Казан хәрби округы

(Казан хәрби бүлгесе битеннән юнәлтелде)

Казан хәрби округы (рус. Казанский военный округ, КазВО) — Россия империясендә һәм ССРБда булган кораллы көчләрнең оператив-стратегик берләшмәсе. Бүлгенең идарәсе Казан шәһәрендә урнашкан.

Казан хәрби округы
рус. Казанский военный округ, КазВО
Оештырылу елы {{{еллар}}}
Ил {{{ил}}}
Хәрби көчләр {{{хәрби көчләр}}}
Округлар эчендә {{{округ эчендә}}}
Фронтлар эчендә {{{эчендә}}}
Тибы {{{тибы}}}
Төр {{{төр}}}
Роль {{{роль}}}
Хәрби саны {{{зурлык}}}
Часть {{{командная_структура}}}
Урнашу {{{урнашу}}}
Гарнизон {{{гарнизон}}}
Кушамат {{{кушамат}}}
Шигарь {{{шигарь}}}
Төсләр {{{цвета}}}
Марш {{{марш}}}
Талисман {{{талисман}}}
Кирәк-яраклар {{{кирәк-яраклар}}}
Сугышлар {{{сугышлар}}}
Катнашу {{{сугышчан хәрәкәтләр}}}


Аеру билгеләре {{{аеру_билгеләре}}}
Хәзерге командир
Танылган командирлар Николай Ершов


Казан ХБ Россия империясе харитасында (алтын төс белән күрсәтелгән)

Тарих үзгәртү

Казан хәрби округы 1864 елда оештырылган һәм үз эченә Казан, Пермь, Вәтке, Пенза, Сембер, Сарытау һәм Әстерхан губерналарны керткән. 1881 елда Казан ХБ составына юкка чыгарылган Ырынбур хәрби округынең (Уфа, Ырынбур губерналары, Тургай һәм Җаек өлкәләре) территориясе кертелгән.

1918 елның 4 маендагы ХКШ фәрманына туры китереп, элекке Казан хәрби округынең территориясе Идел буе һәм Урал хәрби бүлгеләре арасында бүленә.

Икенче тапкыр Казан хәрби округы 1945 елның 9 июлендә барлыкка килгән, ул үз эченә Киров өлкәсен, Татарстан, Удмурт, Мари һәм Чуаш АССРларны керткән.[1]

Сәргаскәрләр исемлеге үзгәртү

  • 1864—1865 — генерал-адъютант, генерал-лейтенант Роман Кнорриң
  • 1865 — 4 февраль 1867 — генерал-лейтенант, инфантерия генералы Константин Семякин
  • 21 февраль 1867 — 16 апреля 1872 — генерал-адъютант, генерал-лейтенант, инфантерия генералы Борис Глинка-Маврин
  • 1872 — 25 май 1882 — генерал-лейтенант, инфантерия генералы Андрей Бруннер
  • 25 май 1882 — 26 август 1901 — генерал-адъютант, генерал-лейтенант, инфантерия генералы Григорий Мещеринов
  • 15 синтәбер 1901 — 25 октәбер 1905 — инфантерия генералы Андрей Косич
  • 7 дикәбер 1905 — 23 синтәбер 1907 — инфантерия генералы Иван Карасс
  • 24 синтәбер 1907 — 7 февраль 1912 — генерал-лейтенант, инфантерия генералы Александр Сандецкий
  • 7 февраль 1912 — 18 октәбер 1914 — инфантерия генералы, барон Антон Егорович Зальца
  • 6 гыйнвар — 8 августа 1915 — инфантерия генералы Платон Гейсман
  • 8 августа 1915 — март 1916 — инфантерия генералы Александр Сандецкий
  • март — июнь 1917 — инфантерия генералы Александр Мышлаевский,
  • июль — октәбер 1917 — зауряд (ягъни вазыйфаларын башкаручы)-полковник Павел Коровиченко,
  • ? — ноябрь 1917 — генерал Добрынин,
  • ноябер 1917 — май 1918 — прапорщик Николай Ершов
  • 1945 — генерал-лейтенант Пётр Ляпин
  • 1945-1946 — генерал-полковник Николай Гусев.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Советская военная энциклопедия. — Т. 4. — С. 30.