Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте

үзәкләштерелгән дини оешма (Нурсолтан, Казакъстан)

Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте (каз. Қазақстан мұсылмандары діни басқармасы) ― Казакъстан мөселманнарының үзәкләштерелгән республика рухани-дини идарәсе. 1990 елда нигез салынган.

Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте
каз. Қазақстан мұсылмандары діни басқармасы
баш офис:

Казакстан байрагы Казакъстан / Нур-Солтан, Карасаз ур., 3

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Рәис

баш мөфти Наурызбай Өтпенов

Нигезләү
Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән аерылып чыгу

1990 ел

https://www.muftyat.kz/kk/

Тарих үзгәртү

 
2017—2020 елларда Диния нәзарәте рәисе баш мөфти Серикбай Сатыбалдыулы Ораз

Казакъстан мөселманнарының хәзерге Диния нәзарәтенең нигезе XIX гасыр ахыры ― XX гасыр башында салынган. 1906 елда Верный (хәзерге Алматы) шәһәрендә Төркестан мөселманнарының 1нче Корылтае уза, анда 100гә якын делегат катнаша.

1943 елда Ташкентта Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнарының беренче корылтае уза. Съездда Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырыла, Диния нәзарәт рәисе һәм Баш мөфти итеп Бабахан Габделмәҗидхан билгеләнә (1856―1957).

Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырылганнан соң, Казакъстанда, Урта Азиянең башка республикаларындагы кебек үк, үз казыяты барлыкка килә. Казакъстанның беренче казые ― Алма-Ата имамы, Үскәмәндә татар гаиләсендә туган, Казан мәдрәсәсен тәмамлаган Габделгаффар Шәмсетдинов(рус.) (1884―1953). 1952―1972 елларда икенче казый ― Акмола өлкәсе Малтабар авылы иштәк кабиләсеннән чыккан Саддевакас Гыйльмани (189―1972). 1972―1979 елларда казый ― Жахия хаҗи Бейсенбайулы (1932―1997). 1990 елга кадәр Совет власте сәясәте аркасында Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте Ташкентта урнашкан була һәм Казакъстанның рухани-дини тормышына бернинди йогынты ясамый.

1990 елда Казакъстан казыяты Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте составыннан аерылып чыга һәм бәйсез «Казакъстан мөселманнары мөфтияте»нә нигез салына, аннары исеме «Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте» итеп үзгәртелә.

Казакъстан мөселманнарының мөстәкыйль Диния нәзарәтенә нигез салыну датасы булып 1990 елның 12 гыйнварында узган Казакъстан мөселманнарының беренче корылтае санала.

Рәисләр үзгәртү

  • 1990 елның 12 гыйнварыннан ― Диния нәзарәтенең беренче рәисе, баш мөфти Рәтбек хаҗи Нысанбаев (1940 елгы).
  • 2000 елдан ― Диния нәзарәте рәисе, Казакъстан баш мөфтие профессор Әбсаттар Дербисали (1947―2021).
  • 2013 елның 19 февраленнән ― баш мөфти Ержан Маямеров (1972 елгы).
  • 2017-2020 елларда ― баш мөфти Серикбай хаҗи Ораз (1975 елгы).
  • 2020 елның 7 февраленнән ― Наурызбай Өтпенов (1977 елгы).

Максатлары һәм бурычлары үзгәртү

Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәтенең максатлары һәм бурычлары: Ислам динен дөрес пропагандалау, Мөхәммәд пәйгамбәр (сгв) вәгазьләрен дөрес пропагандалауны тәэмин итү, Казакъстан мөселманнарының бердәмлеген, татулыгын саклап калу, дини оешмаларда шәригать кануннарын саклауга, мөселманнарның дини проблемаларын хәл итүгә үз өлешен кертү, чит ил дини оешмалары, берләшмәләре, уку йортлары белән элемтәләр урнаштыру, белгечләр әзерләү, шулай ук дини әдәбият, дәреслекләр һәм кирәкле басмалар нәшер итү [1].

Мәчетләрне теркәүдән баш тарту үзгәртү

Казакъстанның Дин эшләре буенча агентлыгы Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте контролендә булмаган мәчетләрне рәсми теркәүдән баш тарта. Петропавелның 1851 елда татар сәүдәгәре Динмөхәммәт Бичурин акчасына салынган «Динмөхәммәт» мәчетенең татар-башкор җәмгыятенә: мәчет Казакъстан Диния нәзарәтенә буйсынмаса, ябылачагы һәм бинаның җәмәгать урынына әвереләчәге турында янаулар килгән[2]. Актүбәнең «Нурдәүләт» мәчетен шулай ук рәсми теркәүдән баш тартканнар[3]. 1894 елда татарлар тарафыннан нигезләнгән Күкчатау мәчетендә «вәгазьләр дәүләт телендә укылырга тиеш» дигән таләп куела.

Мәчетләр үзгәртү

1991 елда Казакъстан бәйсезлек алганда, республикада нибары 68 мәчет исәпләнгән. 2000-еллар башында аларның саны 1652 гә җиткән, ә 2011 елның 1 гыйнварына Казакъстанда 2756 мәчет булган. 2012 елның 19 июнендә 2228 мәчет Казакъстан мөселманнарының Диния нәзарәте республика дини берләшмәсендә әлеге берләшмәнең филиаллары сыйфатында яңадан теркәү процедурасына дучар ителгән.

Диния нәзарәтенең төп мәчете ― Хәзрәт Солтан мәчете (каз. Әзірет Сұлтан мешіті) ― «Казакстанның милли мәчете» статусына ия.

Уку йортлары үзгәртү

Нур-Мөбәрәк Мисыр ислам мәдәнияте университеты (каз. Нұр-Мүбарак Египет ислам мәдениеті университеті) – Алматы шәһәрендә 1993 елда Казакъстан Республикасы һәм Мисыр Гарәп Республикасы арасында үзара килешү нигезендә нигез салынган, илдә бердәнбер югары ислам дини уку йорты [4].

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү