Татар Википедиясе

Википедиянең татар телендәге бүлеге
(Tatar Wikipediäse битеннән юнәлтелде)


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 502 908
Битләр саны 832 337
Үзгәртүләр саны 4 443 420
Теркәлгән кулланучылар 55 824
Актив кулланучылар 74
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 2.3
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit

Статус

үзгәртү

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр

үзгәртү
  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

Статистика

үзгәртү
 
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 502 908 мәкалә бар, 6832 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат 2016 елның 22 март көнендә архивланган. һәм тулы таблица 2017 елның 4 декабрь көнендә архивланган..

Чагыштырма статистика

үзгәртү

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 639 675 3 336 748 43 375 35 420 615 1 685 138 2471 23 188.7
2 tt Татар 2003 502 908 832 337 6832 4 443 420 55 824 74 6 2.3
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 244 144 579 033 466 1 574 251 56 133 99 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 293 613 1 103 637 3939 5 472 394 176 787 401 10 37.7
5 kk Казакъ 2002 239 504 649 856 8435 3 476 887 166 350 236 14 15.7
6 az Азәрбайҗан 2004 205 245 617 527 14 810 8 162 821 311 180 572 13 53.3
7 ky Кыргыз 2002 75 982 109 444 2680 514 281 43 647 76 3 0.9
8 ba Башкорт 2005 63 889 183 742 1430 1 283 809 44 458 70 4 24.6
9 cv Чуваш 2004 57 722 119 232 530 855 096 37 575 41 2 8.1
10 crh Кырым-татар 2008 29 312 56 697 0 235 385 40 254 38 2 3.6
11 sah Саха 2008 17 616 53 136 1765 417 779 27 099 40 4 32
12 tk Төрекмән 2004 6950 17 241 332 263 059 31 233 46 4 33.5
13 ug Уйгур 2012 9571 16 883 0 172 052 24 050 27 1 5.9
14 gag Гагауз 2010 3020 7818 0 74 538 15 704 17 1 24.1
15 krc Карачай-балкар 2010 2483 16 240 0 117 604 11 368 14 2 222.3
16 kaa Каракалпак 2006 10 169 22 054 69 121 339 13 975 40 4 7.5
17 tyv Тыва 2013 3629 13 658 0 49 682 10 243 16 1 27.8
18 alt Алтай 2021 1104 6832 0 47 754 3835 11 2 188.2


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

үзгәртү

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар

үзгәртү
 
Tatar.info проектының эмблемасы

Искәрмәләр

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү


Тышкы сылтамалар

үзгәртү