Дәлир Күзәев

татар футболчысы, Русия җыелма командасы уенчысы
(Дәлир Хуҗаев битеннән юнәлтелде)

Дәлир Әдһәм улы Күзәев (рус. Далер Адьямович Кузяев, 1993 елның 15 гыйнвары, Чаллы, Татарстан, Россия) — Россия футболчысы (ярымсакчы), Россия милли футбол җыелма командасы әгъзасы. Россиянең атказанган спорт мастеры (2018).

Дәлир Күзәев
Туган телдә исем тат. Дәлир Әдһәм улы Күзәев
тат. Dälir Ädhäm uğlı Xucayıf
тат. Дәлир Әдһәм улы Хуҗаев
Туган 15 гыйнвар 1993(1993-01-15)[1] (31 яшь)
Чаллы, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
 Таҗикстан
Һөнәре футболчы
Ата-ана
Кардәшләр Руслан Адьямович Кузяев[d]
Спорт такымы әгъзасы Ахмат, Карелия[d], Нефтехимик, Зенит һәм Русия милли аяк тубы җыелмасы

 Дәлир Күзәев Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Дәлир Күзәев 1993 елның 15 гыйнварында Яр Чаллыда туа. Милләте буенча татар[2]. Ике яки өч яшьтә гаиләсе белән Ырынбурга күчеп килә, анда футбол белән шөгыльләнә башлый[3]. Соңрак Дәлир Санкт-Петербургка күчә Петербург футбол мәктәпләрендә осталыгын үстерә. Ике ел тренер Максим Крамаренко җитәкчелегендә «Коломяг»та, аннары ике ел «Зенит»ның «Смена» мәктәбендә тренер Андрей Горловта уйный. Бер ел беренче лигада Нефтехимик (Түбән Кама) өчен уңышлы чыгыш ясый.

2014 елның кышында Россия премьер-лигасының «Терек» клубы белән контракт төзи[4]. Клуб өчен 2013/14 беренчелегенең соңгы турында Казанның «Рубин»ына каршы матчта, 80 нче минутта Факундо Пирис урынына алмашуга чыгып дебют ясый.

2017 елның җәендә, өч елга контракт төзеп, «Зенит»ка кайта[5]. 17 июльдә «СКА-Хабаровск»ка каршы Россия чемпионатының матчында яңа клуб өчен дебют ясый, ә 7 минуттан соң өлкәннәр карьерасында беренче гол кертә. 2020 елның җәендә, Ауропага китәргә ниятләп, «Зенит» белән яңа контракт төзүдән баш тарта[6]. ММЧ мәгълүматларына караганда, Шотландиянең «Рейнджерс», Италиянең «Аталанта», Төркиянең «Бешикташ» һәм «Галатасарай», Испаниянең «Алавес» командаларыннан тәкъдимнәр булган[7][8][9]. 4 октябрьдә гаммәви мәгълүмат чараларында Күзәевның Мәскәү «Локомотив»ы белән өч еллык контрактка кул кую турында хәбәрләр пәйда була[10]. 6 октябрьдә «Зенит» белән 2022/23 сезон ахырына кадәр контракт имзалау турында игълан итә[11].

Җыелма команда өчен чыгыш ясау үзгәртү

Кузяев Таҗикстан җыелма командасы өчен чыгыш ясый алган, чөнки анда аның әти-әнисе туа[12]. 2017 елның җәендә аңа Таҗикстан җыелма командасы өчен чыгыш ясау тәкъдиме килә, әмма ул баш тарта, чөнки Россиядә туган һәм үскән. 2017 елның августында беренче тапкыр Россия милли җыелма командасы җыелышына чакырыла. 3 сентябрьдә Мәскәү «Динамо»сы белән контроль матчта катнаша (3:0)[13]. 2017 елның 7 октябрендә Көньяк Корея командасы белән иптәшләрчә очрашуда җыелма команда өчен дебют ясый (4:2)[14].

2018 ел Дөнья футбол чемпионатында Россия уйнаган барлык 5 уенда катнаша. Дөнья чемпионатыннан соң җыелма команданың алдагы матчларында: иптәшләр матчларында, 2018/19 УЕФА Милләтләр Лигасында, шулай ук 2020 елгы Аурупа чемпионатның сайлап алу матчларында дүрт матчта катнаша.

Шәхси тормыш үзгәртү

Футболчылар династиясен дәвам итүче. Бабасы — Кәбир Яхья улы Кузяев (1937—?), Дүшәнбе командасы өчен уйнаган һәм тренеры булган; бабасының энесе Мөкатдәс Яхья улы (рус. Макадест, 1937) Ленинград «Динамо»сы өчен уйный; атасы Әдһәм Кузяев (рус. Адьям, 1965), хәзер тренер; шулай ук абыйсы Руслан (1987) — һөнәри футболчылар.

2017 елда «Дәүләт һәм шәхси предприятиеләр белән идарә итү» белгечлеге буенча Санкт-Петербург дәүләт икътисад университетының магистратурасын тәмамлый. Шул ук елны «икътисад» юнәлеше буенча аспирантурага укырга керә[15].

Казанышлар үзгәртү

  • 2018 елның 27 июле — Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы — илнең футболын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм югары спорт казанышлары өчен[16];

  «Зенит»

  • Россия Чемпионы (4): 2018/19, 2019/20, 2020/21, 2021/22.
  • Россия Кубогы иясе: 2019/20.
  • Россия Суперкубогы иясе: 2021.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. https://www.youtube.com/watch?v=JuVwvLExyAY
  3. Далер Кузяев: «Петербург дал многое нашей семье». ФК «Зенит» (2017-06-20). 2018-01-28 тикшерелгән.
  4. «Терек» дозаявил троих футболистов
  5. Далер Кузяев возвращается в «Зенит»
  6. «СЭ»: Кузяев отклонил предложение «Зенита»
  7. Источник: «Рейнджерс» отказался от Кузяева
  8. Александр Медведев: «У Кузяева есть ряд предложений из Европы, но ворота „Зенита“ для него не закрыты»
  9. СМИ: Услуги Кузяева предложили «Галатасараю»
  10. «СЭ»: Кузяев подписал контракт с «Локомотивом» на три года
  11. «Зенит» объявил о возвращении Кузяева
  12. Далер Кузяев: «У меня не было цели заменить Маурисио». Sportbox.ru (2017-01-23). 2018-01-28 тикшерелгән.
  13. Футболист Кузяев положительно оценил контрольный матч сборной России с "Динамо". ТАСС (2017-09-03). 2018-01-28 тикшерелгән.
  14. Кузяев: футболисты сборной России расслабились в конце матча с южнокорейцами. ТАСС (2017-10-07).
  15. Михалко, Максим. Далер Кузяев: Полузащитник «Зенита» // Футбол. Хоккей. — М. : ООО «ТН-Столица», 2017. — № 44 (2990) (1 ноябрь). — С. 6—11.
  16. Распоряжение Президента Российской Федерации от 27 июля 2018 года № 200-рп «О награждении Почётной грамотой Президента Российской Федерации спортсменов и специалистов спортивной сборной команды Российской Федерации по футболу»