Кагыйдәләр һәм киңәшләр | Татар Википедиясенә рәхим итегез, Энҗе Якупова! -- Tatar Wikipediäsenä räxim itegez, Энҗе Якупова! !
Welcome to the Tatar Wikipedia, Энҗе Якупова! -- Добро пожаловать в Татарскую Википедию! |
Башлаучыга ярдәм | Викимедиа мохитен татарчалаштыру Википедиянең катнашучылар исеменнән Сезне татар бүлегендә сәламлим! Сезгә проекта катнашу ошар дип өметләнәбез. Катнашуның төп принципларына игътибар итегез: курыкмыйча төзәтегез һәм яхшы ният белән языгыз. Онытмагыз, язганда әдәби телне куллану сорала. Сез кирилл һәм латин графикасын куллана аласыз. Сез үз битегезне бизи аласыз. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре. Әгәрдә Сезнең сорауларыгыз булса, актив администраторларга мөрәҗагать итә аласыз. Тагын бер тапкыр - "Рәхим итегез"! Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar skills are not good enough, that’s no problem. We have an embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here! |
Мәкаләләрне ничек төзәтергә | |
Рәсемнәр | |
Автор хокуклары | |
Глоссарий |
|
Төп - 10 | Төп - 100 | Төп - 1 000 | Төп - 10 000 |
502 236? | Бөек Тукай теле өчен әз бит бу! |
- (TT-LAT) Sorawlarığızğa cawaplarnı üzegez taba almasağız, bäxäs bitemdä yaza alasız - buldıra alğan qädär yärdäm itergä tırışırmın.
- (TT-CYR) Сорауларыгызга җавапларны үзегез таба алмасагыз, бәхәс битемдә яза аласыз - булдыра алган кадәр ярдәм итергә тырышырмын.
- (TR) Doğabildiği sorularınıza cevapları kendiniz bulamıyorsanız, bena mesaj atın - yapabildiğim kadar yardım etmeye çalışırım.
- (RU) Если не сможете самостоятельно найти ответа на свои вопросы, можете написать их на моей страничке обсуждения - постараюсь помочь.
- (EN) If you can't independently find answers to your questions, put them at my user talk page & I'll try to help.
Шәфкать-шәриф бәйрәме
үзгәртүСылтамалар: http:dumrt/news/6902htm/ https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/21/166343/
Шәфкать-Шәриф бәйрәме- Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында, июньнең беренче шимбәсендә уздырыла торган, халкыбызның бөек улы, язучы һәм драматург Туфан Абдулла улы Миңнуллин нигез салган бәйрәм ул.
Зур Әтрәч авылы белән Туфан абыйның очрашуы болай була: депутат буларак очрашуга килгәч, авыл тарихы, Изгеләр зираты, Зәм-зәм чишмәсенең тарихы белән кызыксына. Ул болар белән балачагыннан таныш, чөнки күрше әбиләре Әтрәчтән була. Казан белән элемтә шулай салына. Туфан абый энесе Альберт ярдәме белән Изгеләр зиратын металл рәшәткәләр белән тотып алырга дигән фикергә килә. Эш башлана, өмә гөрли...Бу эшне авыл халкы күтәреп ала... Шулай итеп, республикакүләм үткәрелә торган "Шәфкать-Шәриф"бәйрәменә ныклы нигез салына. Шул елны көзен үткәрелгән багышлау бәйрәмендә, ул болай дигән иде: - Бәйрәм - Тау ягы халкы өчен гореф-гадәтләрне, мәдәниятебезне, тарихыбызны өйрәнү өчен хезмәт итәргә тиеш! Туфан аганың теләге тормышка ашты, хәзер бу бәйрәмдә бөтен республика катнаша. Оештыручылар унҗиденче мәртәбә әзерлек эшенә керештеләр. Шулай ук, быел да, корбан чалыныр, шулпа пешерелер, изге Коръән аятьләре укылыр, Туфан ага рухына дога кылыныр
= Нәбирә Гыйматдинованың "Сихерче" әсәреннән Сәвилә образына характеристика =
үзгәртүСылтама: Белем.ру
Нәбирә Гыйматдинованы Аксубай аккошы - табигатьнең һәм әдәбият дөньясының бөек серен тирән белүче дип атарга яраталар. Ул-прозаик, хикәяләр, лирик повестьлар яза. "Таңсылу","Китмә,улым!", "Ак торна каргышы", "Сихерче"һ.б., әлеге әсәрләрдә яшь кешенең җаны, дөньясы, фәлсәфәсе, тормышы, мәхәббәте тасвирлана. Ул язган әсәрләр аңны уята, хисне кузгалта, йөрәк аша үтеп, күңелдә кала. Авторның "Сихерче" әсәренә тукталганчы, сихер сүзенең мәгънәләренә игътибар итик: 1. миф. Әкияткә, дингә, хорафатларга ышанучыга табигать законнары белән сыешмаган күренешләрне булдырырга ярдәм итә торга ысул. 2. Халәт, хәл, сыйфат. 3. Кызыктыра торган сыйфат. (Аңлатмалы сүзлек, 2 том) Сихерче сүзе сихерләү белән шөгыльләнүче кешегә карата әйтелә. Ә сихерче кем соң? Әсәрнең башында Убыр булса, ут аша аның җаны, сихер көче Сәвиләгә күчә. Сәвилә үзенең куйган максатыннан, тоткан кыйбласыннан тайпыла торган кыз түгел, чөнки Гомәр Саттар-Мулилленең " Татар исемнәре ни сөйли?"(413 бит) сүзлегенә мөрәҗәгать итсәк, бу исем "тоткан юл, олы юл" дигән мәгънәне аңлата. Димәк, автор юкка гын бу исемгә тукталмаган. Сәвиләгә нинди сыйфатлар хас соң? "Ул төркем торышын яратмый, ят ул аңа чит". Шул сәбәпле җүләр кушаматын күтәрергә мәҗбүр була. Бу кыз:"Минем дөнья - табигать",- дияргә ярата. Чыннан да, бу сихерче - авторның протатибы булуын искәртә. Табигатьне саклау, экологик мәсьәләрне күтәрә ул. Төркемнән аерылып яшәп, ул үзенең ирекле булуын тели. Димәк, Сәвилә шәхес иреге мәгънәсен дә алгы планга чыгара. Әлеге әсәрдә Сәвиләнең җавапсыз мәхәббәт тарихы аянычлы. Җавапсыз дип әйтергә яраса...Бу мәхәббәт киләчәктә барыбер чәчәк ата алмас, чөнки ул яраткан ирнең хатыны бар; Тәминдар Сәвиләне сәерләр рәтенә кертә, тулысынча ышанмый. Сәвилә киң күңелле: барысына да риза, Тәминдар гына бәхетле булсын! Ләкин ул бер сүз белән кызның күңеленә төзәлмәс яра сала: "Син, сихерче!"-ди. Сәвиләдә тәвәккәллек, ярдәмчеллек, шәфкатьлелек, эчкерсезлек кебек гомуми кешелек сыйфатлары барлыгы ачыклана. Ул кешеләргә бары тик яхшылык кына тели, ләкин аның тормышына тыкшынмауларын үтенә. Андый җирдә озак кала алмый. Образ табигатькә якынлаштырылган. Әгәр табигатькә якын булмаса, сусыз тора алмаган балык кебек, Сәвилә дә тончыгып үләр иде. Сәвиләне, гүзәл затларыбызга хас булган сабырлык, аз сөйләү, тырышып хезмәт итү кебек әйбәт сыйфатларлар да бизи.