Вюнсдорф мәчете

Вюнсдорф мәчете (алман. Moschee Wünsdorf) — 1915 елда Берлиннан 40 км ераклыкта Вюнсдорф шәһәрендә (2003 елдан Цоссен[калыпны мәкаләдән алып куярга] шәһәренә кертелгән) урнашкан Вюнсдорф лагеренда Беренче бөтендөнья сугышы вакытында алман гаскәренә әсир төшкән Россия империясе, Бөекбритания, Франция һ. б. илләрнең 15 меңләп мөселман мәхбүсе өчен Алмания империясе дәүләт хисабына агачтан төзеткән мәчет. 1928 елга хәтле эшләгән. 1930 елда бина сүтелгән.

Мәчет
Вюнсдорф мәчете
алман. Moschee Wünsdorf
Мәчет рәсеме төшкән открытка. 1915
Мәчет рәсеме төшкән открытка. 1915
Мәчет рәсеме төшкән открытка. 1915
Ил Алмания
шәһәр Цоссен, Вюнсдорф
Дин Ислам
Бина төре җәмигъ мәчете
Дата постройки 1915
Төп даталар:
1915 (ачылган)
1928 (ябылган)
1930 (сүтелгән)
Халәте сүтелгән
Төп мәкалә: Алманиядә ислам
 
Вюнсдорф лагере. Алда – мәчет. 1915
 
Мәчеттә вәгазь

Беренче бөтендөнья сугышында Алмания империясе союздаш илләргә (Россия империясе, Бөекбритания, Франция) каршы җиһад өчен мөселман хәрби әсирләрен (һиндстанлылар, фарсылар, гарәпләр, татарлар, әфганстанлылар) җәлеп итәргә омтыла. Шул максат белән Берлинның көньягында Үзәк Аурупаның беренче мәчете барлыкка килә[1].

Мәчет төзү тәкъдимен алман илчесе аркылы үзен дөнья мөселманнары җитәкчесе итеп исәпләүче, Россия империясе, Бөекбритания, Франциягә каршы җиһад игълан иткән Госман империясе солтаны (27 апрель 1909 – 3 июль 1918) Мәхмәт V (18441918) җиткерә. Алман ягы мәчет төзү идеясен хуплый. 1915 елның 5 атнасы эчендә 400 кеше намаз укый ала торган мәчет бинасы төзелеп бетә. Агачтан төзелгән мәчет өчен 45 000 рейх маркасы (алман. Reichsmark) тотыла. Мәчетнең 23 метр биеклектәге манарасы, 12 метр диаметрлы гөмбәзе була. 1915 елның 13 июлендә мәчет тантаналы ачыла. Әлеге вакыйга һәм Алманиянең мөселман халыкларына хәерхаклыгы турында Вюнсдорф лагеренда чыгып килүче «Әл-Җиһад» гәҗитендә һәм фронт өчен басылган листовкаларда хәбәр ителә.

Мәчеттә әсирләргә үзләренә хәләл ризык әзерләргә рөхсәт ителә, моның өчен аларга сыер, сарык, куян ите бирелә. 19161922 елларда имамГалимҗан Ибраһим улы Идриси (18871959).

Сугыш беткәч, әсирләр туган илләренә кайтып китә. 1921 ел ахырында Россия ватандашлары да юлга кузгала. Әсирлектән соң лагерьда яшәп калган 90 мөселман мәчетне япмауны үтенә. Агач мәчет 1928 елга хәтле эшләгән.

1924 елда Берлинның Вильмерсдорф районында яңа таш мәчеткә нигез салына. 1928 елның апрелендә Вильмерсдорф мәчете төзелеп бетә. Шуңа күрә агач мәчетне саклауның кирәге калмый. 1930 елда бинасы сүтелгән.

Яңа заманда Берлин ирекле университетыннан килгән археологлар командасы Вюнсдорфер мәчете калдыкларында казу эшләре алып бара.

Цоссен (алман. Zossen) шәһәренең элек мәчет урнашкан урамы «Мәчет урамы» (алман. Moscheestraße) исемен йөртә.

Әдәбият

үзгәртү
  1. Alexander Backhaus. Die Wargefangenen in Deutschland. Siegen, 1915.(алм.)

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү