Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте

үзәкләшкән дини оешма (Хабаровск, Россия)

Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте (рус. Духовное управление мусульман Дальнего Востока) ― Россия мөселманнарының ҮДН составындагы үзәкләштерелгән дини оешма, Ерак Көнчыгыш федераль округындагы (Диңгез буе, Хабаровск крайлары, Сахалин, Магадан, Амур һәм Яһүд автономияле өлкәләре) кайбер җирле мөселман дини оешмаларын (мәчетләр һәм мәхәлләләр) үз контроле астында берләштерә.

Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте
рус. Духовное управление мусульман Дальнего Востока
офис:

680026
Россия байрагы Россия / Хабаровск крае, Хабаровск, Чкалов ур., 1

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Рәис

мөфти Әхмәт хәзрәт Гарифуллин

Нигезләү
ҮДН президиумы карары

2014 ел

Россия юстиция министрлыгында теркәлү

2015 ел

https://dumdv.ru/

2020 елда Хабаровск крае территориясендә 40 меңнән артык мөселман яшәгән[1].

Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенә керүче мәхәллә әгъзаларының шактый зур өлешен Урал-Идел буеннан чыккан татарлар һәм башкортлар, Төньяк Кавказ халыклары вәкилләре, шулай ук Урта Азия эмигрантлары (зур күпчелеге таҗиклар) тәшкил итә [2].

2014 елда Үзәк Диния нәзарәте Президиумы карары белән оештырыла һәм 2015 елның 14 маенда Мәскәүдә РФ Юстиция министрлыгында теркәлү уза[3]. Ерак Көнчыгышта Диния нәзарәте булдыруның төп идеясе ― гамәлдәге барлык мөселман структураларын һәм җәмгыятьләрен бер үзәкләштерелгән дини структура эгидасы астында берләштерү.

Беренче тапкыр әлеге дини оешманы оештыру турында рәсми белдерү 2015 елда Хабаровск шәһәрендә I мөселман форумында булган, анда Үзәк Диния нәзарәте администрациясе җитәкчесе Мөхәммәт хәзрәт Таҗетдин устав документларын, элек Югары мөфтинең Ерак Көнчыгыштагы Тулы вәкаләтле вәкиле генә булган Әхмәт хәзрәт Гарифуллинны мөселманнарның Диния нәзарәте рәисе итеп билгеләү турында боерыкны тантаналы рәвештә тапшыра.

Диния нәзарәте төбәк мөселман җәмгыятьләре белән элемтәләр урнаштыра һәм Диңгез буе, Хабаровск крайлары, Сахалин, Магадан, Амур һәм Яһүд автономияле өлкәләре дини оешмаларын үз контроле астында берләштерә. Дини җәмгыятьләр әлегә кадәр автоном рәвештә үсеш алганга күрә, аларның үсеш дәрәҗәләре дә төрле булган. Мөселман җәмгыятьләре оешкан урында Диния нәзарәте алар белән хезмәттәшлек итү һәм аларны Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте составына кертү турында килешү имзалый. Башка төбәкләрдә Диния нәзарәте җирле дини җәмгыятьләр (мәхәлләләр) булдыру һәм мәхәллә рәисләрен һәм имамнарны билгеләү инициативасын үз өстенә ала. Диния нәзарәте имамнарның квалификация дәрәҗәсен контрольдә тота, шуңа бәйле рәвештә Россиянең әйдәп баручы Ислам университетлары белән элемтәләр урнаштырылган. Имамнарның квалификациясен күтәрү курслары даими үткәрелә. Югарыда күрсәтелгән өлкәләр территориясендә мәчетләр һәм гыйбадәт йортлары төзү буенча эш алып барыла.

Диния нәзарәте РФ президенты грантына «Ерак Көнчыгыштагы мөселманнар: тарих һәм хәзерге заман» китабы нәшер итә һәм шул ук исемдә фильм төшерә[4].

Структура

үзгәртү

Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте идарәсе астында Ерак Көнчыгыш федераль округындагы 9 төбәк дини оешмасы бар. Координацияләү буенча эшне округта Ерак Көнчыгыш имамнарының координация Советы алып бара[5].

  • Хабаровск шәһәренең «Әл-Фуркан» мәхәлләсе мәчете
  • Хабаровск шәһәренең «Көньяк» мәхәлләсе мәчете (Мөхәммәткәрим хәзрәт Сәидрахмонов)
  • Хабаровск шәһәренең Выборг урамындагы гыйбадәт йорты (Машраб хәзрәт Ахматов)
  • Хабаровск шәһәренең Чкалов урамындагы гыйбадәт йорты (Али хәзрәт Гаймалтдинов)[6]
  • Ванино
  • Совет Гаване
  • Корсаково
  • Холмск
  • Яһүд автономияле өлкәсе[7]

Җитәкчелек

үзгәртү
 
Ерак Көнчыгыш мөфтие ― Әхмәт хәзрәт Гарифуллин
  • 2015 елдан Диния нәзарәте рәисе, Ерак Көнчыгыш мөфтие ― Әхмәт хәзрәт Гарифуллин (Артур Сирень улы Гарифуллин), 1986 елгы, Россия Ислам университетын тәмамлаган (2011)[8].
  • Мөфти урынбасары Мурсаль хаҗи Гиндуллин, элегрәк Хабаровск крае һәм Яһүд автономияле өлкәсенең имам-мөхтәсибе
  • Мөфти урынбасары Идрис хәзрәт Камалиддин
  • Мөфти урынбасары, Хабаровск крае һәм Яһүд автономияле өлкәсенең имам-мөхтәсибе Абдуджаббор хәзрәт Кодиров
  • Мөфти киңәшчесе, «Көньяк» мәхәлләсе имам-хатыйбы Мөхәммәткәрим хәзрәт Сәидрахмонов
  • Голамәләр шурасы рәисе, Сахалин өлкәсе имам-мөхтәсибе Мөхәммәтякуб хәзрәт Мадаминов
  • Бикин шәһәре имамы Сәгыйд хаҗи Багамаев
  • Сәхабә Әбу Губәйдә исемендәге мәхәллә имам-хатыйбы Али хәзрәт Гаймалтдинов
  • Нәзарәтнең мәгариф бүлеге җитәкчесе Абдулла хәзрәт Габдрахманов
  • Ерак Көнчыгыш мөселман хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Махина ханым Султонова
  • «Рәхим» мәхәлләсе рәисе Махситали Тохтосинов [9]
 
«Әл-Фуркан» мәхәлләсе мәчете

Хабаровск мөселманнары Яшьлек урамы районында 2013 елда мәчет төзи башларга тырыша, ләкин бу планнарга башта «Демвыбор»[d] партиясенең төбәк бүлеге инициативасы белән оештырылган протестлар, аннары Амурда су басу комачаулый[10].

2024 елның мартында, Рамазан аенда, Хабаровскида беренче Җәмигъ мәчете төзелә башлаган [11].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Духовное управление мусульман Дальнего Востока призывает верующих отметить Ураза-байрам дома. Пресс-служба губернатора и правительства Хабаровского края, 21.05.2020
  2. Дальний Восток России - территория межнационального и межконфессионального мира и согласия. Проекты
  3. ДУМ Дальнего Востока (ИНН 2722043021)
  4. Мусульмане Дальнего Востока: история и современность, или зачем надо знать, кто ваш сосед. AmurMedia.ru, 22.11.2019
  5. Программу развития ДУМ Дальнего Востока до 2026 года одобрил II мусульманский форум «Ислам на Дальнем Востоке: Территория единства и согласия»
  6. Члены Совета имамов Хабаровска обсудили рабочие вопросы. ДУМ ДВ, 24.01.2024
  7. Верховный муфтий провёл встречу с председателем Регионального духовного управления мусульман Дальнего Востока
  8. Муфтий. Духовное Управление Мусульман Дальнего Востока
  9. Служители. Духовное Управление Мусульман Дальнего Востока
  10. Соборная самостоятельность. Коммерсантъ Хабаровск, 12.05.2016(рус.)
  11. В Хабаровске начинается строительство соборной мечети. Недвижимость Хабаровск, 8.03.2024(рус.)

Сылтамалар

үзгәртү