Котраг хан һәйкәле (Шомырша)

Район үзәге Шомыршада 2022 елда куелган һәйкәл (Чуашстан, Россия)

Котраг хан һәйкәле, «Ат өстендәге Котраг» скульптура композициясе (чуаш. Кӑтрак патша палӑкӗ, болг. Паметник на кан Котраг, Скулптурна композиция Котраг на кон) ― 2022 елның 30 июлендә Россия Федерациясе Чуаш Республикасы район үзәге Шомырша авылында Идел буе Болгарына нигез салучы Котраг хан хөрмәтенә куелган скульптура композициясе. Әлеге һәйкәл ― Котраг ханга куелган беренче һәйкәл. Композиция авторы ― академик Николай Кондрашкин (cv), рәссам, скульптор, язучы[1].

Һәйкәл
Котраг хан һәйкәле
Урын РФ, Чуашстан, Шомырша районы, Шомырша
Төзелеш датасы 2022 ел
Материал бронза

Тарих үзгәртү

2022 елның 30 июлендә, Халыкара дуслык көнендә[d], Чуашстанның Шомырша һәм Татарстанның Чүпрәле районнары чигендә Идел буе Болгарына нигез салучы Котраг хан хөрмәтенә куелган «Ат өстендә Котраг» скульптура композициясен ачуга багышланган тантаналы чара узган. Тантанада Чуашстаннан (язучы Михаил Юхма (Юхма Мишши), Николай Кондрашкин, сәнгать тәнкыйтьчесе Михаил Воробьев, Шомырша районы башлыгы Юрий Ермолаев, Шомырша районы хакимият башлыгы Владимир Денисов, Чуаш милли конгрессыннан Владимир Тяпкин (Тимĕр), шагыйрәләр Раиса Сарби[d], Альбина Юрату, «Россия ветераннар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Чуашстан республика оешмасы рәисе Виталий Осипов һ.б.), Татарстаннан (язучы Евгений Турхан, шагыйрь-тәрҗемәче Айрат Галимҗанов[2][3]), Сембер өлкәсеннән (Сембер шәһәр Думасы депутаты Петр Столяров[4]), Мәскәүдән, Сызраньнан вәкилләр, Шомырша районы депутатлары катнашкан һәм чыгыш ясаган.

Композиция авторы ― академик Николай Кондрашкин (28.03.1949), оригиналь скульптура проектлары, шул исәптән Татарстан һәм Чуашстан Республикаларында, Сембер өлкәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәлләр, В. А. Чапаев, А. С. Пушкинның скульптур портретлары һ. б. авторы[5].

Милли үзбилгеләнү чыганагы буларак һәйкәл үзгәртү

«Въздигане» (Возвышение, Болгария) фонды фикеренчә, Татарстанда һәм Чуашстанда республикаларның исемен Идел буе Болгары итеп үзгәртергә тырышалар. Әлеге һәйкәл бу җирләрдә үз-үзләрен саклаган барлык болгарларга өмет һәм көч бирәчәк[6]. Чуаш милли активистлары тарихи һәйкәлләрне төзүне бөтен Чуашстан тарихы өчен мөһим вакыйга дип бәялиләр. «КотрагИдел буе Болгарына нигез салучы (VIII гасырның икенче яртысында нигезләнгән), аның ярдәмендә безнең ата-бабаларыбыз Идел буе җирләренә килгәннәр. Бу бөтен чуаш халкы өчен бик мөһим фигура. Шуңа күрә һәйкәл кую безнең өчен бик мөһим. Бу безнең ата-бабаларыбызга беренче шундый һәйкәл», ― дип исәпли чуаш милли активисты Галина-Айпике Григорьева[7].

Моны да карагыз үзгәртү

Галерея үзгәртү

Ат өстендәге Котраг
 
Тантанада катнашучылар
Тантанада катнашучылар  
 
Скульптура якыннан
Скульптура якыннан  

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү