Уракчы (Балык Бистәсе районы)

Уракчы (башка әйтелештә — Урахча) — Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы торак пункт. Район үзәгеннән 21 км көнчыгыштарак Чошы елгасының уң кушылдыгы Күлгә суы буенда урнашкан. Халыкның төп шөгыле — игенчелек, терлекчелек. Урта мәктәп. Мәдәният йорты. Владимир чиркәве — 18 йөзнең 1 нче чиреге архитектурасы истәлеге.

Уракчы
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Урахчинское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Балык Бистәсе районы, Урахчинская волость[d] һәм Анатыш вулысы
Почта индексы 422661
Карта

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3.

Казан ханлыгы дәвереннән мәгълүм.

Демография

үзгәртү

Халык саны — 1989 елда 375 кеше (урыслар — 52 %, татарлар — 46 %), 2000 елда 423 кеше иде.

Авыл җирендә туган танылган кешеләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү


  1. ОКТМО