Хабаровск мәчете

Ислам гыйбадәтханәсе (Хабаровск, Россия)

Хабаровск мәчете (рус. Мечеть г.Хабаровска) ― Россия Федерациясенең Хабаровск крае административ үзәге Хабаровск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының ҮДН составындагы Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле дини җәмгыяте («Әл-Фуркан» мәхәлләсе) карамагында.

Мәчет
Хабаровск мәчете
Ил Россия
Шәһәр 680014,
Хабаровск крае, Хабаровск, Тимер юл районы[d], Костромская ур., 23.
Дин Ислам
Мәхәллә Ерак Көнчыгыш МДН / җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манарасы һәм гөмбәзе түбәдә
Төп даталар:
2013 ― үзгәртеп кору эшләре
Халәте гамәлдә
Сайт mechet_khv Рәсми сайт

Мөселман җәмгыяте мәгълүматлары буенча, шәһәрдә 40 мең ислам динен тотучы кеше яши. Башка мәгълүматлар буенча, исламны үз дине дип 12 мең кеше, шәһәр халкының якынча 2 % ы саный[1].

2008 елның апрелендә Хабаровскида «Али» сәүдә үзәге янәшәсендә «Әл-Фуркан»[2] җирле мөселман дини җәмгыяте (мәхәллә) оеша. Мәхәллә Ерак Көнчыгыш федераль округында яшәүче мөселманнар өчен мәдәни-рухи үзәккә әйләнә. Шәһәр мөселманнары дини йолаларны башкаруда зур кыенлыклар кичерә. Яңа дини оешма (мәхәллә) барлыкка килгәч, җылытылмаган һәм бернинди коммуникацияләре булмаган агач бинада мәчет эшли башлый. Кыска вакыт эчендә мәчетнең тышкы һәм эчке бизәлеше үзгәртеп ясалган. Гыйбадәтханә янында аерым өч катлы бина төзелә, анда мәдрәсә урнашкан. 20 меңлек шәһәр мөселманнары өчен бер мәчет катастрофалы рәвештә җитми. Җомга көннәрендә мәдрәсәдән җиһазлар алып чыгарга туры килә, җомга намазына килгәннәрнең күбесе урамда урнашырга мәҗбүр[3].

Мәчет үзәккә якын шәхси секторда урнашкан, хәләл кафесы булган кечкенә ишегалды бар. Намаз вакытларында мең ярымга кадәр кешене сыйдырачак Ислам мәдәни үзәген төзү планнары тормышка ашырыла.

Хабаровск мәчете янында, мәдрәсәдән тыш, гарәп, рус һәм татар телләре курслары оештырылган, хатын-кызлар өчен аерым махсус дәресләр үткәрелә. Шәһәрдә Россия Үзәк Диния нәзарәтенең җирле хатын-кызлар мөселман дини оешмасы «Мөслимат» эшли.

Мәдрәсә

үзгәртү

Хабаровск шәһәрендәге мәдрәсә пансионат принцибы буенча эшли: укучылар мәдрәсә торагында яшиләр, дөньяви гомуми белем бирү мәктәбенә укырга йөриләр, укучыларның яше 12 яшьтән 20 яшькә кадәр. Хабаровскида мәдрәсә эшчәнлеге тулысынча Ерак Көнчыгыш төбәге мәхәлләләрен квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Шәкертләрне беренче көннәрдән үк алга таба Ерак Көнчыгышта эшләүгә юнәлдерәләр. Шул сәбәпле мәктәптә рус телен укытуга зур басым ясала. Бүген төбәктә дини теория һәм практика өлкәсендә белгечләр җитми, мәдрәсәнең чыгарылыш укучылары бу проблеманы берничә елдан соң хәл итә алачак.

Яңа мәчет төзү проблемасы

үзгәртү

Хабаровск мөселманнары Яшьлек урамы районында 2013 елда мәчет төзи башларга тырыша, ләкин бу планнарга башта «Демвыбор»[d] партиясенең төбәк бүлеге инициативасы белән оештырылган протестлар, аннары Амурда су басу комачаулый[4].

2024 елның мартында, Рамазан аенда, Хабаровскида беренче Җәмигъ мәчете төзелә башлаган[5]. Яңа мәчет ислам архитектурасының традицион кануннары буенча заманча төзелеш технологияләрен кулланып төзелә. Ул шәһәр администрациясе бүлеп биргән иркен участокта урнашачак. Мәчет комплексында гыйбадәт заллары, административ биналар, чаралар үткәрү өчен зал, шулай ук мөселман китапханәсе һәм конференцияләр залы каралган[6].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Много шума и мечеть: построят ли в Хабаровске мусульманский храм? АиФ Хабаровск, 19.05.2016(рус.)
  2. «Әл-Фуркан» сүрәсе (гарәп. سورة الفرقان‎, Аергыч) — Коръән Кәримнең 25нче сүрәсе
  3. Соборная мечеть г. Хабаровск. ЦДУМ(рус.)
  4. Соборная самостоятельность. Коммерсантъ Хабаровск, 12.05.2016(рус.)
  5. В Хабаровске начинается строительство соборной мечети. Недвижимость Хабаровск, 8.03.2024(рус.)
  6. Строительство соборной мечети начинается в Хабаровске. Transsibinfo, 6.03.2024

Сылтамалар

үзгәртү