Лена Садыйкова-Сабитова, Лена Бинъямин кызы Садыйкова-Сабитова (әдәби псевдонимы Иделбикә, кыз фамилиясе Садыйкова, 1930 елның 19 августы, ССРБ, РСФСР, БАССР, Мәсәгуть кантоны, Яңа Мөслим2020 елның 14 июне, РФ, Сембер) — шагыйрә, 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова (2010), Сембер өлкәсенең Габделҗаббар Кандалый һәм Сәхаб Урайский исемендәге премияләре лауреаты. Байтак кына шигырьләренә җырлар язылган.

Иделбикә
Лена Садыйкова-Сабитова
Л.Б.Садыйкова-Сабитова.jpg
Тугач бирелгән исеме: Лена Бинъямин кызы Садыйкова
Псевдонимнар: Иделбикә
Туу датасы: 19 август 1930(1930-08-19)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, БАССР, Мәчетле районы, Яңа Мөслим
Үлем датасы: 14 июнь 2020(2020-06-14) (89 яшь)
Үлем урыны: РФ, Сембер
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1989—2020
Юнәлеш: поэзия
Жанр: шигырь, җыр
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Мәхәббәтнең мең фасылы» (1997, Сембер)
Бүләкләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1930 елның 19 августында БАССР Мәсәгуть кантоны(рус.) (хәзерге Мәчетле районы) Яңа Мөслим авылында укытучылар гаиләсендә бишенче бала булып туган. Әтисе — Бинъямин Зариф улы Уфада «Галия» мәдрәсәсен, әнисе – Гыйззениса Зәки кызы да Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең кыз балалар мәктәбен тәмамлаган мәгърифәтле мөгаллимнәр. Абыйсы Фәһим Садыйков (1928—1998) — фәлсәфәче, БР ФА академигы (1998), фәлсәфә фәннәре докторы (1973), профессор (1974), БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1977).

1938—1945 елларда туган авылының җидееллык мәктәбендә, сигезенче сыйныфны күрше Олы Ака авылы мәктәбендә укый.

1943 елда әнисе вафат була, әтисе икенче мәртәбә өйләнеп яңа гаилә кора.

1946 елда Лена, авылда укуын ташлап, Первоуральск шәһәренә апасы янына китә һәм шунда сигезенче сыйныфны тәмамли. Хезмәт юлын икмәк пешерү заводында кара эшче булып башлый, аннары торбалар җитештерү заводында ОТК контролеры булып эшли. Кичке техникумда «техник-контролер» белгечлеге ала. 1950 елда Урта Азиягә, Ташкентка, икенче апасы янына күчеп китә. Берьеллык курста «геодезия һәм картография» белгечлеге алып, дүрт елдан артык картография цехында хезмәт итә. Эшче-яшьләрнең кичке мәктәбендә укып, өлгергәнлек аттестаты ала.

1955 елдан иренең хезмәте белән бәйле төбәкләрдә (Новокузнецкида, Сембер өлкәсенең Барыш һәм Сембер шәһәрләрендә): картограф, газета редакцияләрендә корректор, корреспондент булып эшли. Читтән торып укып, Сембер педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган (1973).

ИҗатыҮзгәртү

1989 елда Сембердә татарча чыга башлаган «Өмет» газетасы белән хезмәттәшлек итә, «Казан утлары», «Сөембикә», «Аргамак», «Мәйдан» журналлары, «Шәһри Казан», «Сабантуй», «Заман-Татарстан», «Ватаным Татарстан» газеталарына иҗат эшләрен җибәреп тора. Башкортстанда да аның иҗаты билгеле. Шагыйрәнең дөнья күргән беренче ике шигъри җыентыгы – «Мәхәббәтнең мең фасылы» (1997) һәм «Бәхеткә үс, Кеше!» (2000) исемле китаплары Сембердә нәшер ителә. 2003 елда Казанда «Дөнья авазлары» дигән өченче китабы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев фатихасы һәм ярдәме белән басыла.

Иделбикәнең байтак шигырьләре Таулы Алтай шәһәрендә яшәүче кызы, рус телендә иҗат итүче шагыйрә Лилия Юсупова тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән, «Незримый свет» (1997), «Неслучайная встреча» (1998), «Качнется маятник» (1999), «Двойной портрет» (1999), «Избранное» (2002) дип аталган шигъри китапларында урын алган.

2020 елның 14 июнендә Сембердә вафат[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү