Зәки Рахмангулов

Зәки Рахмангулов, Зәки Салават улы Рахмангулов (Рахманкулов[1], 1923 елның 5 июне, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Куандык районы, Бузулук — 2009 елның 28 июле, РФ, Ырынбур өлкәсе, Медногорск) — металлург, Ырынбур өлкәсе Медногорск бакыр-күкерт комбинатының өлкән горновое, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966). Бөек Ватан сугышында катнашкан. Медногорскиның шәрәфле ватандашы (1979)[2].

Зәки Рахмангулов
Туган телдә исем Зәки Салават улы Рахмангулов
Туган 5 июнь 1923(1923-06-05)
РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Куандык районы, Бузулук
Үлгән 28 июль 2009(2009-07-28) (86 яшь)
РФ, Ырынбур өлкәсе, Медногорск
Күмү урыны Ырынбур өлкәсе
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре металлург
Балалар дүрт баласы
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Социалистик Хезмәт КаһарманыЛенин орденыII дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1923 елның 5 июнендә Ырынбур өлкәсенең Куандык районы Бузулук авылында туган. Бик яшьли ятим калып, чит гаиләдә тәрбияләнә. 1938 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта эшли. 1939 елда комсомол путевкасы белән Чкалов (хәзерге Ырынбур) өлкәсе Медногорск шәһәрендә һөнәр укуханәсендә укый, бер үк вакытта Медногорск бакыр-күкерт комбинатында горновой булып эшли.

Бөек Ватан сугышында үзгәртү

1942 елның маенда үзе теләп фронтка китә. Сталинград һәм 2нче Украина фронтларында сугыша. Сталинградтан Венага кадәр сугышчан юл уза. Яралана.

1947 елда хәрби хезмәттән азат ителгәч, үзе эшләгән заводка кире кайта, һөнәр укуханәсендә производствога өйрәтү мастеры булып эшли. 19501973 елларда Медногорск бакыр-күкерт комбинатының өлкән горновое.

Төсле металлургияне үстерүдәге зур уңышлары өчен ССРБ Югары шурасы президиумының 1966 елның 20 мае указы белән Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә.

1973 елда пенсиягә чыга. 22 ел «Металлург» санаторий-профилакториендә хуҗалык мөдире булып эшли. 1965 елдан башлап, Медногорск шәһәр шурасына депутат булып сайлана, берничә ел шәһәр ветераннары штабын җитәкли.

2009 елның 28 июлендә Медногорскида вафат, шәһәр зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 197нче бит
  2. Почётные граждане г. Медногорска 2016 елның 20 декабрь көнендә архивланган.(рус.)
  3. Рахмангулов Закей Салаватович(рус.)
  4. Металлурги ММСК возвели Аллею героев 2020 елның 22 сентябрь көнендә архивланган.(рус.)