Камилла Зөлкәрнәева

спортчы (билбаулы көрәш)

Камилла Зөлкәрнәева, Камилла Салават кызы Зөлкәрнәева (2021 елга кадәр Елисеева, 1998 ел, РФ, ТР, Тукай районы, Круглое Поле) ― спортчы (ирекле көрәш, билбаулы көрәш), Россиянең атказанган спорт мастеры (2020), билбаулы көрәш буенча өч мәртәбә дөнья чемпионы, Бөтендөнья күчмәләр уеннарының ике тапкыр чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры (2017).

Камилла Зөлкәрнәева
Туган телдә исем Камилла Салават кызы Зөлкәрнәева
Туган 1998(1998)
РФ, ТР, Тукай районы, Круглое Поле
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Һөнәре спортчы (ирекле көрәш, билбаулы көрәш)
Җефет Артур Зөлкәрнәев
Балалар кызы Аиша
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган спорт мастеры (2020)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Ире көрәшче Артур Зөлкәрнәев белән

1998 елда Татарстанның Тукай районы Яр Чаллы янындагы Круглое Поле бистәсендә туган.

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында укыган[1]. 2017 елда Уфага күчкән. Уфада аграр университетның агротехнологияләр һәм урман хуҗалыгы факультетын тәмамлаган.

Спортта уңышлары

үзгәртү

Тукай районы балалар-яшүсмерләр-спорт мәктәбендә тәрбияләнүче [2]. Башта ирекле көрәш белән шөгыльләнгән, аннан билбаулы көрәшкә күчкән. Беренче тренер-укытучысы ― Рафаэль Илгиз улы Гыйззәтуллин, Уфага күчкәч тренеры ― Рөстәм Илһам улы Зиякаев («Батыр» спорт мәктәбе).

2014 ― 1997-1999 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелеге (Теләче, Татарстан) ― алтын медаль (1 урын)[3].

2016 ― Күчмәләрнең Икенче Бөтендөнья уеннары[d] (Чолпон-Ата, Кыргызстан Республикасы) ― алыш буенча 55 кг га кадәр авырлык категориясендә ике тапкыр чемпион (ирекле стильдә финалда Эквадордан Луиза Мелендесны, классик стильдә Азәрбайҗан спортчысын җиңгән, җиңүченең призы 100 000 сом)[4].

2016 ― билбау көрәше буенча Россия чемпионаты (Владикавказ, Төньяк Осетия) ― 52 кг авырлык категориясендә 2нче урын (финалда Яр Чаллыдан спорт мастеры З. Ш. Әхмәдовага җиңелгән)[5].

2016 ― билбау көрәше буенча XIV дөнья чемпионаты һәм «Горэш» төрекмән милли көрәше буенча III дөнья чемпионаты (Яр Чаллы шәһәре, Татарстан) ― ирекле стильдә 52 кг авырлык категориясендә 1нче урын[6].

2017 ― яшүсмерләр арасында билбаулы көрәш буенча Россия беренчелеге (Воронеж) ― 52 кг авырлык категориясендә алтын медаль (1 урын).

2017 ― яшүсмерләр арасында сумо[d] буенча Россия беренчелеге (Смоленск) ― 55 кг га кадәр авырлык категориясендә 3нче урын.

2018 ― 18-20 яшьлекләр арасында билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелеге (Астана, Казакъстан) ― ирекле стиль белән 52 килограммга кадәр авырлыкта алтын медаль (1 урын)[7].

2019 ― билбаулы көрәш буенча Дөнья кубогы (Вильнюс шәһәре, Литва) ― алтын медаль[8].

2021 ― билбаулы көрәш буенча XIX дөнья чемпионаты («Ак Барс» көрәш сарае, Казан шәһәре) ― 58 кг авырлык категориясендә алтын медаль (1 урын)[9].

2021 ― билбаулы көрәш буенча Россия кубогы (Мәскәү) ― 58 кг авырлык категориясендә 1нче урын[10].

Бүләкләре, мактаулы исемәре

үзгәртү
  • 2017Билбаулы көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры ― Россия Спорт министрлыгының 2017 елның 06 мартындагы 30 нг номерлы боерыгы [11][12][13]
  • 2020 ― Билбаулы көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастеры
  • 2020 ― Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Рәхмәт хаты ― спорт эшчәнлегендәге уңышлары өчен[14]

Шәхси тормышы

үзгәртү

Кияүдә. Ире Артур Зөлкәрнәев (Кыйгы районы Арыслан авылыннан), спортчы һәм тренер, билбау көрәше буенча халыкара класслы спорт мастеры, Россиянең атказанган спорт мастеры (яраткан кызына дөнья чемпионатында тәкъдим ясаган [15]). 2021 елда никах укытканнар. Кызлары Аиша (2022)[16].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. НГПУ - кузница чемпионов мирового уровня!
  2. Камилла Елисеева будет защищать честь России в чемпионате мира по борьбе. Муниципальное бюджетное учреждение «Спортивная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан
  3. Круглое Поле кызы Камилла Елисеева – билбаулы көрәштә дөнья чемпионы. Татар-информ, 30.12.2014
  4. Александр Медведев. Весомый вклад татарстанцев. РТ Онлайн, 09.09.2016(рус.)
  5. Камилла Елисеева одержала победу на чемпионате России. Sports Kids, 27.09.2016(рус.)
  6. Артур Мухин. В Набережных Челнах определились победители чемпионатов мира по борьбе на поясах и борьбе гореш. Министерство спорта Республики Татарстан, 1.11.2016
  7. Представители Башкирии завоевали медали первенства мира по борьбе на поясах. МК Уфа, 21.12.2018(рус.)
  8. Башкорт көрәшчеләре булдырды. Мәдәни Җомга, 21.08.2019
  9. Успех борцов на поясах Башкортостана. Спорт и ЗОЖ ВКонтакте, 1.11.2021(рус.)
  10. С победой из Москвы. bsau.ru, 25.04.2021
  11. Поздравляем с присвоением почетного звания «Мастер спорта России международного класса». Федерация борьбы на поясах Республики Татарстан
  12. Приказ Министерства спорта РФ от 17.10.2016 г. № 155-нг 2024 елның 18 гыйнвар көнендә архивланган.. Наградные приказы Министерства спорта России(рус.)
  13. Молодец, Камилла Салаватовна! Тукаевский муниципальный район, 10.04.2017
  14. Камилла Елисеева награждена Благодарственным письмом Главы Башкортостана. Советский район Уфа в Одноклассниках, 6.02.2020
  15. Йылдың иң романтик ваҡиғаһы. «Йәшлек», 12.12.2020(башк.)
  16. Лилия Йосыпова. «Командадан командага күчеп йөрмим». «Ирек мәйданы», 7.11.2024, № 44(736), 10нчы бит

Сылтамалар

үзгәртү