Калып:Баш бит/Вакыйгалар/22 апрель
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/22 апрель битеннән юнәлтелде)
Халыкара Җир көне, Лиридалар метеор агымы максимумы, АКШта — Оклаһома көне, Бразилиядә — Ачу көне, Португалиядә — Милли геологик мирас көне, БМОда — Халыкара Җир-анабыз көне, һ.б.
- 1500 — Португалия сәяхәтчесе Педру Кабрал Бразилияне ача.
- 1529 — Испан империясе һәм Португалия үзара Көнчыгыш ярымшарны бүлешәләр.
- 1724 — алман фәлсәфәчесе, классик алман фәлсәфәсенең башлап җибәрүчесе Иммануил Кант туа.
- 1838 — Атлантик океан аша беренче тапкыр пароход уза.
- 1870 — сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, революционер Владимир Ленин дөньяга килә.
- 1903 — тарихчы-галим Әкъдәс Нигъмәт Курат туа.
- 1915 — артист Мөхәммәт Хәмзин дөньяга килә.
- 1923 — Казанда Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыяте барлыкка килә.
- 1937 — АКШ киноактёры, кинорежисёр, сценарист Джек Николсон туа.
- 1942 — галим Илфак Абдуллин дөньяга килә.
- 1945 — Кызыл армиянең алдынгы гаскәрләре Берлинга керә.
- 1994 — АКШның 37 нче президенты Ричард Никсон вафат.
- 2006 — татар шагыйрәсе Фирая Зыятдинова бакыйлыкка күчә.
- 2007 — Казанның Татнефть-Арена сараенда татар җырының II «Җиде йолдыз» Халыкара фестивале концерты узган.