Инсаф Абдуллин
Инсаф Абдуллин (Инсаф Абдулла) – телевидение дикторы, алып баручы,[3] Казан театр һәм музыка укуханәләре мөгаллиме. Татарстанның атказанган артисты.
Инсаф Абдуллин | |
---|---|
Туган | 15 декабрь 1963 (61 яшь) Федоровка районы Әтәч авылы |
Яшәгән урын | Фатыйх Әмирхан проспекты, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Салават индустриаль көллияте[2] һәм Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | диктор |
Җефет | Нурфия |
Балалар | улы Айрат, кызы Асия |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган артисты |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1963 елның 15 декабренда БАССР Федоровка районы Әтәч авылында туган. Туган авылында 8 еллык мәктәпне бетергәч, Салават индустрия техникумында укый. Хәрби хезмәттә була. Казан дәүләт университетын тәмамлый (диплом эше: Телевидениедә мәгълүмат программаларының теле һәм стиле).
Хезмәт баскычлары
үзгәртүБалачактан яхшы җырлаган Инсафның укытучы я актёр буласы килә. 1983 елда Казан театр училищесы директоры Мәсгут Имашев киңәше белән Камал театрының актёрлык курсына (Шамил Бариев, Рабит Батулла курсы) укырга керә. Асия Хәйруллинадан сәхнә теле серләренә өйрәнә. М. Горький исемендәге мәдәният йортында хорда җырлый.
Диктор
үзгәртүКонкурстан үтеп, татар радиосында 5 ел диктор булып эшли. Дикторлар конкурсында җиңеп, Татарстан телевиденисенә (хәзер «Россия 1. Татарстан») эшкә күчә. «Татарстан-Яңа гасыр» каналында иртәнге җомга тапшыруларын алып бара.
Актёр
үзгәртүТР мәгариф министрлыгы каршындагы театр-студиядә (оештыручысы Фәрит Хәбибуллин) (хәзер Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры) спектакльләрендә төп рольләрдә уйный.
Мөгаллим
үзгәртүСәхнәгә булган мәхәббәте Казан театр училищесынә алып килә: татар сәхнә теле фәненнән укыта, курсларның сәнгать җитәкчесе була. Татар эстрадасы өчен сөйләм жанры актёрлары әзерли. Моның өчен өр-яңадан үз методикасын булдырырга туры килә. М. Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортында «Нур» балалар студиясендә дәресләр алып бара. И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә булачак җырчыларны сәхнә теле нигезләренә өйрәтә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Татарстанның атказанган артисты
- 2022 ― «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчесе – «Журналистикага тугърылык» номинациясендә – «ТНВ» каналында чыгучы «Татарлар» тапшыруы алып баручысы буларак[4].
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртүМ. Кәримова. Инсаф Абдуллин иртәнге эфирга кире кайтты. «Казань», № 12, 2013 ISSN 0869-6616 (рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Инсаф Абдулла белән очрашу
- Инсаф Абдуллин иртәнге эфирга кире кайтты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.(рус.)