Пәнҗәр вулысы (тат. كراسنابور (پىﻱانىٰ بور) ۋولىٰسىٰ, рус. Красноборская (Пьяноборская) волость) — Вәтке губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Пәнҗәр вулысы
Үзәк Пәнҗәр
Халык саны 12 816 кеше  (1915)

Иске Мәлкән (Уфа губернасының Минзәлә өязе), Исәнбай, Чоганды (Сарапул өязе), Салагыш, Бимә, Мөшәк вулыслары белән чиктәш булган (1890). 24 торак пунктта 12 816 кеше яшәгән.[1] Алабуга өязе бетерелгәннән соң Татарстан АССР составына керә. 1924 елда бетерелә, территориясе Салагыш вулысына кушыла.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Памятная книжка и адрес-календарь Вятской губернии на 1916 год. — Вятка: Губернская типо-литография, 1916.