Күкчәтау татар мәчете

Күкчәтау татар мәчете (каз. Көкшетау татар мешіті) — Казакъстанның Күкчәтау шәһәрендә 1894 елда татарлар тарафыннан нигезләнгән мөселман гыйбадәтханәсе (мәчет). 1930-елларда ябылган. 1989 елда татар мәчете мөселманнарга кайтарылып бирелә. Жакия хаҗи (каз. Жақия қажы) исемендәге мәчет булып эшли.

Мәчет
Күкчәтау мәчете
Ил Казакъстан
Шәһәр Күкчәтау, Әүелбәков ур., 91
Дин ислам
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре манарасы түбәгә урнашкан мәчет
Төзелеш еллары 18931894 еллар
Төп даталар:
1894 — төзелеш тәмамлана
1930-еллар ябыла
1989 — кире кайтарыла
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Беренче мәчет үзгәртү

 
Күкчәтауның беренче мәчете

Күкчәтауда (1824 елдан хәрби ныгытма-станица, 1832 елдан шәһәр) беренче мәчет 1846 елда Күкчәтау тышкы округының өлкән солтаны Аблай Габбәсов башлангычы белән төзелә. Соңрак казакъ мулласы Науан хәзрәт Таласов җыйган акчага гыйбадәтханә үзгәртеп корыла. Бер катлы, авыш түбәле агач бина, башка мәчетләрдән манарасы бинаның нәкъ геометрик уртасында урнашкан булуы белән аерылып тора. 1868 елга кадәр мәчет имамы булып бары тик татарлар гына хезмәт итә, әлеге муллалар укыту эше белән дә шөгыльләнә. Мәчетнең (бер үк вакытта Күкчәтау тышкы округының да) беренче имамы — Мифтахетдин Хәбибуллин (Казан губернасы Чар өязе Әйшияз авылыннан), 1844 елда Ырынбур диния нәзарәтендә муллалыкка имтихан тапшырып, указ алган. 1840-еллар ахырында Күкчәтау округында икенче татар мулласы Ходамөхәммәт Малкупов та эшли. Ул Аблай ханның(казакъ) улы Вәли ханның(казакъ) тол хатыны(казакъ) янында тылмач булып тора, суд эшләре вакытында казакъларны ант иттерә, бер үк вакытта мөгаллимлек тә итә. Аның шәкертләре арасында — казакъның атаклы мәгърифәтчесе Чокан Вәлиханов (18351865). Күкчәтау округында ахун булып эшләүче Сираҗетдин Сәйфуллин-әл-Кызылъяри (18131868), чыгышы белән Казан губернасы Зур Сәрдә авылыннан) казакъ даласында ихтирамлы шәхес була. 1851 елга кадәр Петропавловскида имам-ахун булып торган. 18541880 елларда округның кече (икенче) мулласы булып Мифтахетдин Хәбибуллинның бертуган энесе Гобәйдулла Хәбибуллин (1809—?) эшли. Икенче энесе Фәйзулла Хәбибуллин шулай ук мулла булып тора, бер үк вакытта сәүдә белән дә шөгыльләнә. Патша хөкүмәтенең җирле хакимиятендә казакъ даласында исламның киң таралыш алуы, татар муллаларының җирле халыкка йогынтысы көчәюе зур борчылу һәм шик уята. Суфичылык һәм җәдитчелек тарафдарлары эзәрлекләнүгә дучар була. 1854 елда Сираҗетдин Сәйфуллин суфи Шәриф Мансуров эше буенча җинаять эшенә тартыла, 3 елга төрмәгә утыртыла, 1857 елда Күкчәтау татарларына порукага тапшырылып, төрмәдән чыгарыла, җинаять эше 1862 елда гына ябыла. Имам Мифтахетдин Хәбибуллин да суфи Шәриф Мансуров эше буенча гаепле дип табыла, 1860 елда Ырынбур диния нәзарәте аркылы указы һәм дини дәрәҗәләре юкка чыгарыла. Күренекле имамнар кулга алынгач, имам вазифасын кече мулла Гайсә Сарымсаков алып бара. Анна соң Петропавловск имамы Әхмәтвәли Габдрахманов (1826-1899) Күкчәтауда мөселман өммәтен җитәкли. Мөгаллимлек итә. Аның шәкертләре арасында — казакъ шагыйре, композитор Акан Сери(казакъ).

1856 елда Имәнтау станицасы татар казаклары мәчет төзергә рөхсәт ала. 1858 елда мәчет төзелеп бетә. 1857 елда казак Мифтахетдин Зәетов муллалыкка указ ала. Атбасар станицасына имам итеп билгеләнгән Мөхәммәт-Йосыф Тимеркәй улы Тимнүкәев 1863 елда станицада беренче мәчет төзү эшен башлый. 1865 елга Күкчәтау округында 9 мөселман гыйбадәтханәсе эшләп килә. Һәр мәчет каршында мәдрәсә оештырыла, аларда татар муллалары мөдәррислек һәм мөгаллимлек итә.

1868 елда «Ырынбур һәм Көнбатыш Себер генерал–губернаторлыклары белән идарә итү турында Вакытлы нигезләмә» кабул ителү казакъ даласында дини эшләрдә үзгәрешләр кертә. Казакъ халкы Ырынбур диния нәзарәте йогынтысыннан чыгарыла (элекке Бүкәй урдасы һәм Урал өлкәсе мөселман казаклардан башкалар). Казакълар Ырынбур диния нәзарәте рөхсәтеннән башка да үз араларыннан мулла сайлап кую хокукына ия була. Шуңа бәйле казакъ даласыннан татар муллаларын кысрыклап чыгару башлана. Муллаларның вазифалары чикләнә, мәсәлән, алар гаилә эшләренә тыкшына алмый. Мәчетләр төзү шулай ук генерал-губернатор рөхсәте белән генә мөмкин була.

1868 елдан башлап Күкчәтау мәчетенә һәм Күкчәтау округына баш имам итеп татарларны билгеләү туктатыла. 1868 елда баш имам итеп Науан хәзрәт билгеләнә[1].

Татар мәчете үзгәртү

1881 елда Күкчәтау татарлары (икенче гилдия сәүдәгәре Габделлатыйф Халиков, Фазлетдин Хисаметдинов, Баһаветдин Бикмөхәмәтов һ. б.) Дала генерал-губернаторыннан татарлар өчен шәһәрдә аерым мәчет төзүне сорыйлар. Рөхсәт алына. 1890 елда хаҗга киткәндә, сәүдәгәр Габделлатыйф Халиков татар мәчете өчен 3 000 сум акча, ике зур җир кишәрлеге һәдия итә. Мәчетне төзегәндә, соңрак мәчетне тотканда Күкчәтау байларыннан сәүдәгәр Шәймәрдан Госманов (1850—?) акчалата ярдәм күрсәтә. Мәчет 1894 елда төзелеп бетә. Күкчәтауның беренче мәчете кебек үк, ул бер катлы агач бина була, ике яруслы манарасы гына уртада түгел, түбә читендә урнаштырылган була. Мәчет «Татар мәчете» дип атала башлый һәм Уфадагы Ырынбур диния нәзарәтенә карый. 1918 елда Күкчәтауда һәм татар мәчетендә Галимҗан Баруди булып китә. Яңа мәчетнең беренче имамы — Мөхәммәтсадыйк Мөхәммәткәримов (18341904), элекке имам Мифтахетдин Хәбибуллинның кияве (кызы Мәхфүзага өйләнгән). 1904 елдан имам булып Хәмидулла Бикташев (1868—?) хезмәт итә (чыгышы белән Шадрин өязе Тирсүк (хәзерге Курган өлкәсе Байрак) авылыннан). Инкыйлабтан соң кулга алына, төрмәдә вафат. Мәчет каршындагы мәдрәсәдә Фәхретдин Мифтахетдинов (18391913) мөгаллимлек итә. Ул чыгышы белән Казан губернасы Лаеш өязе Олы Елга авылыннан, Шиһабетдин Мәрҗанидә белем алган, 1861 елдан казакъ даласында муллалык һәм мөгаллимлек итә. Патша армиясенә алынып, 7 ел полк мулласы булып хезмәт иткән. Тарих һәм зоология буенча гыйльми хезмәтләр язган, «Сәетбаттал газый» поэмасы, «Елан патшасы Шаһмаран» романы (Казан, 1900) авторы. Кызы Хөснибанатны шәһәрнең казакъ мәчете имамы Науан хәзрәт Таласовка кияүгә биргән.

19131914 елларда Шакир Шәехислам улы Һиялетдинов (18901974) җәдитчә укыта. Ш. Ш. Һиялетдинов — 19511965 елларда Үзәк диния нәзарәте мөфтие.

1915 елда ир балалар өчен мәдрәсәдә 55 бала белем алган. Кызлар өчен ачылган мәдрәсәдә мулла хатыннары укыткан. Инкыйлабтан соң, мөселман мәктәпләре ябыла. Мәдрәсәләр урынына беренче баскыч татар мәктәпләре эшли башлый. Сугыш вакытында алар да ябыла, мәсәлән, Күкчәтау татар җидееллык мәктәбе 1943 елда ябыла.

Беренче мәчет бинасында (Карл Маркс урамы, 36) 1935 елдан хәрби округ, 1937 елдан механизаторлар мәктәбе, 1947 елдан ЭЭМ архивы, шәһәр архивы урнаша. Күкчәтауда Науан хәзрәт исемендә яңа җәмигъ мәчет төзелгәч, әлеге мәчеткә игътибар бетә, хәзерге көндә беренче мәчетнең бинасы сакланган, ләкин авария хәлендә.

Икенче (татар) мәчет бинасында 1940 елдан шәһәр тарихы музее, остаханә, драмтеатр, күргәзмә залы урнаша[2].

Яңа тарих үзгәртү

Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда шәһәр мөселманнары мәчетләрне торгызуны рөхсәт итүне сорап, берничә мәртәбә мөрәҗәгать итсәләр дә, рөхсәт алынмый, мәчет биналары мөселманнарга кире кайтарылмый. Намазлар махсус сатып алынган шәхси йортта яки зиратта башкарыла килә. 1955 елда гына Күкчәтау шәһәре башкарма комитеты шәһәрнең көнчыгыш өлешендә мәчет кору өчен җир кишәрлеге бүлеп бирә. Мөселманнар анда үз көчләре белән агачтан мәчет төзи (Фрунзе урамы, 177). Күкчәтауда совет чорында (күчеп йөрүче) мулла булып Сафа Фәхретдин улы Мифтахетдинов, Гафур Вәли улы Ишмөхәммәтов (1910—2008), Хәбибулла Искәндәров, Зөлкәрнай Магҗан улы Гобәйдуллин (1910—1990), Мортаза Мостафа улы Баязитов (1910—1993), Фатыйх Нургали улы Камалов (1925—2014) һ. б. хезмәт итә.

1989 елда иске татар мәчете мөселманнарга кайтарылып бирелә. Жакия хаҗи (каз. Жақия қажы) исемендәге мәчет булып, эшчәнлеген яңарта[3]. Әмма мәчет элекке заманнардагы кебек Уфада урнашкан Үзәк диния нәзарәтенә карамый, Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәтенә карый. Мәчеттә вәгазьләр Казакъстанның дәүләт телендә (казакъча) укылырга тиеш дигән таләп куела. 2019 елда мәчетнең искергән бинасын музей итеп калдырып, мәчет ихатасында мәчет өчен яңа бина төзү планлаштырыла[4].

Әдәбият үзгәртү

  1. З. А. Махмутов. История татар Кокшетау и Акмолинской области. К.: Институт истории имени Ш. Марджани АН РТ, 2019, 56-74, 219нчы бит. ISBN 978-5-6042082-7-4

Сылтамалар үзгәртү


Искәрмәләр үзгәртү