Вәсил Хөсәенов

геолог, техник фәннәр докторы

Вәсил Хөсәенов, Вәсил Мөхәммәт улы Хөсәенов (Васил Мухаметович Хусаинов; 1953 елның 3 марты, СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Копейск2024 елның 24 октябре, РФ, ТР, Бөгелмә) ― геолог, техник фәннәр докторы (2011), Россия Федерациясенең атказанган геологы (1998), Татарстанның техника һәм фән өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты (1999), «Татнефть»нең почетлы нефтьчесе һәм мактаулы уйлап табучысы (2023), 2014―2024 елларда ТатНИПИнефть институтының директор урынбасары, әйдәүче хезмәткәре[1].

Вәсил Хөсәенов
Туган телдә исем Вәсил Мөхәммәт улы Хөсәенов
Туган 3 март 1953(1953-03-03)
СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Копейск
Үлгән 24 октябрь 2024(2024-10-24) (71 яшь)
РФ, ТР, Бөгелмә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Һөнәре геолог
Эш бирүче Җәлилнефть, Азнакайнефть һәм Татнефть
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясенең атказанган геологы (1998) Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге (1999)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1953 елның 3 мартында Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәрендә шахтер гаиләсендә туган. Әтисе шахтада авариядә вафат булганнан соң, әнисенең туган ягы (Татарстанның хәзерге Сарман районы) Яңа Әхмәт авылына кайтып, әбисе һәм әнисенең кече сеңлесендә тәрбияләнгән. Алтынчы класстан башлап, колхозда төрле эштә эшләргә туры килгән. Яңа Әхмәт авылының башлангыч, район үзәге урта мәктәпләрендә белем алган. 1970 елда Казан дәүләт университетының геология факультетына укырга кергән һәм 1975 елда әлеге югары уку йортын «геология һәм нефть һәм газ ятмаларын разведкалау» белгечлеге буенча тәмамлаган[2].

2024 елның 24 (?) октябрендә 71 яшендә вафат[3].

Хезмәт юлы

үзгәртү

Хезмәт эшчәнлеген Ромашкино нефть ятмасының төньяк мәйданнарын разведкалау һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә (НГДУ) башлап җибәргән. Скважиналарны тикшерү буенча оператор, промысел тикшеренүләре лабораториясе геологы, нефть һәм газ чыгару цехы геологы, «Җәлилнефть» нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү бүлеге башлыгы булып эшләгән[2].

1986 елның гыйнварында яңа оешкан «Татнефтебитум» тәҗрибә-эксперимент идарәсенә (Лениногорск шәһәре) баш геолог ― идарә башлыгы урынбасары итеп билгеләнгән[2].

1989 елның апрелендә Ромашкино чыганагының үзәк мәйданнарын эшкәртү белән шөгыльләнүче «Актүбәнефть» идарәсенә (Азнакай районы Актүбә эшчеләр бистәсе) башлык урынбасары ― баш геолог итеп күчерелгән[2].

1996 елның декабрендә «Татнефть» ААҖнең «Актүбәнефть» һәм «Азнакайнефть» идарәләре Ромашкино ятмасының үзәк һәм көнчыгыш мәйданнарын разведкалау һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче «Азнакайнефть» НГДУ итеп берләштерелгән, В. М. Хөсәенов баш геолог ― идарә башлыгы урынбасары итеп билгеләнгән[2].

2010 елның 1 февраленнән «Татнефть» ААҖ генераль директоры карары белән «ТатНИПИнефть» институтының (Бөгелмә шәһәре) геология, скважиналарны, коллекторларны һәм углеводородларны тикшерү өлкәсендә фәнни эшләр буенча директор урынбасары итеп билгеләнгән[2].

2014 елның 1 июленнән «ТатНИПИнефть» институтының скважиналарны, коллекторларны һәм углеводородларны тикшерү бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре булып эшләгән[2].

1999 елның 14 гыйнварында Башкортстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институты (Уфа шәһәре) Диссертация советында геология-минералогия фәннәре кандидаты диссертациясен; 2011 елның 19 октябрендә Россия ФА сызыксыз дулкын механикасы һәм технологиясе фәнни үзәге каршындагы Диссертация советында (Мәскәү шәһәре) ике белгечлек (нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү; геология, нефть һәм газ ятмаларын эзләү һәм разведкалау) буенча «Эре нефть ятмасын эшкәртүнең соңгы стадиясендә чыгарыла торган запасларны арттыру (теория, геологик нигезләр, практика)» темасына техник фәннәр докторы диссертациясен яклаган[4].

Фәнни кызыксыну өлкәсе

үзгәртү

Фәнни кызыксыну өлкәсе түбәндәгеләр исәбенә чыгарыла торган җир асты байлыкларының хәрәкәтчән запасларын арттыру мәсьәләләрен колачлый: а) эшләнә торган объектларның геологик төзелешен детальләштерү һәм йогынтының дифференциацияләнгән системаларын булдыру; б) катлам энергиясен тулыландыру өчен тау басымы потенциалын җәлеп итү; в) нефтьтә структур фаза күчү температурасын исәпкә алып, югары үзле нефть ятмаларын эшкәртү системаларын проектлау; г) продуктив катламнарның тишем пространствосында фазаара хезмәттәшлек көчләре белән идарә итү технологияләрен булдыру[2].

Фән өлкәсендәге тикшеренүләре, тупланган тәҗрибәсе, гыйльми ачышлары нәтиҗәсе буларак, 80 нән артык фәнни мәкаләсе дөнья күргән, 2 монография авторы, 108 патент иясе[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 1998 ― «Россия Федерациясенең атказанган геологы» мактаулы исеме[d]геология өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[5]
  • 1999 – Татарстанның техника һәм фән өлкәсендә Дәүләт премиясе«Татарстан нефть ятмаларының авыр чыгарыла торган нефть запаслары булган ятмаларның нефть бирүчәнлеген арттыру технологияләре комплексын эшләү һәм киң сәнәгатьтә кертү» хезмәте өчен[6]
  • «Татнефть»нең почетлы нефтьчесе
  • 2023 ― «Татнефть»нең мактаулы уйлап табучысы[7]

Шәхси тормышы

үзгәртү

Хатыны Энҗе Миргаяз кызы, ике улы, оныклары[8].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү