Пеләмеш

Татарстан Республикасының Әгерҗе районындагы торак пункт, марилар авылы

ПеләмешТатарстан Республикасының Әгерҗе районындагы торак пункт, марилар авылы. Бимә авыл җирлегенә карый.

Пеләмеш
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Әгерҗе районы
Координатлар 56°1'25"тн, 53°17'27"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 392 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422219
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Пелемеш

Географик урыны үзгәртү

Әгерҗе үзәгеннән көньяк-көнбатышка барган автомобиль юлының 76,5 километрында, Кече Пеләмеш елгасында урнашкан. Җирлек үзәгенә, авылның Бимә авылына кадәр ара көньяк-көнчыгышка таба 5 км тәшкил итә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән ерак яисә үтеп керү кыен булган җирлекләрдәге торак пунктлар исемлегенә керә[1].

Тарихе үзгәртү

Авыл XVIII гасыр башында нигезләнгән, 1723 ел документларында телгә алына. 1762 елда авылда ир җенесеннән 24 кеше булган[2].

1876 елда басылган «Россия империясенең торак урыннары исемлеге»ндә торак пункт Вятка губернасы Алабуга өязе 2нче станының Пеләмеш су чыганагында урнашкан казна авылы Пеләмеш дип атала, ул Алабуга өяз шәһәреннән 85 чакоымда урнашкан. Биредә 21 ишегалдында 136 кеше (64 ир-ат һәм 72 хатын-кыз) яшәгән[3].

1887 елда Бимә волосте Пеләмеш авыл җәмгыятенең Пеләмеш авылында 41 йортта 267 типтәр һәм мари (140 ир-ат һәм 127 хатын-кыз) яшәгән. Авылның җир биләмәсе 362,7 дисәтинә (мәйдан үлчәме) җир тәшкил иткән. Халыкта 119 ат, 106 сыер һәм 322 берәмлек вак терлек (сарык, дуңгыз һәм кәҗә) булган; 19 кеше җирле кәсепләр белән шөгыльләнгән (шул исәптән 15 пычкычы), 13 — күчмә кәсепләр (шул исәптән 11 атларда халыкны ташучы). 4 грамоталы һәм 1 укучы, тегермән була[4].

1905 елда Алабуга өязенең Пьяноборск волосты Пеләмеш авылында 62 йортта 422 кеше (216 ир, 206 хатын-кыз) яшәгән[5].

1921 елда башлангыч мәктәп ачылды (мәктәп бинасы 1925 елда гына төзелә)[2].

1921 ел ахырыннан авыл Әгерҗе, 1924 елдан ТАССРның Алабуга кантоны составында, 1928 елдан — Чаллы кантоны составында була. 1930 елның 10 августыннан — Краснобор районында, 1960 елның 28 октябреннән — Әгерҗе районында (1963 елның 1 февраленнән 1964 елның 4 мартына кадәр — Алабуга авыл районында)[2]. 1948 елда — Пеләмеш авыл советы үзәге[6].

1928 елда биредә «Уйлыш» колхозы оештырыла, ул 1961 елда «Россия» колхозы булган Бимә авылының «Мариец» колхозына керә. 1989 елда бу колхоздан «Яңа тормыш» колхозы аерылып тора, 1995 елдан — «Пеләмеш» күмәк предприятиесе[2].

1995 елда мәктәп башлангыч мәктәпкә — балалар бакчасына үзгәртелде. 1990нчы елларда «Ош Вис-Вис» ансамбле оештырыла. 2014 елда авылда күпфункцияле үзәк ачылды: клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты[2].

Халкы үзгәртү

2010 елдагы Бөтә Россия халык исәбен алу мәгълуматлары буенча, авылда 392 кеше яшәгән (186 ир-ат, 206 хатын-кыз)[7].

Пеләмеш авылы халкы саны, кеше.[2]
1859 1887 1905 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1989 2002 2010
136 267 422 393 450 569 460 505 536 396 415 392
Милли составы

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре нигезендә халыкның милли структурасында марилар 98 %ны тәшкил иткән[8].

Климаты үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.4 °C -11.1 °C -5.7 °C 3.6 °C 12.4 °C 18 °C 19.8 °C 16.7 °C 11.2 °C 3.5 °C -5.6 °C -10.7 °C 3.4 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[9]. Уртача еллык һава температурасы 3.4 °C.[10]

Авыл белән бәйле шәхесләр үзгәртү


Инфраструктурасы һәм урамнары үзгәртү

Авылда мәктәп — балалар бакчасы, авыл клубы, ФАП, китапханә, берничә магазин эшли, зират бар. Халык «Ак Барс – Әгерҗе» Агрофирмасы Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Пеләмеш» бүлекчәсендә эшли[11] (действуют две фермы КРС, зерноток и машинно-тракторный парк[12]). Авылда 4 урам[13].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 29 декабря 2005 года № 648 «Об утверждении перечня населённых пунктов, находящихся в отдалённых или труднодоступных местностях Республики Татарстан»
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Пелемеш :: Татарская энциклопедия Tatarica
  3. Калып:Книга:Списки населённых мест Российской империи. Вятская губерния
  4. Калып:Книга:Материалы по статистике Вятской губернии. Т. 6: Елабужский уезд, ч. 2: Подворная опись
  5. Пелемеш в списке населённых мест Вятской губернии 1905 года
  6. Калып:Книга:Татарская АССР: Административно-территориальное деление на 1 января 1948 года
  7. Пелемеш по переписи 2010 года
  8. Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  9. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  10. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  11. История Бимского сельского поселения 2021 елның 10 гыйнвар көнендә архивланган.
  12. Генеральный план Бимского сельского поселения(үле сылтама)
  13. КЛАДР с. Пелемеш

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.

Калып:Әгерҗе районы торак пунктлары