгән 26 май 1818(1818-05-26) (56 яшь)
Инстербург, Пруссия
Күмү урыны Mausoleum of Barclay de Tolly[d]
Милләт шотланд
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре гаскәри, хәрби җитәкче
Җефет Елена Августа Элеонора фон Смиттен (17701828)
Балалар улы Эрнст Магнус Август (17981871
Ата-ана
  • Вейнгольд Готтард Барклай де Толли (әти)
  • Маргарита Елизавета фон Смиттен (әни)
Катнашкан сугышлар/алышлар Наполеон сугышлары, штурм Очакова[d], Бой под Любанью[d], Праһаны штурмлау[d], Битва при Пултуске[d], битва при Прейсиш-Эйлау[d], Смоленск бәрелеше[d], Бородино бәрелеше, Осада Торна (1813)[d], сражение при Бауцене[d], Сражение при Дрездене[d], Сражение под Кульмом[d], Битва народов[d], Сражение при Ла-Ротьере[d], Сражение при Арси-сюр-Обе[d], Сражение при Фер-Шампенуазе[d] һәм Взятие Парижа[d]
Бүләк һәм премияләре Изге Георгий ордены кавалеры
Изге Андрей Первозванный ордены
Изге Андрей Первозванный ордены
Орден Святого Александра Невского с алмазами
Орден Святого Александра Невского с алмазами
I дәрәҗә Изге Владимир ордены
I дәрәҗә Изге Владимир ордены
II дәрәҗә Изге Владимир ордены
II дәрәҗә Изге Владимир ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
Очаковка ХачКрест за Прейсиш-ЭйлауЗолотая шпага с алмазами и лаврами с надписью «за 20 января 1814 г.»
Хәрби дәрәҗә Генерал-фельдмаршал (Россия)[d]

 Михаил Барклай де Толли Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1761 елда туган. Чыгышы белән XVII гасырда Ригага күченеп килгән шотланд ыруыннан.

Хәрби хезмәттә үзгәртү

Сугышлар үзгәртү

Русшвед сугышы үзгәртү

1808-1809 русшвед сугышында рус гаскәрләренең төп көчләрен Ботник култыгы бозы өстеннән Балтыйк диңгезе аша алып чыга, Кваркенны, Умеоны яулап ала. Каликсттагы бәрелештән соң (13.03.1809), швед корпусы бирелә. Фридрихсгамда 1809 елның 5 сентябрендә солых төзелә. Россия Финляндиягә (бөек кенәзлек статусында киң мөхтарият биреп) һәм Аланд утрауларына хуҗа була.

1812 елгы Ватан сугышы үзгәртү

1812 елның 24 июнендә Наполеон Россия җирләренә үтеп керә. 1- армия (122 мең гаскәри) белән М.Б. Барклай де Толли, 2- армия белән (45 мең гаскәри) – П.И. Багратион, 3- армия белән (43 мең гаскәри) Толмасов җитәкчелек итә. Барклай де Толли сугышып чигенү алымын хуплый: аның 1- армиясе Двинага, соңрак Днепрга чигенә. Смоленск тирәсендә 2- армия белән кушыла. П.И. Багратион, Барклай де Толлидан аермалы буларак, Смоленск шәһәрен дошманга бирмәс өчен генераль бәрелеш башлау яклы була. Шулай ук халык, җәмгыять, патша Александр I Россия армиясенең, бернигә карамастан, тиз көндә сугышка керүен көтәләр. Җәмәгатьчелек басымы белән, Александр I, М.Б. Барклай де Толли урынына баш сәргаскәр итеп, М.И. Кутузовны билгели. 26 августта Бородино сугышы башлана. Беренче көнне үк Россия армиясенең 58 мең, Франция ягының 45 мең гаскәрие һәлак була. Ике яктан да 700 туп ата. 1 сентябрьдә Фили авылындагы киңәшмәдә, илне һәм армияне исән калдыру өчен, Мәскәүне Наполеонга калдырырга карар ителә. Кичен Наполеон Мәскәүгә керә. Россия армиясе, Мәскәүдән көньякка чигенеп, 4 сентябрьдә Калуга юлына чыга, илнең көньягын дошман басып алудан саклый. Мәскәүдә чыккан янгыннан соң, Наполеон гаскәре иске Смоленск юлыннан чигенергә мәҗбүр була. Аны куа барып, 1813 елның гыйнварында Россия армиясе Көнбатыш Аурупага аяк баса.

1813-1814 елларда М.Б. Барклай де Толли Россия-Пруссия берләшкән гаскәренең баш сәргаскәре була. Аның җитәкчелегендәге гаскәр Кенигсварт янында бәрелештә җиңә. Генерал Пейриның Италия дивизиясен тар-мар итә. 1813 елда Лейпциг янында союздаш гаскәрләр Наполеон армиясен җиңә. 1814 елның 19-20 мартында Беллвиль калкулыгын һәм Монмартрны һөҗүм белән алып, Парижга керәләр. М.Б. Барклай де Толли 1 дәрәҗә Изге Георгий ордены белән бүләкләнә.

Көнбатыш белгечләре буенча, хәрби сәнгать тарихында "яндырылган җир" тактикасының авторы булып санала.

Россия тарихында 1812 елгы Ватан сугышында Россия армиясенең башлангыч җиңелүләре һәм Мәскәүгә кадәр чигенүе Барклай исеме белән бәйләп карала.

Барклай заманындагы патшалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Керсновский А.А. История русской армии. 4 томда. М.: «Голос», 1992.
  2. Ермолаев И.П. Прошлое России в лицах. Казан: КДУ нәшрияты, 1999.
  3. Золотарев В.А., Козлов И.А. Флотоводцы России. М.: «Терра», 1998.
  4. Буганов В.И. Петр Великий и его время. М.: «Наука», 1989.
  5. Советская военная энциклопедия. М., 1978.

Чыганаклар үзгәртү

  1. XIII-XIX гасырларда Россия дәүләтенең бөек сәргаскәрләре һәм флот башлыклары. Казан: «Мәктәп», 2005.(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү