Функцияле төймәләр
Функцияле төймәләр (ингл. Function key) — санак яки терминал төймәсарының төймәләре. Алар операцион системасы боерыкларын чакыру өчен яки төрле программаларда һәм уеннарда билгеләнгән гамәлләрне башкару өчен программаланганнар.
Төрле системаларга һәм программаларга билгеләнүләре үзгәртү
Mac OS үзгәртү
Mac OS-та Mac OS 9-га кадәр кулланучының функцияле төймәләрне идарә итү панеле ярдәме белән функцияле төймәләрне программаларны яки AppleScript-ны эшләтеп җибәрү өчен көйләргә мөмкинлеге бар. Mac OS X гадәттә менә бу төймәләргә функцияләр бирә: F9, F10, F11 (Exposéка), F12 (Dashboardка) һәм F14, F15 (контрастны киметү/арттыру өчен). Яңа Apple ноутбуларында барлык функцияле төймәләр төп гамәлләргә билгеләнгән, мәсәлән, тавышны һәм яктылыкны көйләү.
Microsoft Windows үзгәртү
F1 төймәсе IBM Common User Access-ны чыгарганнан соң, иң иртә Windows программаларыннан башлап һәм хәзерге көнгә кадәр, акренләп универсаль ярдәм һәм белешмә чакырту төймәсенә әйләнде.
F2 төймәсе Windows Explorer-да, Microsoft Visual Studio-да һәм башка кайбер программаларда файлларның исемен үзгәртү өчен кулланыла.
F3 гадәттә эзләү функциясын чакыру өчен кулланыла. ⇧
Shift + F3 төймәләр тиңдәшлеге еш кына кире юнәлештә эзләү өчен кулланыла.
Alt + F4 Windows-та кушымталарны ябу өчен кулланыла, ә Ctrl + F4 документның яки программаның бер өлешен ябу өчен файдаланыла.
F5 күп төрле гизгечләрдә һәм программаралда яңарту функциясын башкара.
F10 тулы сайлакны кабыза, ә ⇧
Shift + F10 контекст сайлагын кабыза.
F11 кайбер гизгечләрдә тулысынча экран режимын кабыза.
Microsoft кушымталары өчен төймәләрнең башка билгеләнешләре:
Microsoft Word-та ⇧
Shift + F1 төймәләр тиңдәшлеге форматированиены күрсәтә,
Microsoft PowerPoint-та F5 слайд-шоуны курсәтә башлый, ә F6 киләсе өлкәгә хәрәкәт башкара,
F7 орфографияны тикшерү өчен кулланыла,
Alt + F8 диалог макросын чакыру өчен кулланыла.
| |||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Esc | F1 | F2 | F3 | F4 | F5 | F6 | F7 | F8 | F9 | F10 | F11 | F12 | PrtSc SysRq |
Scroll Lock |
Pause Break |
||||||||||||
Ins | Home | PgUp | NumLk | / | * | − | |||||||||||||||||||||
Del | End | PgDn | 7 | 8 | 9 | + | |||||||||||||||||||||
4 | 5 | 6 | |||||||||||||||||||||||||
↑ | 1 | 2 | 3 | Ent | |||||||||||||||||||||||
← | ↓ | → | 0 | , |