Калып:Баш бит/Вакыйгалар/28 февраль
Гарәп Лигасы илләрендә Укытучылар көне, Фин һәм карел халыкларның Калевала көне, Һиндстанда Милли фән көне, һ.б.
- 1854 — АКШ республикан фиркасе нигезләнә.
- 1914 — татар композиторы Хөснул Вәлиуллин дөньяга килә.
- 1922 — Мисыр Бөекбританиядән бәйсезлеген игълан итә.
- 1927 — актер һәм режиссер Нури Сакаев вафат була.
- 1927 — татар ашчысы Юныс Әхмәтҗанов туа.
- 1940 — «Буржуаз милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эше буенча бер төркем татарлар хөкем ителә.
- 1951 — Шәмсия Җиһангирова, шагыйрә, мәгариф, радио һәм телевидение эшлеклесе туа.
- 1957 — Бөгелмә механика заводы сафка баса.
- 1991 — Фарсы култыгы сугышы тәмамлана.