Камилла Зөлкәрнәева
Камилла Зөлкәрнәева, Камилла Салават кызы Зөлкәрнәева (2021 елга кадәр Елисеева, 1998 ел, РФ, ТР, Тукай районы, Круглое Поле) ― спортчы (ирекле көрәш, билбаулы көрәш), Россиянең атказанган спорт мастеры (2020), билбаулы көрәш буенча өч мәртәбә дөнья чемпионы, Бөтендөнья күчмәләр уеннарының ике тапкыр чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры (2017).
Камилла Зөлкәрнәева | |
---|---|
Туган телдә исем | Камилла Салават кызы Зөлкәрнәева |
Туган | 1998 РФ, ТР, Тукай районы, Круглое Поле |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | РФ |
Һөнәре | спортчы (ирекле көрәш, билбаулы көрәш) |
Җефет | Артур Зөлкәрнәев |
Балалар | кызы Аиша |
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1998 елда Татарстанның Тукай районы Яр Чаллы янындагы Круглое Поле бистәсендә туган.
Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында укыган[1]. 2017 елда Уфага күчкән. Уфада аграр университетның агротехнологияләр һәм урман хуҗалыгы факультетын тәмамлаган.
Спортта уңышлары
үзгәртүТукай районы балалар-яшүсмерләр-спорт мәктәбендә тәрбияләнүче [2]. Башта ирекле көрәш белән шөгыльләнгән, аннан билбаулы көрәшкә күчкән. Беренче тренер-укытучысы ― Рафаэль Илгиз улы Гыйззәтуллин, Уфага күчкәч тренеры ― Рөстәм Илһам улы Зиякаев («Батыр» спорт мәктәбе).
2014 ― 1997-1999 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелеге (Теләче, Татарстан) ― алтын медаль (1 урын)[3].
2016 ― Күчмәләрнең Икенче Бөтендөнья уеннары[d] (Чолпон-Ата, Кыргызстан Республикасы) ― алыш буенча 55 кг га кадәр авырлык категориясендә ике тапкыр чемпион (ирекле стильдә финалда Эквадордан Луиза Мелендесны, классик стильдә Азәрбайҗан спортчысын җиңгән, җиңүченең призы 100 000 сом)[4].
2016 ― билбау көрәше буенча Россия чемпионаты (Владикавказ, Төньяк Осетия) ― 52 кг авырлык категориясендә 2нче урын (финалда Яр Чаллыдан спорт мастеры З. Ш. Әхмәдовага җиңелгән)[5].
2016 ― билбау көрәше буенча XIV дөнья чемпионаты һәм «Горэш» төрекмән милли көрәше буенча III дөнья чемпионаты (Яр Чаллы шәһәре, Татарстан) ― ирекле стильдә 52 кг авырлык категориясендә 1нче урын[6].
2017 ― яшүсмерләр арасында билбаулы көрәш буенча Россия беренчелеге (Воронеж) ― 52 кг авырлык категориясендә алтын медаль (1 урын).
2017 ― яшүсмерләр арасында сумо[d] буенча Россия беренчелеге (Смоленск) ― 55 кг га кадәр авырлык категориясендә 3нче урын.
2018 ― 18-20 яшьлекләр арасында билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелеге (Астана, Казакъстан) ― ирекле стиль белән 52 килограммга кадәр авырлыкта алтын медаль (1 урын)[7].
2019 ― билбаулы көрәш буенча Дөнья кубогы (Вильнюс шәһәре, Литва) ― алтын медаль[8].
2021 ― билбаулы көрәш буенча XIX дөнья чемпионаты («Ак Барс» көрәш сарае, Казан шәһәре) ― 58 кг авырлык категориясендә алтын медаль (1 урын)[9].
2021 ― билбаулы көрәш буенча Россия кубогы (Мәскәү) ― 58 кг авырлык категориясендә 1нче урын[10].
Бүләкләре, мактаулы исемәре
үзгәртү- 2017 ― Билбаулы көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры ― Россия Спорт министрлыгының 2017 елның 06 мартындагы 30 нг номерлы боерыгы [11][12][13]
- 2020 ― Билбаулы көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастеры
- 2020 ― Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Рәхмәт хаты ― спорт эшчәнлегендәге уңышлары өчен[14]
Шәхси тормышы
үзгәртүКияүдә. Ире Артур Зөлкәрнәев (Кыйгы районы Арыслан авылыннан), спортчы һәм тренер, билбау көрәше буенча халыкара класслы спорт мастеры, Россиянең атказанган спорт мастеры (яраткан кызына дөнья чемпионатында тәкъдим ясаган [15]). 2021 елда никах укытканнар. Кызлары Аиша (2022)[16].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ НГПУ - кузница чемпионов мирового уровня!
- ↑ Камилла Елисеева будет защищать честь России в чемпионате мира по борьбе. Муниципальное бюджетное учреждение «Спортивная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан
- ↑ Круглое Поле кызы Камилла Елисеева – билбаулы көрәштә дөнья чемпионы. Татар-информ, 30.12.2014
- ↑ Александр Медведев. Весомый вклад татарстанцев. РТ Онлайн, 09.09.2016(рус.)
- ↑ Камилла Елисеева одержала победу на чемпионате России. Sports Kids, 27.09.2016(рус.)
- ↑ Артур Мухин. В Набережных Челнах определились победители чемпионатов мира по борьбе на поясах и борьбе гореш. Министерство спорта Республики Татарстан, 1.11.2016
- ↑ Представители Башкирии завоевали медали первенства мира по борьбе на поясах. МК Уфа, 21.12.2018(рус.)
- ↑ Башкорт көрәшчеләре булдырды. Мәдәни Җомга, 21.08.2019
- ↑ Успех борцов на поясах Башкортостана. Спорт и ЗОЖ ВКонтакте, 1.11.2021(рус.)
- ↑ С победой из Москвы. bsau.ru, 25.04.2021
- ↑ Поздравляем с присвоением почетного звания «Мастер спорта России международного класса». Федерация борьбы на поясах Республики Татарстан
- ↑ Приказ Министерства спорта РФ от 17.10.2016 г. № 155-нг 2024 елның 18 гыйнвар көнендә архивланган.. Наградные приказы Министерства спорта России(рус.)
- ↑ Молодец, Камилла Салаватовна! Тукаевский муниципальный район, 10.04.2017
- ↑ Камилла Елисеева награждена Благодарственным письмом Главы Башкортостана. Советский район Уфа в Одноклассниках, 6.02.2020
- ↑ Йылдың иң романтик ваҡиғаһы. «Йәшлек», 12.12.2020(башк.)
- ↑ Лилия Йосыпова. «Командадан командага күчеп йөрмим». «Ирек мәйданы», 7.11.2024, № 44(736), 10нчы бит
Сылтамалар
үзгәртү- НГПУ - кузница чемпионов мирового уровня! YouTube видео, 2:07