Артур Зөлкәрнәев

спортчы (билбаулы көрәш), тренер

Артур Зөлкәрнәев, Артур Валерий улы Зөлкәрнәев (1995 елның 9 июне, РФ, БР, Кыйгы районы, Арыслан) ― спортчы һәм тренер, билбаулы көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (2018), Россиянең атказанган спорт мастеры (2019). Билбаулы көрәш буенча олылар арасында ― җиде, татарча көрәштә дүрт тапкыр дөнья чемпионы. 2015 елдан бирле Татарстанның Теләче районы составында көрәшә.

Артур Зөлкәрнәев
Туган телдә исем Артур Валерий улы Зөлкәрнәев
Туган 9 июнь 1996(1996-06-09) (28 яшь)
РФ, БР, Кыйгы районы, Арыслан
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Һөнәре спортчы (ирекле көрәш, билбаулы көрәш)
Җефет Камилла Зөлкәрнәева
Балалар кызы Аиша
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган спорт мастеры (2020) Россиянең спорт мастеры (2016)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1995 елның 9 июнендә БР Кыйгы районы Арыслан авылында туган. Әтисе совхозда эретеп-ябыштыручы, әнисе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Гаиләдә 1988 елгы абыйсы Вадим бар (шулай ук көрәшче). Армиядә хезмәт иткәндә грек-рим көрәше белән шөгыльләнгән әтисе, совхоз таркалгач, көрәш буенча тренер вазыйфасына керешкән, район үзәге Югары Кыйгы авылы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш буенча тренер-укытучы эшен алып бара башлаган[1].

Көрәш белән Артур 3нче сыйныфта, 9 яшеннән шөгыльләнә башлаган, беренче тренеры ― әтисе Валерий Гали улы Зөлкәрнәев була. Уфада укый башлагач, тренерлары ― Роберт Альберт улы Исмәгыйлев, Рөстәм Илһам улы Зыякаев. Унбиш яшендә Башкортстан беренчелеген откан, 2010 елда Россия беренчелегендә 1нче урын алган. 2012 елда Бразилиядә дөнья беренчелегендә алтын медальгә ия булган. 2023 елда Уфада Шәһәр көнендә көрәш турнирында җиңеп, «Нива» машинасы откан[2].

Уфада дәүләт университетында нефть белгечлеге буенча бакалавриат (2017), аграр университетта магистратура тәмамлаган. Физкультура буенча да укыган. Өч дипломы бар: нефтьче, агроном һәм тренер.

2015 елдан Татарстанның Теләче районы составында көрәшә.

Борай районы үзәге Борай авылы Көрәш сараена Уфадан 150 км килеп йөреп, тренер-укытучы булып эшли[3].

Башкортстанның билбаулы көрәш федерациясе президенты ярдәмчесе.

Спорт казанышлары

үзгәртү
  • Билбаулы көрәш буенча олылар арасында ― җиде, татарча көрәштә дүрт тапкыр дөнья чемпионы.
  • Герой-шагыйрь Муса Җәлил турнирының 5 тапкыр җиңүчесе.
  • Пермь краенда узган Бөтенроссия Сабантуеның (2024) 85 кг-га кадәр авырлык категориясендә җиңүчесе.
Медаль Ярыш Вакыты Үткәрү урыны Авырлык категориясе
Алтын Татар-башкорт көрәше буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты 11 — 12 декабрь, 2010 Казан, Татарстан Республикасы
Бакыр Билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелеге 11 — 14 август, 2011 Әстерхан
Алтын Көрәш буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты 12-14 декабрь, 2011 Уфа, Башкортстан Республикасы 75 кг-га кадәр
Алтын Көрәш буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты 24-26 февраль, 2012 Уфа, Башкортстан Республикасы 75 кг-га кадәр
Алтын Милли көрәш буенча дөнья беренчелеге 21-22 апрель, 2012 Сан-Пауло, Бразилия 75 кг
Алтын Юниорлар арасында билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелеге 9 — 12 август, 2012 Рязань 70 кг-га кадәр
Алтын Көрәш буенча «Урал кубогы» VI Бөтенроссия турниры 2 — 3 ноябрь, 2012 Красноуфимск, Свердловск өлкәсе 75 кг-га кадәр
Бакыр 1993-1995 елгы юниорлар арасында билбаулы көрәш буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге 22 март, 2013 Иглин, Башкортстан 75 кг
Бакыр Көрәш һәм билбаулы көрәш буенча ирекле стильдә студентлар арасында Бөтенроссия ярышлары 5 — 7 апрель, 2013 Казан, Татарстан Республикасы 75 кг-га кадәр
Көмеш Билбаулы көрәш буенча Дөнья чемпионаты 21 — 25 август, 2014 Сембер 70 кг
Алтын Билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты 18 — 21 сентябрь, 2014 Владикавказ, Төньяк Осетия 68 кг
Көмеш Билбау көрәше буенча XII Дөнья чемпионаты 19 — 24 ноябрь, 2014 Ашхабад, Төркмәнстан 68 кг-га кадәр;
Көмеш Көрәш буенча Россия чемпионаты 7 декабрь, 2014 Уфа, Башкортстан 70 кг
Бакыр 20 яшькә кадәр юниорлар арасында билбаулы көрәш буенча Россия беренчелеге 13 — 14 март, 2015 Югары Тәтешле, Башкортстан Республикасы
Көмеш Уфа шәһәре хакимияте башлыгы кубогына көрәш буенча ачык турнир 30 октябрь, 2015 Уфа, Башкортстан Республикасы 70 кг-га кадәр
Алтын Көрәш буенча Россия чемпионаты 5 — 6 декабрь, 2015 Йошкар-Ола, Мари-Эл Республикасы 70 кг-га кадәр
Көмеш Билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты 23 — 24 сентябрь, 2016 Владикавказ, Төньяк Осетия 68 кг
Бакыр Билбаулы көрәш буенча XIV Дөнья чемпионаты 27-29 октябрь, 2016 Яр Чаллы, Татарстан Республикасы
Алтын Билбаулы көрәш буенча Дөнья чемпионаты 2023 Астана, Казакъстан Республикасы 82 кг-га кадәр
Бакыр Билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты 2024 Пермь 82 кг-га кадәр
Алтын Көрәш буенча БРИКС илләре турниры 2024 Казан, Татарстан Республикасы 80 кг-га кадәр
Бакыр Күчмәләрнең Бөтендөнья уеннары 2024 Астана, Казакъстан Республикасы 80 кг-га кадәр

Бүләкләре, мактаулы исемәре

үзгәртү
  • 2015 ― Билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт мастеры[4];
  • 2015 – Милли көрәш буенча Россиянең спорт мастеры[5];
  • 2018 – Билбаулы көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры;
  • 2019 – Билбаулы көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастеры[6].

Шәхси тормышы

үзгәртү

Өйләнгән. Хатыны Камилла Зөлкәрнәева (2021 елга кадәр Елисеева) ― спортчы (ирекле көрәш, билбаулы көрәш), Россиянең атказанган спорт мастеры (2020), билбау көрәше буенча өч мәртәбә дөнья чемпионы, Бөтендөнья күчмәләр уеннарының ике тапкыр чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры (2017). Артур яраткан кызына дөнья чемпионатында тәкъдим ясаган[7]. 2021 елда никах укытканнар. Кызлары Аиша (2022)[8].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Поздравляем с Днём физкультурника! МБУ ДО ДЮСШ МР Кигинский район РБ, 8.08.2020
  2. Надежда Тюнёва. Борец из Уфы Артур Зулькарнаев, победив в турнире по корэш, получил барана и автомобиль. «Республика Башкортостан», 12.06.2023(рус.)
  3. Тренер-преподаватель ДЮСШ села Бураево установил рекорд на Всероссийском Сабантуе. Бураевский район Республики Башкортостан, 21.06.2024
  4. Наградные приказы — Министерство спорта Российской Федерации. www.minsport.gov.ru (15.01.2015г.). 2017-05-17 тикшерелгән.. www.minsport.gov.ru (15.01.2015 г.). 17 май 2017 тикшерелгән.
  5. Наградные приказы — Министерство спорта Российской Федерации. www.minsport.gov.ru (08.06.2015). әлеге чыганактан 2015-08-15 архивланды. 2017-05-17 тикшерелгән.(рус.). www.minsport.gov.ru (08.06.2015). 17 май 2017 тикшерелгән.
  6. Приказ Министерства спорта РФ от 25.03.2019 г. № 47-нг.(үле сылтама) Наградные приказы Министерства спорта России(рус.)
  7. Йылдың иң романтик ваҡиғаһы. «Йәшлек», 12.12.2020(башк.)
  8. Лилия Йосыпова. «Командадан командага күчеп йөрмим». «Ирек мәйданы», 7.11.2024, № 44(736), 10нчы бит

Сылтамалар

үзгәртү