Warning icon.svg

Кулланучы Википедиядә эшчәнлеген туктатты!
User is not active.

Урысчалаштыру сәясәтеҮзгәртү

Илнур әфәнде, элекке ССРБ барлык төрки телләрендә урысчалаштыру сәясәте үткәрелгән, һәм әзәри, казакъ телләрендә дә кислота дип языла иде, ләкин хәзер һәр җирдә терминнар үз телендә тәрҗемә ителгән, тик татар телендә кислота, самолет, семьялык дип язалар, кайбер мәкаләләр яртылаш урысча, яртылаш татарча язылган. Татар телендә шул терминнар бар һәм аларны кулланырга кирәк. Татар Википедиясендә татар сүзләренә һаман өстенлек бирелә. Шуңа күрә төп мәкалә татарча "әчелек" аталырга тиеш, а кислота-дан юнәлтү булсын. Ә чыганаклар бетерергә ярамый, бу кагыйдәләр бозылуы. Үзгәртүләр сугышын туктатырга һәм килешүгә килергә чакырам.--Kitap (бәхәс) 2 фев 2020, 12:24 (UTC)

Сезнең бәхәс битендә кагыйдәләргә сылтама бирдем, танышыгыз, Википедия - эксперементлар урыны түгел.--Ilnur efende (бәхәс) 2 фев 2020, 12:31 (UTC)
Анда конструктив юк, анда рәнҗетү сүзләре бар. Сез ТатВикидә 5 ел дәвамында булмаганда низаг да булмады, сез килгәч, сугышны башладыгыз. Сез логика турында сорыйсыз, менә ул: мин 3 чыганактан (сүзлектән) кислота - әчелек тәрҗемәсен китердем 1,2, 3, сез ошамаган чыганакны мин язган мәкаләдә бетерәсез (сүз уңаеннан, бу ТатВики кагыйдәләрен бозу), мин тагы чыганакны китерә алам сүзлек4, ягъни берничә сүзлектә кислота - әчелек тәрҗемәсе бар, ә сез сингармонизмга буйсынмаган туры урыс алынмасы - кислота сүзе өчен көрәшәсез, ләкин Татар Википедиясендә татар сүзләренә приоритет бирелә, шуңа күрә әчелек приоритетта тора. Кардәш төрки халыкларда да бу терминнар үз телендә күптән тәрҗемә ителгән инде.
  • P.S. Һәр сугыш килешү белән тәмамлана.--Kitap (бәхәс) 3 фев 2020, 09:25 (UTC)
Kitap сез бу сүзләр фәнни әдәбиятта ешрак кулланыла икәнен исбат итә аласызмы? Абруйлы чыганаклар күренми. Әгәр күрсәтә алсагыз сезнеңчә булыр, юк икән рус алынмалары калдырылырга тиеш. мин бернинди дә сәясәт алып бармыйм, кагыйдәләр белән эш итәм.--Ilnur efende (бәхәс) 3 фев 2020, 10:48 (UTC)