Лихтенштейнда ислам

Лихтенштейнда ислам (алман. Islam in Liechtenstein) — Лихтенштейн Кенәзлеге территориясендә ислам дине. 1970 елгы халык санын алу вакытында бары 8 мөселман ир-ат теркәлгән. Төркия һәм Югославиядән хезмәт миграциясе нәтиҗәсендә, илдә мөселманнар саны арта барган. 2010 елда Лихтенштейн Кенәзлегендә 1 960 кеше (ил халкының 5,4 % ы), 2015 елгы халык санын алу нигезендә 2 215 кеше (халыкның 5,9 %ы) Ислам дине тарафдары булган. Католиклар һәм реформатлардан(рус.) (2 364 кеше, ил халкының 6,3 %ы) соң, мөселманнар илдә тарафдарлары саны буенча өченче зур дини җәмгыятьне тәшкил итә.

Тарих үзгәртү

Лихтенштейн ~38 400 халкы белән Аурупада һәм дөньяда иң кечкенә илләрнең берсе булып тора. Башкаласы Вадуцта 5 600 кеше яши. 2018 елда ил халкының өчтән бере (13 057 кеше) яки 34,0 %ы — чит ил гражданнары, нигездә, Швейцария (3 669 кеше), Австрия (2 256), Алмания (1 657), Италия (1 189) һәм башка илләрдән (4 286 кеше)[1].

Лихтенштейн конституциясе нигезендә, Рим католик чиркәве Лихтенштейнның милли чиркәве, дәүләт тарафыннан тулысынча якланган дәүләт дине булып тора.

2012 елның 20 декабренә Лихтенштейнның 14 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк һәр гражданы ата-ана яки опекуннар ризалыгыннан башка үз дини инануларын ирекле рәвештә сайларга хокуклы.

2010 елда халыкның 79,9 %ы — католиклар, 8,5 %ы — евангелистлар һәм 5,4 ы% — мөселманнар булган[2]. Мөселманнарның дүрттән бер өлеше Лихтенштейн гражданнары булып тора. Лихтенштейндагы мөселманнарның күбесе сөнниләр һәм Төркия, Косово, Босния һәм Герцеговина һәм Төньяк Македониядән чыккан кешеләр[3]. Ислам җәмгыятендә яшь буын өлеше югарырак: мөселманнарның чиреге диярлек 15 яшьтән яшьрәк.

Лихтенштейн Ислам җәмгыятенең рәсми мәчете[4] һәм рәсми мөселман зираты юк. Илнең төрекләр ассоциациясе идарә иткән бер Ислам гыйбадәт бүлмәсе бар.

Лихтенштейн Ислам җәмгыяте үзгәртү

1974 елда Лихтенштейнда төрек клубы оеша. 1980 елда илнең төрекләр берлеге Тризенда(рус.) элекке гидротехника бинасын арендага алган һәм бинага «Яшел мәчет» дигән исем биргән. Төрекләр берлеге белән беррәттән Лихтенштейн кенәзлегендә Ислам җәмгыяте (алман. Die Islamische Gemeinschaft des Fürstentums Liechtenstein) оештырыла. Лихтенштейн кенәзлегенең Ислам җәмгыяте 1995 елның 5 маенда хәйрия оешмасы буларак теркәлгән[5].

2001 елдан башлап хөкүмәт Ислам җәмгыятенә бер имам өчен яшәүгә рөхсәт һәм Рамазан вакытында өстәмә имам өчен вакытлыча яшәүгә рөхсәт биреп килә. Төрекләрдән башка мөселманнар Швейцариянең Лихтенштейн белән чиктәш коммуналарында урнашкан мәчетләргә йөри[6].

2016 елның ноябрендә Вадуцның шәһәр хакимияте 2,5 акр мәйданлы мөселман зиратын төзү турындагы тәкъдимне кире каккан. Барлык дини төркемнәргә, мөселманнарны да кертеп, үлгәннәрне муниципалитетлардагы зиратларда җирләргә рөхсәт ителә.

Ил халкы, тулаем алганда, мөселманнарга карата толерант мөнәсәбәттә. Мәгариф идарәсенә дәүләт башлангыч мәктәпләрендә факультатив буларак ислам белемен өйрәнүне оештыру һәм финанслау хокукы бирелгән.

2004 елда хөкүмәт мөселман җәмгыяте әгъзаларының ил тормышына җиңел кереп китүе өчен ярдәм итүче эшче төркем төзи. Лихтенштейн китапханәсе белән берлектә эшче төркем төрек телендә китаплар, шулай ук ислам дине турында китаплар нәшер итә. Эш төркеме тәкъдиме буенча, ил хөкүмәте 2006 елда мөселман җәмгыятенә 20 мең АКШ доллары (25 000 Швейцария франкы) күләмендә финанс ярдәме күрсәткән.

2008 елда сорашып белешүдә катнашучыларның яртысыннан артыгы башкалада мәчет төзүне хуплаган.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Княжество Лихтенштейн. 2020 елның 4 февраль көнендә архивланган. Большая российская энциклопедия(рус.)
  2. Religions. 2020 елның 4 февраль көнендә архивланган. liechtenstein.li(ингл.)
  3. LIECHTENSTEIN 2017 INTERNATIONAL RELIGIOUS FREEDOM REPORT(ингл.)
  4. Günther Meier. Liechtenstein: Zwei Gemeinden - keine Moschee (Лихтенштейн: ике Ислам җәмгыяте - мәчет юк). tagblatt.ch, 13.10.2017(алм.)
  5. Die Islamische Gemeinschaft des Fürstentums Liechtenstein
  6. Mosque at Sankt Gallen, Switzerland. vymaps.com(ингл.)