Бимә авыл җирлеге

Татарстан Республикасының Әгерҗе районы муниципаль берәмлеге.

Бимә авыл җирлеге — Татарстан Республикасының Әгерҗе районы муниципаль берәмлеге. Административ үзәге — Бимә авылы.[3]

Бимское сельское поселение
Халәт

авыл берәмлеге

Административ үзәге

Бимә (Әгерҗе районы)[1]

Глава сельского поселения

Михайлов Эдуард Иванович[2]

Рәсми телләр

рус теле, татар теле

Халык (2012)

1098 кеше

Милли тәркип

мари, рус

Мәйдан

78,045 км²

Телефон коды85551
Почта индекслары

422219

Авто кодлары

16, 116

http://agryz.tatarstan.ru/rus/bimskoe.htm

Географик урыны үзгәртү

Бимә авыл җирлеге территориясе мәйданы 78,045 км², шул исәптән авыл хуҗалыгы әһәмиятендәге җир мәйданы — 59,73 км².[4] Торак пункты статусы һәм чикләре Татарстан Республикасы 2005 елның 31 гыйнварындагы «Әгерҗе муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» 14-ЗРТ Законы белән билгеләнә.

Авыл җирлеге составы үзгәртү

Бимә авыл җирлеге биләмәсе составына түбәндәге торак пунктлар керә:[3]

Бимә авыл җирлеге торак пунктлары
Атамасы Статусы ОКАТО Индексы
Бимә авыл, а.ү. 92 201 000 006 422219
Мадык авыл 92 201 000 007 422219
Яңа Чыкалды авыл 92 201 000 008 422219
Пеләмеш авыл 92 201 000 009 422219

Демографиясе үзгәртү

2012 елның 1 гыйнвар мәгълуматлары буенча Бимә авыл җирлегенең торак пунктларында 1098 кеше яшәгән, халыкның уртача яше 33—34. 17 яшькә тиклемге балалар саны 269 кеше, студентлар — 63, эшкә яраклы яшьтәгеләр — 518, пенсионерлар һәм льгота алучылар — 248. Алдагы елда 16 кеше туган һәм 17 кеше вафат булган. Хуҗалыкларның гомуми саны — 341.[5]

Искәрмәләр үзгәртү