Пәнҗәр районы

(Красный Бор районы битеннән юнәлтелде)

Пәнҗәр районы яки Кызыл Наратлы яки Красный Бор (рус. Красноборский район) — 1930 елдан 1960 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Әгерҗедән Төньякка 70 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк-Көнчыгышында урнашкан. Административ үзәк - Пәнҗәр авылы.

Пәнҗәр районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Пәнҗәр

Нигезләү датасы

1930 елның 10 августы

Юкка чыгару датасы

1960 елның 28 октябре

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1959)

25 124 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар, марилар

Тарих үзгәртү

Пәнҗәр районы территориясе 1920 елга кадәр Нократ губернасының Алабуга өязе Пәнҗәр вулысында, 1920 елдан 1921 елга кадәр Нократ губернасының Вотяк автономияле өлкәсе Алабуга өязе Пәнҗәр вулысында һәм Сарапул өязендә һәм ТАССРның Минзәлә кантонында, 1921 елдан 1924 елга кадәр Алабуга һәм Әгерҗе кантоннарында, 1924 елдан 1928 елга кадәр Алабуга кантонында, 1928 елдан 1930 елга кадәр Чаллы кантонында урнашкан.

1930 елның 10 августында элеккеге Чаллы кантоны территориясендә барлыкка килә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына, ә 1953 елның 21 февралендә Бөгелмә өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1960 елның 28 октябрендә Пәнҗәр районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Әгерҗе һәм Бондюг районнарына тапшырыла.[2]

Административ бүленеш үзгәртү

Оешкан вакытында Пәнҗәр районына 29 авыл советы, 92 торак пункты керә.[2]

1940 елда район мәйданы 1201 км² тәшкил иткән.[3]

1948 елда Пәнҗәр районы составына 72 торак пункты, 26 авыл советы кергән: Әзи, Балтач, Бимә, Барҗы, Барҗы-Умга, Барҗы-Пелга, Волково, Девәтернә, Зуево, Исәнбай, Кадрәк, Кадыбаш, Кичке Таң, Кондызлы, Пәнҗәр, Күләгәш, Яңа Чыкалды, Пеләмеш, Рысово, Салагыш, Сосново, Иске Әсләк, Иске Чекалда, Үтәгән, Шаршады, Яморза. Район мәйданы 1199 км² тәшкил иткән.[2]

Халык үзгәртү

1930 1939 1959
34651 33892 25124

1939 елда халык саны 33892 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 60,36%, руслар - 26%, марилар - 11,45%.[4]

Танылган кешеләр үзгәртү

Рифкать Гайнуллин - педагог, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, ССБРның халык мәгарифе отличнигы, «Отличный разведчик», Дан орденының тулы кавалеры, Бөек Ватан сугышында өлкән сержант, разведка взводы командиры ярдәмчесе, «Алабуга ветераннары Советы» рәисе, «Татарстан Геройлары» оешмасы Советы әгъзасы, «Түбән Кама аксакаллары Советы» әгъзасы.[2]

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Красно-Борский район.
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.
  4. http://www.demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2409