Зөлфия (шагыйрә)

(Зөлфия битеннән юнәлтелде)

Зөлфия, әдәби исеме, тулы исем-фамилиясе Зөлфия Исраил кызы Исраилова, үзб. Zulfiya Isroilova, زلفيه اسرائيل قيزى, Зулфия Исроилова (1915 елның 14 марты, Төркистан, Ташкәнт1996 елның 23 августы, Ташкәнт) — шагыйрә, тәрҗемәче, мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе. Үзбәкстанның халык шагыйре (1965), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1984).

Зөлфия
үзб. Zulfiya

З.И. Исраилова (1915-1996)
Тугач бирелгән исеме: Зөлфия Исраил кызы Исраилова
Туу датасы: 14 март 1915(1915-03-14)
Туу урыны: Төркистан Ташкәнт
Үлем датасы: 23 август 1996(1996-08-23) (81 яшь)
Үлем урыны: Ташкәнт
Милләт: яһүдә[1]
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Эшчәнлек төре: шагыйрә, мөхәррир
Иҗат итү еллары: 1931-1996
Юнәлеш: поэзия
Жанр: шигырь, дастан
Иҗат итү теле: үзбәк теле
Дебют: 1931
Премияләр: ССРБ дәүләт премиясе (1976)Социалистик Хезмәт Каһарманы(1984)
Бүләкләр: Ленин ордены — 1959Ленин ордены — 1984Хезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХалыклар дуслыгы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1915 елның 1 (14) мартында Ташкәнттә тимерче гаиләсендә туган. Югары мәдәниятле ата-анасы кызларында нәфис сүзгә игътибар һәм мәхәббәт уята алган. Ташкәнттә хатын-кызлар педагогия уку йортын тәмамлагач (1934), Үзбәкстан ССР ФА каршындагы Тел һәм әдәбият институтына аспирантурага укырга керә.

Хезмәт юлы

үзгәртү
  • 19381940 елларда Үзбәкстан ССР яшьләр һәм үсмерләр әдәбияты нәшрияты мөхәррире.
  • 1940-1950 елларда Үзбәкстан ССР дәүләт нәшриятында бүлек мөдире.
  • 19501952 елларда «Ўзбекистон хотин-қизлари» (Oʻzbekiston xotin-qizlari) (тат. Үзбәкстан хатын-кызлары) (хәзерге «Saodat», «Саодат») (тат. Сәгадәт, Бәхет) журналының бүлек мөдире, 19531985 елларда баш мөхәррире.

1930 елларда әсәрләре нәшер ителә башлый. Беренче шигыре 1931 елда «Ишчи» (тат. Эшче) газетасында басылган. Беренче шигырьләр җыентыгы «Ҳаёт варақалари» (тат. Гомер битләре) 1932 елда дөнья күрә. «Тимерай» (1934), «Кызлар җыры» (1939), «Аны Фәрхәт дияр иделәр» (1943), «Аерылышкан көннәрдә» (1944), «Хулкар» (1947), «Таңны җырлыймын» (1950), «Җаныма якын җаннар» (1958), «Лирика» (1965), «Уйлар» (1965), «Башлам» (1959), «Гомер юллары» (1974, ССРБ дәүләт бүдәге, 1976), «Мәхәббәт» (1981) һ.б. китапларында үзбәк халкының фаҗигале һәм тулы канлы иҗтиһатлы тормышын сурәтли.

1950 елларда Азия һәм Африка язучыларының тынычлык өчен хәрәкәтендә актив катнашып, Һиндстан, Мисыр, Япония һ.б. бик күп илләрдә була, сәфәрләренең тәэсирләрен китапларында язып чыга.

Ире язучы Хәмид Алимҗанның (1909-1944) мирасын барлау һәм нәшер итүгә дә игътибарлы була.

А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Н.А. Некрасов , М. Вакыйф, Л. Украинка, М. Дилбози, С. Капутикян, Е. Огнецвет, М. Кәрим, Амрита Притам һ.б. әсәрләрен үзбәкчәгә тәрҗемә итә. Әсәрләре чит ил телләренә тәрҗемә итеп чыгарылган.
Вафатыннан соң «Кояшлы каләм» китабы чыга (1995).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Гаиләсе

үзгәртү

Ире Хәмид Алимҗан (1909-1944), язучы, Үзбәкстан ССР язучылар берлеге рәисе. 1935 елда гаилә корганнар. 1944 елда автокырылышта һәлак булган.

  • Ташкәнттә урамга исеме бирелгән.
  • 2004 Зөлфия исемендәге Үзбәкстан дәүләт бүләге (хатын-кызлар өчен) булдырылган.
  • 2008 Ташкәнттә һәйкәл куелган.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү