Кагыйдәләр һәм киңәшләр | Татар Википедиясенә рәхим итегез, Зәйтүнә! -- Tatar Wikipediäsenä räxim itegez, Зәйтүнә! !
Welcome to the Tatar Wikipedia, Зәйтүнә! -- Добро пожаловать в Татарскую Википедию! |
Башлаучыга ярдәм | Викимедиа мохитен татарчалаштыру Википедиянең катнашучылар исеменнән Сезне татар бүлегендә сәламлим! Сезгә проекта катнашу ошар дип өметләнәбез. Катнашуның төп принципларына игътибар итегез: курыкмыйча төзәтегез һәм яхшы ният белән языгыз. Онытмагыз, язганда әдәби телне куллану сорала. Сез кирилл һәм латин графикасын куллана аласыз. Сез үз битегезне бизи аласыз. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре. Әгәрдә Сезнең сорауларыгыз булса, актив администраторларга мөрәҗагать итә аласыз. Тагын бер тапкыр - "Рәхим итегез"! Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar skills are not good enough, that’s no problem. We have an embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here! |
Мәкаләләрне ничек төзәтергә | |
Рәсемнәр | |
Автор хокуклары | |
Глоссарий |
|
Төп - 10 | Төп - 100 | Төп - 1 000 | Төп - 10 000 |
502 316? | Бөек Тукай теле өчен әз бит бу! |
- (TT-LAT) Sorawlarığızğa cawaplarnı üzegez taba almasağız, bäxäs bitemdä yaza alasız - buldıra alğan qädär yärdäm itergä tırışırmın.
- (TT-CYR) Сорауларыгызга җавапларны үзегез таба алмасагыз, бәхәс битемдә яза аласыз - булдыра алган кадәр ярдәм итергә тырышырмын.
- (TR) Doğabildiği sorularınıza cevapları kendiniz bulamıyorsanız, bena mesaj atın - yapabildiğim kadar yardım etmeye çalışırım.
- (RU) Если не сможете самостоятельно найти ответа на свои вопросы, можете написать их на моей страничке обсуждения - постараюсь помочь.
- (EN) If you can't independently find answers to your questions, put them at my user talk page & I'll try to help.
Шәһри Болгар – Шәмсуар
үзгәртүДәү әнием сөйләгәннәрдән... Болгар шәһәре искиткеч матур, бай урында, Идел елгасы буенда урнашкан. Спас районы - Ульяновск өлкәсе, Дмитровоград шәһәре, Әлки, Алексеевск, Тәтеш районнары белән чиктәш район. Шәһри Болгар сүзен ишетүгә һәр татарның күз алдына үз тарихы килеп баса. Тарихка күз салсак, бу бөек шәһәребез нинди генә яуларны күрмәгән... Шуларның иң көчлесе, иң дәһшәтлесе – Тимераяк сугышы булган. Бу сугыш Шәһри Болгар – Шәмсуар арасында барган.(Шәмсуар шәһәре хәзерге Кузнечиха авылы һәм Татар шәһәрчеге авылы урынында булган. Кешеләр игенчелек, терлекчелек, күн эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр. 948-975 нче елларда Суарда акча сукканнар.Суар дәүләте бай дәүләт булган, шуңа күрә күрше дәүләтләрне көнләштергән.) Шәмсуарга бара торган яктагы авыллар яндырылган, таланган, бик күп кешеләр һәлак булган. Ләкин монгол яуына кадәр Суар дәүләтендә тагын күтәрелеш чоры була. Монгол яуы Суар дәүләтен тәмам юкка чыгара. Бүгенге көндә Татар шәһәрчеге авылында берничә хуҗалык кына бар. Авылның саф һавасы, авыл уртасыннан аккан балыклы Утка елгасы, авылга терәлеп үк торган урман авызы - үзләре үк кызыктырып, авылга тартып торалар. Урманда нинди җиләк кирәк, нинди гөмбә кирәк – барысы да бар... Пошилар, кабан дуңгызлары күп.
IX-X төзелгән мәчет урыны калкулыкта әллә кайдан күренеп тора. Аннан ерак түгел чиркәү урыны... Һәр ел саен май аенда бу чиркәү урынына чуаш милләтеннән булган кешеләр гыйбәдәт кыларга киләләр. Чөнки чуашлар да чыганаклары белән шушы авылдан дигән фаразлар йөри...
Болгарга Җыенга кайтучы кешеләр бу яклардагы табигатьнең искиткеч матурлыгына, һаваның сафлыгына сокланып китәләр. Хәзерге көндә Болгардан Суарга ике төрле юл белән кайтырга мөмкин. Юллар – асфальт. Беренчесе, Никольское авылы аша. Бу якынрак – ара. Икенчесе, Антоновка авылы аша. Авылның исеме Антон Петров хөрмәтенә аталган. 1861 нче елда Бизнә (Бу авыл аша бик чиста сулы, күп балыклы Бизнә (Бездна) елгасы ага) авылында крестьяннар Антон Петров җитәкчелегендә үзләрен кабаладан котылу өчен баш күтәрәләр. 1861 нче елның 9 апрелендә Александр II боерыгы нигезендә хәрби судка бирелә һәм атып үтерелә. 19 февральдә “Манифест” чыга. Ибраһимов Рияз, 8 “А” сыйныфы укучысы
VII нче Халыкара яшьләр уку-укыту форумы “Сәләт”
үзгәртүБез, мәктәбебезнең 6 укучысы, 2018 нче уку елында VII нче Халыкара яшьләр уку-укыту форумы “Сәләт”тә катнашырга лаек булдык. Ни өчен дисезме? Хәзер язам... Үзебез белән таныштырып китим әле: Васина Александра, 6 нчы сыйныф укучысы, уку отличнигы, Бөтенроссия укучылар олимпиадасының математика фәне буенча муниципаль этабы призёры. Шиһапов Ранэль, 6 нчы сыйныф укучысы, уку отличнигы, спортны бик ярата, “Илһам” шигырь бәйгесе җиңүчесе. Васина Александра белән Шиһапов Ранэль форумда 7 нче июль көнне булдылар. Саша белән Ранэль форумнан бик шатланып кайттылар.Алар бер көннең үтеп киткәнен сизмәгәннәр дә. Ә без, дүрт кыз, форумның 5 сменасында – 26-30 нчы июльдә катнаштык. Без: 1.Музипова Алинә, 5 нче сыйныф укучысы, уку отличнигы, Н.Г.Столяров исемендәге шәһәр конференциясендә 2 нче урынны, Халыкара “Ачыш” бәйгесендә 2 нче урынны яулады. 2.Музипова Мария, 7 нче сыйныф укучысы, уку отличнигы, “Тел,мәдәният, 21 нче гасыр” шәһәр фәнни-практик конференциясендә 1 урынны, Н.Г.Столяров исемендәге шәһәр конференциясендә 2 нче урынны, II нче республика “Яшь эзләнүчеләр” конференциясендә 2 урынны,”Җәмгыятьтә прокурорның роле” район бәйгесендә 2 урынны, VII республика “Аксаков укулары” фәнни-тикшеренү конференциясендә 2 урынны, “Ломоносов укулары” шәһәр фәнни-практик конференциясендә 2 урынны яулады. 3.Галиева Таңсылу, 7 сыйныф укучысы, сәхнә йолдызы, “Казан сандугачы”, “Идел буе энҗе бөртекләре” вокал бәйгеләренең җиңүчесе, “Яшь диктор” бәйгесе җиңүчесе, “Яшь ТНВ» ның алып баручысы . 4.Галиуллина Аделина,7 сыйныф укучысы, “Тел,мәдәният, 21 нче гасыр” шәһәр фәнни-практик конференциясендә 1 урынны, VII республика “Аксаков укулары” фәнни-тикшеренү конференциясендә 2 урынны алды. Безнең “Сәләттән” кайтасыбыз да килмәде. Без палаткаларда яшәдек. Палаткаларда яшәргә салкын булыр, дип уйласак та, бер дә салкын булмады.Шулкадәр дус-татау яшәдек. Һәр көннең үз планы... Зарядка, төрле уеннар, җыр, биюләр, экскурсияләр... Анда шулкадәр тәмле пешерәләр – телеңне йотарсың... Иң мөһиме – үзебезгә күпме дуслар таптык: Алинә Яр Чаллы шәһәреннән, Мария Түбән Камадан, мин Болгардан, Аделина Базарлы Матактан дуслар таптык. Дусларыбыз белән хәзер дә аралашып торабыз. “Сәләт”не бөтенебез бик сагындык. Һәркайсыбызның “Сәләт”кә яңадан әйләнеп кайтасыбыз килә. Галиева Таңсылу,8а сыйныфы укучысы
Туган телем - татар теле
үзгәртүТуган җирең Идел буе, Һәр телнең бар Туган иле. Туган җирең кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле.
Наҗар Нәҗми
Мин – татар кызы. Әтием, әнием, дәү әнием, дәү әтием дә татар милләтеннән. Безнең туган телебез – татар теле. Өйдә, рәхәтләнеп, туган телебездә аралашабыз. Минем туган телем кайдан килеп чыккан соң? Бераз татар теленең тарихына тукталып китик. Билгеле булганча, XV йөзнең беренче яртысында һәртөрле иҗтимагый-сәяси сәбәпләр аркасында Алтын Урда дәүләте таркалганнан соң, аның биләмәләрендә, бер-бер артлы төрле татар ханлыклары: Себер ханлыгы (20 нче еллар), Казан ханлыгы (30 нчы еллар), Кырым ханлыгы (40 нчы еллар) барлыкка килә. Казан ханлыгы чорын (XV-XVI йөзләр) галимнәр, хаклы рәвештә болгар һәм кыпчак кабилә телләренең кушылуы нигезендә бердәм татар халык сөйләмә теленең формалашу чоры дип саныйлар. Моның ышанычлы дәлилләрен без, мәсәлән, Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдъяр әсәрләрендә (XVI йөз), шулай ук Казан ханлыгы чоры поэзиясенең дәвамчысы булган Мәүлә Колый шигырьләрендә (XVII йөз) күрә алабыз: Кем қулыңдин килгәничә қыйл яхшылық, Сәңа бер көн тәқый килгәй яхшылық Сән яхшылық кыйл, яхшылыкта бар мәза, Кем яманлығ қыйлса, ул тапқай җәза... (Мөхәммәдъяр). Йаз көнендә болыты аз чуақ ула. Йегет кеше қайгусы йуқ даим көлә, Қарый кеше мисле һаман қыш тик була, Шул сыйфатлы ғомре кәчәр қөдрәт берлә.... (Мәүлә Колый)
1993 елдан алып, 2018 елның беренче ноябренә кадәр - чирек гасыр дәвамында, татар теле ныгыды, аның дәрәҗәсе үсте. Бүгенге көндә мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләре кимүгә карамастан, без туган телебезне, әдәбиятыбызны өйрәнүне дәвам итәбез... Мәктәбебездә татар телендә кичәләр, очрашулар, чаралар үтә. Шуларның берничәсен атап үтәм: “Татар җыры фестивале”, “Нәүрүз”, бәйрәмнәре, язучы, шагыйрь Галимҗан Гыйльманов, шагыйрә Нәҗибә Сафина белән очрашулар, Муса Җәлилгә, Абдулла Алишка багышланган әдәби кичәләр... “Шаян ТВ” белән хезмәттәшлек итәбез. Мәктәбебезнең “Лачын” һәм “Татар сандугачлары” командалары “Уймак” тапшыруында 2 нче турга үттеләр. “Шаян ТВ” – безнең якын дустыбыз. Әйдәгез, туган телебезне яратыйк, өйрәник, Аны хөрмәт итик, саклап калыйк! Гыйлаҗев Йосыф, 5 “Б” сыйныфы укучысы
Интерактив
үзгәртү1. VID_20190409_134438.mp4 (45.1 Мб) 2. VID_20190409_134922.mp4 (43.1 Мб) 3. VID_20190409_134326.mp4 (75.3 Мб)
Ссылка для скачивания файлов: https://cloud.mail.ru/stock/ABA3UwqMcmFTGiM6R3HfG2Nx
Мин татарча сөйләшәм! 151 мәктәп
үзгәртүКыскаметражлы маҗара "Тылсымлы эмблема"
үзгәртү"Зәңгәр трактор" мультипликацион фильмының татарчага тәрҗемә ителгән җыры.
үзгәртү"Профессор Почемушкин" фэнни-популяр фильмының татарчага тәрҗемәсе
үзгәртү151 мәктәпнең 2019 елда «Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашучылар исемлеге
үзгәртү1) Мирзаянова Камилә 4 “Б” сыйныф укучысы 2) Нәбибуллина Регина 4 “Б” сыйныф укучысы 3) Гайнуллина Лиана 8 “В” сыйныф укучысы 4) Гыйльметдинова Лиана 5 “Б” сыйныфы укучысы 5) Галиева Тансылу 8 “А” сыйныф укучысы 6) Ибрагимов Рияз 8 “А” сыйныф укучысы
Оештыручы
үзгәртүИсмагыйлова Зәйтүнә Минсәлиховна