Галия Әхмәтова, Галия Дөфәр кызы Әхмәтова (әдәби псевдонимы Нина Ганьшина, 1954 елның 25 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Чита2015 елның 21 сентябре, РФ, Мәскәү) — язучы, шагыйрә, филология фәннәре докторы, профессор, Россия язучылар берлеге әгъзасы, «Встречи», «Молодой ученый» журналлары баш мөхәррире. РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре. Әсәрләрен рус телендә иҗат иткән[1].

Галия Әхмәтова

Тугач бирелгән исеме: Галия Дөфәр кызы Әхмәтова
Псевдонимнар: Нина Ганьшина
Туу датасы: 25 гыйнвар 1954(1954-01-25)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, Чита
Үлем датасы: 21 сентябрь 2015(2015-09-21) (61 яшь)
Үлем урыны: РФ, Мәскәү
Милләт: татар-рус
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: галим, язучы, шагыйрә
Жанр: проза, шигърият
Иҗат итү теле: рус
Тышкы рәсемнәр
Гаилә фотосурәтләре.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1954 елның 25 гыйнварында Читада Себергә күчерелгән татар гаиләсендә туган. Әтисе Дөфәр Шәех улы Әхмәтов 1931 елның 21 гыйнварында Минзәлә районы Гөлек авылында туган. 1935 елда гаиләсе белән Себергә күчеп киткән. Чита педагогия институтын тәмамлагач, укытучы булып, 1953—1990 елларда Чита шәһәре һәм өлкәсендә комсомолның, соңрак КПСС райкомының 1нче сәркатибе, Чита өлкә башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән, Хезмәт Кызыл Байрагы, Хөрмәт Билгесе орденнары белән бүләкләнгән. Галия Дөфәр кызының әнисе Мария Николай кызы Поволочко Чита педагогия институтын тәмамлаган, педагогика фәннәре докторы.

Галия Дөфәр кызы Н. Г. Чернышевский исемендәге Чита педагогия институтын (1997 елдан Байкал арты дәүләт педагогика университеты, 2006 елдан Байкал арты дәүләт гуманитар-педагогика университеты, 2012 елда Байкал арты дәүләт университеты белән кушылган) тәмамлаганнан соң, ССРБ Фәннәр академиясенең Рус теле институты аспирантурасында укып, кандидатлык, 2003 елда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтында «XX гасырның 80-90 еллары рус прозасы теле проблемалары» буенча докторлык диссертациясен яклаган (ике диссертациясенең дә фәнни җитәкчесе профессор А. И. Горшков).

Байкал арты дәүләт гуманитар-педагогика университетында (2012 елдан Байкал арты дәүләт университетында), 19941995 елларда Чанчунь шәһәренең (КХР) Төньяк-көнчыгыш педагогика университетында рус теле укыткан.

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе үзгәртү

«Текстны интерпретацияләү» фәнни-тикшеренү лабораториясе, 10.02.01 «Рус теле» белгечлеге буенча аспирантура һәм «Филология» юнәлеше буенча магистратура белән җитәкчелек иткән. Г. Д. Әхмәтова җитәкчелегендә унбер кандидатлык диссертациясе, шул исәптән Кытай Халык Республикасыннан ике аспирант диссертациясе якланган. 200 дән артык фәнни һәм укыту-методик хезмәтләр, шул исәптән монографияләр, уку әсбаплары, фәнни-популяр китаплар авторы. Гыйльми мәкаләләре «Фән» нәшриятында, АКШ, Япония, Испания, Маҗарстан, Польша, Болгария, Словакия, Чехия, Тайвань, Кытай, Монголия, Төркия, Украина халыкара басмаларында басылып чыккан.

Әдәби иҗаты үзгәртү

Язучы буларак әсәрләрен Нина Ганьшина псевдонимы астында бастыра (псевдонимы әнисе ягыннан әбисе исем-фамилиясеннән алынган). Рус телендә иҗат итә. «Кактус кайчан чәчәк ата», «Шагыйрь улы», «Улым өчен җир җиләге» һ. б. хикәяләр, миниатюралар, публицистик әсәрләр, күп кенә шигырьләр авторы. Үзенең «Тополя корнями вверх» исемле автобиографик әсәрендә әнисе ягыннан бабасы һөнәри хәрби Николай Алексей улы Поволочко һәм әбисе Нина Иван кызы Ганьшиналар турында, шулай ук әтисе ягыннан бабасы Шәех Әхмәтов (1904—1971) һәм әбисе Камал Гәрәеваның (1910—1991) Минзәлә районы Гөлек авылыннан 1935 елда гаилә белән Себергә (Чита өлкәсенә) күченеп китүе һәм шунда төпләнеп калуы турында яза[2]. Улы Илдар Әхмәтов, оныгы Марат Казанда яши. Әнисе вафатыннан соң, улы Илдар аның хастаханәдә язган көндәлекләрен «Море сверкает» исеме астында китап итеп бастырган[3].

Китаплары үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Юныс Юсупов. Гөлегем – гомер бишегем. Минзәлә, 2009 ел, 48нче бит.
  2. Интервью (беседовала Мария Скрягина). Галия Ахметова: я из провинции. «Литературная Россия», № 9. 28.02.2014.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү