Кагыйдәләр һәм киңәшләр   
Татар Википедиясенә рәхим итегез, Кәче мәктәбе! -- Tatar Wikipediäsenä räxim itegez, Кәче мәктәбе! !

Welcome to the Tatar Wikipedia, Кәче мәктәбе! -- Добро пожаловать в Татарскую Википедию!

   Башлаучыга ярдәм
Актуаль
Актуаль
 к·б·ү 
Актуаль
Wikipediäneñ qatnaşuçılar isemennän Sezne tatar bülegendä sälämlim! Sezgä proyekta qatnaşu oşar dip ömetlänäbez. Qatnaşunıñ töp mäsläklärenä iğtibar itegez: qurıqmıyça tözätegez häm yaxşı niät belän yazığız. Onıtmağız, yazğanda ädäbi telne qullanu sorala. Sez kirill häm latin älifbäsın qullana alasız. Tağın ber tapqır - Räxim itegez!

Википедиянең катнашучылар исеменнән Сезне татар бүлегендә сәламлим! Сезгә проекта катнашу ошар дип өметләнәбез. Катнашуның төп принципларына игътибар итегез: курыкмыйча төзәтегез һәм яхшы ният белән языгыз. Онытмагыз, язганда әдәби телне куллану сорала. Сез кирилл һәм латин графикасын куллана аласыз.

шулай имзагызны калдырып була
Википедиядәге мәкаләләрнең хуҗалары юк, аларны һәркем төзәтә ала. Ләкин Сез форумнарда яисә сәхифәләр бәхәсләрендә язганда имзагызны калдырырга кирәк. Аның өчен мондый символны куерга кирәк: (~~~~), яисә кораллар панелендә кирәкле рәсемгә басырга.

Сез үз битегезне бизи аласыз. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре. Әгәрдә Сезнең сорауларыгыз булса, актив администраторларга мөрәҗагать итә аласыз. Тагын бер тапкыр - "Рәхим итегез"!

Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar skills are not good enough, that’s no problem. We have an embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here!
   Мәкаләләрне ничек төзәтергә
   Рәсемнәр
   Автор хокуклары
   Глоссарий
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Төп - 10     Төп - 100     Төп - 1 000     Төп - 10 000
501 123? Бөек Тукай теле өчен әз бит бу!
  • (TT-LAT) Sorawlarığızğa cawaplarnı üzegez taba almasağız, bäxäs bitemdä yaza alasız - buldıra alğan qädär yärdäm itergä tırışırmın.
  • (TT-CYR) Сорауларыгызга җавапларны үзегез таба алмасагыз, бәхәс битемдә яза аласыз - булдыра алган кадәр ярдәм итергә тырышырмын.
  • (TR) Doğabildiği sorularınıza cevapları kendiniz bulamıyorsanız, bena mesaj atın - yapabildiğim kadar yardım etmeye çalışırım.
  • (RU) Если не сможете самостоятельно найти ответа на свои вопросы, можете написать их на моей страничке обсуждения - постараюсь помочь.
  • (EN) If you can't independently find answers to your questions, put them at my user talk page & I'll try to help.

--frhdkazan (бәхәс) 27 мар 2019, 08:10 (UTC)Җавап бирергә

Кол Шәриф үзгәртү

     Кол-Шәриф мәчете ( тат. Кол Шәриф мәчете, Qol Sarif magete) – Татарстан җөмһүриятенең һәм Казан шәһәренең төп собор мәчете, Казан кремле территориясендә урнашкан; шәһәрнең  төп кунаклар кабул итү урыны булып тора.
         Мәчетне төзү 1996 елда легендар күпманаралы Казан ханлыгының башкаласы мәчетен, Урта Иделнең  XVII  йөз дини мәгариф һәм фәннәрне үстерү үзәген яңадан торгызу буларак башлана.
   Тарихи мәчет 1552  елның октябрендә Явыз Иван гаскәрләре Казанны штурмлаган вакытта җимерелгән була. Яңартылган мәчет Казанны саклап калуда әйдәп барган, соңгы имамы Кол Шәриф хөрмәтенә аталган.
     Мәчет Казан кремленең көнбатыш өлешендә, мәйданның үзәгендә урнашкан.  Мәчет комплексы төп күп манаралы , ян-якларына ярым павильон кушылган корылма һәм аерым урнашкан ике катлы административ-хуҗалык һәм янгын куркынычсызлыгы корылмаларыннан тора.Мәчет мәйданы һәм комплексы элеккеге юнкер училищесы һәм Кремльнеңкөньяк-көнбатыш стенасы белән әйләндереп алынган. 
    Мәчетнең эчке өлеше бер мең ярым кешегә исәпләнгән, ә каршындагы мәйданга тагын ике мең кеше сыя.
     1552  елның 2 нче октябрендә рус гаскәрләре Казан Ханлыгының башкаласына бәреп керә. Казанны саклау вакытында аның төп җитәкчесе Кол Шәриф була. Башкаланы саклау вакытында нык каршылык күрсәтелә, штурм вакытында барысы да һәлак була, шулай ук Кол Шәриф үзе дә. Бөтен шәһәрне янгын камап ала, күп манаралы төп мәчет тә тулысынча диярлек янып бетә һәм җимерелә.
      1995  елның көзендә Татарстан Президенты Шәймиев мәчетне яңарту турында указга кул куя. Кышын , Кол Шәриф  мәчетен  яңарту өчен иң яхшы проектка конкурс игълан ителә. Мәчетне проектлаштыруны республика конкурсында җиңеп чыккан архитекторлар коллективы ( Латыйпов Ш.Х., Сафронов М.В., Саттаров А.Г., Сайфуллин И.Ф.) башлый. Төзелеш ( бәясе якынча дүрт йөз миллион сумга бәяләнә)  хәйрия акчасына алып барыла. Хәйрия эшендә кырык меңнән артык кеше һәм оешма катнаша. Алар турында мәчетнең төп залындагы китапта язылган.
    Төзелеш өчен элеккеге Юнкер училищесы территориясе сайлана. 2001 нче елда мәчет бинасын төзү  гөмбәзләрен урнаштыру белән төгәлләнә. 
    Мәчет Казанның 1000 еллыгына, 2005  елның 24 нче июнендә ачыла. 

Ачылу вакытына Кол Шәриф мәчете Россиядәге һәм Европадагы иң эре һәм биек манаралы мәчет буларак билгеләнә.

   Һәр  дүрт манара да   илле сигезәр метр. Шулай ук ике кечкенә манарасы бар. Гөмбәзе утыз тугыз метр биеклектә, диаметры унҗиде метр. 
Күпманаралы архитектур чишелешкә җирле гореф-гадәтләр белән якынайтучы элементлар белән баетылу хисабына ирешелә. Гранит һәм мәрмәр  Уралдан китерелә, эчке бизәлеше – келәмнәре- Иран хөүмәте бүләге, диаметры биш метрлы һәм авырлыгы ике тонна булган төсле бәллүрдән  люстра Чехиядә эшләнгән, алтын йөгертелгән витражлар, мозаика.
      Мәчетнең эчендә ( төп залның уң һәм сул ягында) экскурсияләр өчен ике балкон урнашкан. 
    Мәчетнең төп бинасында ислам культурасы һәм тарихын Идел буе территориясендә тарату өчен музей, тантаналы никах үткәрү өчен бүлмә, имам бүлмәсе  урнашкан. 

Кояш баеганда ал төсләргә керүче мәчет бинасы ак мәрмәр белән тышланган, гөмбәзе фирүзә төсендә. Төп бинаның каршысы ислам темасына караган бронза язулар белән бизәлгән. Ишегалдына ( Татарстан флагы төсендә) яшел һәм кызыл орнаментлар төшерелгән декоратив тротуар плитәләре җәелгән. Мәчетнең төнге архитектур яктырткычлары бар.