Габдулла Тукай һәйкәле (Әстерхан)
Габдулла Тукай һәйкәле (рус. Памятник Габдулле Тукаю в Астрахани) ― Әстерханның Совет районында бөек татар халык шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайга (1886―1913) 2013 елның 27 маенда ачылган һәйкәл.
Һәйкәл | |
Габдулла Тукай һәйкәле
| |
Габдулла Тукай һәйкәле | |
Урын | 414018, Әстерхан, Совет районы[d], Зацарево мкрн. |
Сынчы | Бакый Урманче Владислав Авдеев |
Материал | бронза |
Урыны
үзгәртүГабдулла Тукайга һәйкәл Әстерханның Совет районында Александров һәм Адмирал Нахимов урамнары киселешендә Габдулла Тукай исемендәге скверда урнашкан. Һәйкәл татарлар күптән яшәгән микрорайонда – элеккеге Татар бистәсендә урнаштырылган. Адмирал Нахимов һәм Александров урамнары чатындагы урын очраклы гына сайланмаган. 1911 елның язында туберкулездан дәваланырга теләп Әстерханга килгәндә, шагыйрь шушы урыннарда туктала. Ул үзенең дуслары (бигрәк тә, Сәгыйть Рәмиев), әдәбиятчылар һәм «Идел» газетасы журналистлары белән аралаша һәм сөргендәге табиб Нариман Нариманов белән сәламәтлеге торышы турында киңәшләшә. Сквер янәшәсендә урнашкан 74нче гомуми белем бирү мәктәбе[1] дә Габдулла Тукай исемен йөртә[2]. Мәктәп территориясендә 2021 елның 25 февралендә Г. Тукай бюсты урнаштырылган (авторы скульптор: В. Утешев)[3].
Тарих
үзгәртү1911 елда Әстерханда яшәгән татар шагыйренә һәйкәл «Дуслык» татар мәдәнияте иҗтимагый оешмасы үтенече буенча төзелгән һәм шәһәргә Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан бүләк ителгән[4].
Һәйкәлнең проектын Бакый Урманче эшләгән, бронзада аның укучысы Владислав Авдеев гәүдәләндергән. Һәйкәл Казанда коелган[5].
2013 елның 27 маенда һәйкәлне ачу тантанасында Әстерхан өлкәсе губернаторы (2004―2018 елларда) А. А. Жилкин[d] һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе катнашкан[6][5].
2020 елның 9 декабреннән 10 декабренә каршы төндә вандаллар һәйкәлне зәңгәр буяуга батыра һәм свастика ясыйлар[7].
Тасвирлама
үзгәртүТышкы рәсемнәр | |
---|---|
Сквер һәм һәйкәл күренеше. 14нче фоторәсем. |
Композициядә шагыйрьнең тыйнаклыгы, гадилеге һәм халыкчанлыгы чагылдырылган. Һәйкәл түгәрәк формадагы аслыкның үзәгенә урнашкан. Түгәрәк аслыкның алгы ягына, һәйкәл алдына, бераз авышлык белән русча «Габдулла Тукай – Великий татарский поэт.» дип язылган[2].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Сайт школы №74, Астрахань
- ↑ 2,0 2,1 Памятники Астрахани. Габдулла Тукай. АстраКульт(рус.)
- ↑ Бюст Г. Тукая. 2ГИС
- ↑ Памятник Г. М. Тукаю (г. Астрахань). Астраханский центр туристической информации
- ↑ 5,0 5,1 Памятник Габдулле Тукаю торжественно открыли в Астрахани. Татар-информ (2013-05-27). әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2013-07-03 тикшерелгән.
- ↑ В Астрахани открыт памятник великому татарскому поэту Габдулле Тукаю. Ast-News.Ru (2013-05-28). әлеге чыганактан 2013-07-05 архивланды. 2013-07-03 тикшерелгән.
- ↑ Саитов, Искандар (2020-12-11). Соцсети: в Астрахани возбудили уголовное дело из-за осквернения памятника Габдулле Тукаю | «ДУСЛЫК». 2020-12-11 тикшерелгән.
Сылтамалар
үзгәртү- Памятники Астрахани. Габдулла Тукай. АстраКульт(рус.)