Иман нуры (мәчет, Нефтекама)

ислам гыйбадәтханәсе (Нефтекама, Башкортстан, Россия)

«Иман нуры» җәмигъ мәчете (баш. «Иман нуры» йәмиғ мәсете) ― Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Нефтекама ахунлыгы составындагы «Нефтекамадагы 130нчы мәхәллә» җирле мөселман дини оешмасы карамагында. Имам-ахун ― Әхмәтгәрәй улы Сабирҗан хәзрәт Сәлимгәрәев[1].

Мәчет
Иман нуры
баш. «Иман нуры» йәмиғ мәсете
Ил Россия
Шәһәр 452680,
Башкортстан,
Нефтекама, Дорожная ур., 12
Координатлары 56°05′20″N, 54°14′47″E
Дин Ислам
Мәхәллә ҮДН Нефтекама ахунлыгы / Нефтекамадагы 130нчы мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы керү юлы өстендә урнашкан мәчет
Төзелеш еллары 1992 ел1995 ел
Төп даталар:
1995 ел – ачылу
Приделы мәдрәсә
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Тарих үзгәртү

 
«Иман нуры» җәмигъ мәчете

Мөселманнарның җирле дини оешмасы мәчет корганга кадәр, җомга намазлары Касёво(рус.) авылы Воробьев урамы 53нче йортта үткәрелгән. Әлеге йорт хуҗабикәсе Самирә ханым Гайнанова булган (1909 елда Минзәлә өязе Иске Семиостров авылында туган)[2].

1991 елда Нефтекамада һәм Кызыл Кама районында бер мәчет тә булмаган.

Мөселманнарның җирле дини оешмасы, теркәлү узгач та, мәчет төзү башлангычы белән чыга. Шәһәр мэры Салават Корманов хуплавы белән, элекке «Комета» кинотеатры янәшәсендә җир участогы бүленеп бирелгән.

1992 елда шәһәр мөселман җәмгыяте «Әрләннефть» НГДУ 5нче нефтепромыселы инженер-технологы вазифасыннан пенсиягә чыккан Әхмәтгәрәй улы Сабирҗан Сәлимгәрәевны бертавыштан имам-хатиб итеп сайлый, Югары мөфти Тәлгать Таҗетдин аны әлеге вазифада раслый. Сабирҗан хәзрәт Сәлимгәрәев Россия Ислам университетын тәмамлый[3].

Мәчет бинасын, тәһарәтханәне һәм имам-хатиб өчен торак йорт төзелеше проектын «Новатор» яшьләр үзәге хезмәткәрләре (инженер Ә. Ямалетдинов, архитектор Р. Гыйздуллина) төзегән. Мәчетнең төзелеш өлеше сметасын «Башсельмаш» заводының ОКС хезмәткәрләре Р. Шәрипов, Л. Зайцева төзи. Б. Солонко җитәкчелегендәге «Башжилкоммунпроект» остаханәсе коллективы инженерлык челтәрләрен, шулай ук территориядә җир эшләрен проектлауны, җыелма смета төзүне башкара[4].

1993 елда мәчеткә беренче нигез ташы салынган. Мәчет төзелешен СУ-4 һәм БНПС тресты алып барган.

Нефтекама җәмигъ мәчете 1995 елда төзелеп беткән. Классик мәчетләр архитектурасы стилендә кирпечтән төзелгән бина, гөмбәзе юк, берничә яруслы биек манарасы керү юлы өстендә урнашкан. 400 кешене сыйдыра[5].

Машина төзелеше техникумы тулай торагыннан күчеп, «Иман нуры» мәдрәсәсе дә мәчет белән бер түбә астына керә. 2014 елда аерым мәдрәсә бинасы, хатын-кызлар өчен гыйбадәт залы биналары төзелә[6].

ҮДНның Нефтекама ахунлыгы Яңавыл, Калтасы, Кызыл Кама районнарын һәм Нефтекама шәһәре мөселманнарын берләштерә. 1992 елдан 2020 елга кадәр Кызыл Кама, Калтасы, Яңавыл районнарында 32 мәчет төзелгән һәм уңышлы эшләп килә.

Җитәкчелек үзгәртү

Басма органы үзгәртү

Нефтекама ахунлыгының басма органы – Нефтекама җәмигъ мәчете чыгара торган «Ислам Нуры» газетасы. Мөхәррире – Ә. Ш. Шакиров.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү