Кадом татарларыКадом шәһәрендә һәм аның янәшәсендәге территориядә (хәзерге вакытта Рязань өлкәсенең төньяк-көнчыгышы һәм Түбән Новгород өлкәсенең көньяк-көнбатышы) яшәгән татар халкы составындагы этнокатлау төркем. Төркем киңәеп баручы Россия дәүләте составына кергән территориянең ордын халкы нигезендә формалашкан. XV—XVIII гасырларда йомышлы катламына кергәннәр. Территориаль яктан да, административ яктан да күрше Касыйм ханлыгына (1452—1681) карамаганнар, әмма хәрби хезмәт еш кына касыйм татарлары белән берлектә узган. Хезмәт (чик буе), кагыйдә буларак, елның җылы вакытында ике төркем («яртылар») белән чиратлашып барган. Хәрби походлар вакытында, бер үк вакытта ике «яртылар» чакырылырга мөмкин булган. Аерым затлар «административ хезмәт» үткән, толмач, язучылар, илчеләр булып хезмәт иткәннәр[1].

XVIII гасыр башында Пётр I указы белән, чукындырудан баш тарткан башка йомышлы татарлар төркеме белән беррәттән, кадом татарлары дәүләт крестьяннары составына күчерелә. Башка йомышлы татарлар төркеме белән берлектә көнчыгышка күчү нәтиҗәсендә татар халкының мишәрләр субэтносын барлыкка китерәләр. Региондагы хәзерге татар халкына карата термин кулланылмый. Кадом татарларының тарихи төбәктә эре торак пункты — Әҗе авылы[1].

Кадым морзаларының фамилияләре үзгәртү

  • Аганиннар (кенәз нәселе)
  • Дивеевлар
  • Енгалычевлар
  • Маминнар
  • Мансыревлар
  • Токшеиковлар
  • Тугушевлар
  • Балюковлар
  • Бәхтегазиннар
  • Бегишевләр
  • Бигловлар
  • Богдановлар
  • Дәүләт-Кильдеевлар
  • Енгатовлар
  • Илышевлар
  • Кырымлылар
  • Маматовлар
  • Облесимовлар
  • Сөндековлар
  • Уразгилдеевлар
  • Чормонтеевлар

Тарих үзгәртү

Кадом татарларын Кырым, Казан һәм Әстерхан ханлыклары белән сөйләшүләрдә руслар тәрҗемәчеләр буларак кулланганнар. Өстәвенә, әлеге эшчәнлек кадом татарлары өчен шулкадәр гадәти булган, хәтта ул мирас буенча тапшырылган. Бер тылмач (тәрҗемәче) үлсә, әсирлеккә эләксә яки картлык буенча хезмәт итә алмаса, аның урынына Кадомнан аның туганы тәкъдим ителгән. 1632 елда, тылмач Александр Семёнов үз вазыйфаларын үти алмый башлагач, кадом татары Келмеш Алышев үзен бушаган урынга алуларын сорый. Соңрак Илчелек приказында тылмач булып Кадом краенда туып-үскән Кучукай Сакаев хезмәт иткән[2].

XVII гасыр ахыры — XVIII гасыр башында кадом татарлары Түбән Новгород өлкәсе территориясенә күчеп киләләр һәм 34 татар җирлегендә, шулай ук Пенза өлкәсендә (Вадинский һәм Спас районнары), Тамбов өлкәсендә һәм Мордовиядә (Торбеев районында) урнашалар. Хәзер Түбән Новгород өлкәсенең төрле шәһәрләрендә, Мәскәү, Санкт-Петербургта, шулай ук Канадада, Эстония һәм Финляндиядә яшиләр[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Кадом. Тарих. Җирле идарә
  2. 2,0 2,1 Татары-мишари в панораме веков