Климент Русаков
Климент Русаков, Климент Сергей улы Русаков (рус. Русаков Климент Сергеевич, 1904 елның 4 феврале, Казан губернасы, Лаеш өязе, Уракчы — 1996 елның 27 мае, Украина, Винница) — Бөек Ватан сугышында катанашкан яугир, полковник, Советлар Берлеге Каһарманы (24.03.1945).
Климент Русаков | |
---|---|
Туу датасы | 4 февраль 1904 |
Туу урыны | Казан губернасы, Лаеш өязе, Уракчы |
Үлем датасы | 27 май 1996 (92 яшь) |
Үлем урыны | Украина Винница |
Иялек | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ→ РФ |
Гаскәр төре | пехота |
Дәрәҗә | полковник |
Җитәкчелек иткән | полк |
Бүләкләр һәм премияләр | |
Истигъфада | 1957 |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1904 елның 4 февралендә Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Балык Бистәсе районы) Уракчы авылында туган. Тулы булмаган урта белем алган. 1921 елның 2 сентябреннән Кызыл гаскәрдә. Мәскәүдә 2нче пехота мәктәбен (1924), командирлар составын камилләштерү курсларын (1932) тәмамлаган. 1937 елга кадәр Ярославльда урнашкан 18нче укчы дивизиядә взвод, рота, батальон белән җитәкчелек итә. Хәрби хезмәттән азат ителгәч, Ярославльда «Свободный труд» заводында ремонт бригадасында эшләгән.
1941 елда яңадан Совет Армиясе сафларында. 1942 елның февраленнән Бөек Ватан сугышында катнаша. 1нче Белоруссия фронтының 69нчы армия 117нче укчы дивизия 240нчы укчы полкы белән җитәкчелек итә. 1944 елның 31 июлендә полк Висла елгасын кичеп, Пулавы шәһәре (Польша) янында мәйдан яулап алган. Плацдармны саклау һәм киңәйтү өчен дошманның контрһөҗүмнәрен кире кагарга туры килә, дошманның күп сандагы техникасы һәм сугышчылары юк ителә. 1945 елның 24 мартында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.
1947 елда М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби академия каршындагы командирлар хәзерләү курсларын тәмамлаган. Мотоукчы дивизия командиры урынбасары, Винница шәһәрендәге Б. Хмельницкий исемендәге хәрби-техник укуханәнең башлык ярдәмчесе булып хезмәт итә.
1957 елда хәрби хезмәттән азат ителә. Украинаның Винница шәһәрендә яши. 1996 елның 27 маенда шунда вафат. Шәһәрнең Үзәк зиратында дәфен ителгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Советлар Берлеге Каһарманы (24.03.1945)
- Ике Ленин ордены (24.03.1945, 15.11.1950)
- Дүрт Кызыл Байрак ордены (27.12.1943, 30.06.1945, 06.05.1946, 30.12.1956)
- 3нче дәрәҗә Суворов ордены (25.08.1944)
- Александр Невский ордены (28.09.1944)
- 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (11.03.1985)
- Кызыл Йолдыз ордены (03.11.1945)
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.5 (Р-Т). Казань, 2010.
- Центральный Архив Министерства Обороны РФ, опись 690155, дело 6937, лист 59.
Әдәбият
үзгәртү- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
- Герои огненных лет. Ярославль, 1985.
- Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1985.
- Трофимова М.И. Рыбная Слобода. Живые голоса. К.: Идел-Пресс, 2006.ISBN 5-85247-063-5