Википедия:Сүзлек
(Википедия:Глоссарий битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Википедия сүзлеге. Википедиядә кайбер махсус «профессиональ» сүзләр кулланыла. Аларның мәгънәсен бу сәхифәдән табып була.
по-русски |
in English |
||
---|---|---|---|
Алдан карау | Предварительный просмотр | Show preview | — кертелгән үзгәртүләрне сакламыйча гына битнең нинди булачагын карау. Үзгәртүләр югалмый. |
Бәхәс | Обсуждение | Discussion | — мәкаләнең темасы буенча фикерләр уртаклашу, тәкъдимнәр ясау һәм тәнкыйтьләү өчен махсус бит. |
Бит | Страница | Page | — сайтның укыла торган урыны. |
Идарәче | Администратор | Administrator | — җаваплы, идарә итүче кеше, җитәкче, администратор. |
Интервики | Интервики | Interwiki | — шул ук тема буенча башка телле Википедия битләренә сылтамалар. |
Төяү | Загрузить | Upload | — файлларны бер урыннан икенче урынга күчерү яки копия ясау. |
Кулланучы | Участник | User | — википедияче, ягъни Википедия проектында катнашучы. |
Мәкалә | Статья | Article | — фәнни стильдә язылган, берәр объектка яки күренешкә багышланган текст, энциклопедиянең структура берәмлеге. |
Сүзлек | Словарь | Dictionary | — сүзләрнең, тотрыклы сүзтезмәләрнең мәгънәләре, аңлатмалары, башка телгә тәрҗемәләре һ.б.ш. күрсәтелгән җыелма. |
Соңгы үзгәртүләр | Свежие правки | Recent changes | — кертелгән соңгы үзгәртүләрнең исемлеге. |
Теркәлү | Регистрация | Registration | — сайтка үзең сайлаган исем астында керер, эшләр һәм аралашыр өчен язылу. Теркәлгән кулланучыларның хокуклары күбрәк, теркәлмәгән кулланучыларның исеме урынына компьютерының IP адресы кала. |
Үзгәртү | Правка | Edit | — төзәтмәләр кертү. |
Чыганак | Источник | Source | — мәгълүматның алынган урыны. |
Энциклопедия | Энциклопедия | Encyclopedia | — белемнең барлык яки аерым тармакларына карата төзелгән белешмә-кулланма. |
Исемара | Пространство имён | Namespace | — ниндидер бәйләнештә булган исемнәр яки төшенчәләр күплеге. |