Динар Байтемиров

опера җырчысы (баритон), музыка педагогы, филармония мөдире (Гатчина, Ленинград өлкәсе, Россия)

Динар Байтемиров, Динар Галиәскәр улы Байтемиров (Динар Галияскярович Байтемиров; 1984 елның 10 июне, СССР, РСФСР, Әстерхан өлкәсе, Лиман районы, Зензел авыл) ― опера җырчысы (баритон), концерт-камера җырчысы, педагог. Балалар һәм яшүсмерләр өчен Санкт-Петербург филармониясе җырчысы (2010―2020). Ленинград өлкәсе Гатчина шәһәре филармониясе мөдире (2023 елдан). Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты[1].

Динар Байтемиров
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Динар Галиәскәр улы Байтемиров

Туу көне

10 июнь 1984(1984-06-10) (40 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Әстерхан өлкәсе, Лиман районы, Зензел авыл

Эшчәнлек еллары

2005―х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы Россия

Һөнәрләр

җырчы, музыка педагогы

Моң

баритон

Кораллар

тавыш

Жанрлар

классик музыка, эстрада

Коллективлар

Балалар һәм яшүсмерләр өчен Санкт-Петербург филармониясе
Гатчина шәһәр филармониясе

dinar.baytemirov

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1984 елның 10 июнендә[2] Әстерхан өлкәсе Лиман районы Зензел авылында татар гаиләсендә туган. Мәктәп эскәмиясеннән үк башта район үзәге Лиман[d] штб, аннары Әстерхан өлкәсе сәхнәсендә чыгыш ясый башлаган. Үзенең беренче вокал остазы ― Сергей Германович Знаменщиков белән шөгыльләнү өчен Зензел авылыннан Лиманга барып йөргән. Урта мәктәпне Әстерханда тәмамлаган. Аннан соң М. П. Мусоргский исемендәге Әстерхан музыка училищесының (хәзер көллият[d]) опера вокалы бүлегендә укыган[3]. 2005 елда Н. А. Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург консерваториясенең вокал-режиссерлык факультетының ялгыз җырлау кафедрасына укырга кереп, аны «опера җырчысы, концерт-камера җырчысы, педагог» белгечлеге буенча тәмамлаган (2010). Икенче югары белем алган ― Санкт-Петербург дәүләт аграр университетының (рус. СПбГАУ) Икътисад, финанс, хокук һәм технология институтында «дәүләт һәм муниципаль идарә» факультетын тәмамлаган (2017)[4].

Консерватория тәмамлагач, 2010―2020 елларда Балалар һәм яшүсмерләр өчен Санкт-Петербург филармониясе җырчысы булып эшләгән. 2023 елдан Гатчина шәһәре филармониясе мөдире[5].

2012 елда Д. Байтемиров «Ладога» халыкара мәгариф форумында катнашкан һәм «Балалар вокаль студиясен ачу» проекты өчен «Милли перспективалар» бөтенроссия фонды грантын откан. Хәзер ул ― 4 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар йөри торган студия җитәкчесе. Бер ел эшләү дәверендә аның тәрбияләнүчеләре алты тапкыр Халыкара конкурслар лауреатлары булган, Мәскәү, Сочи һәм Санкт-Петербург кебек шәһәрләрдә чыгыш ясаган. 2013 елда Динарны шул ук форумга «Уңыш тарихы» лекциясе белән белгеч буларак чакырганнар.

Җырчы өчен иң мөһиме ― концерт эшчәнлеге. Репертуар сайлауга ул җитди якын килә. Рус, татар, испан, итальян һәм украин телләрендә әсәрләр башкара. Аның арсеналында төрле программалар бар: классик опера, һәркем яраткан романслар, концерт-камера, фольклор-халык, патриотик җырлар циклы һәм эстрада. Катнаш һәм катгый классик программалары була. Динар ил буйлап гастрольләрдә йөри, чит илләрдә ― Франция, Чехия, Финляндия, Австрия, Израильдә чыгыш ясау тәкъдимнәре карала. Күп кенә халыкара татар вокал конкурслары (шул исәптән, Р. Ваһапов исемендәге конкурс) җиңүчесе буларак, Татарстан мәдәният министрлыгыннан гастрольләргә еш йөри.

Динар Санкт-Петербургта актив эшчәнлек алып баручы, шул исәптән милли музыка концертлары оештыручы татар җәмгыяте эшчәнлегендә актив катнаша. 2012 елда Казанда V Бөтендөнья татар яшьләре форумы (27–31 август) делегаты булган.

2013 елда Әстерханда Динар Байтемировның зур хәйрия концерты була, аннан кергән барлык акчалар татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле урнашкан Габдулла Тукай исемендәге скверны төзекләндерүгә китә[6].

Шәхси тормышы

үзгәртү

Өйләнгән. Хатыны Рената (Гатчинада туган, туганнары Свердловск өлкәсендә), уллары Руфат[3].

Әнисе Галина Байтемирова, туганнары: Денис Файзулаев, Рафаил Файзулаев, Оксана (Мамаева)[7].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү