Алманиядә ислам (алман.  Islam in Deutschland) — Алмания территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Алмания халкының (83 783 мең кеше) 5, 70  % ы (4 750 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. 1960-елларда Алманиягә хезмәт миграциясе башлану һәм 1970 елдан сәяси качакларның берничә дулкыны килү аркасында, мөселманнар Алманиядә йогынтылы дини төркем хасил итә. Алманиядә төрекләр саны арта бара, шуңа күрә җирле Ислам җәмгыятьләре яңа мәчетләр төзүне таләп итә.

Файл:DITIB-Zentralmoschee Köln — April 2015-7489.jpg
2018 елда ачылган Кёльн үзәк мәчете

Демография үзгәртү

 
Берлинда 1866 елда төзелгән Шәһитләр мәчете

Алмания мөселманнарының күпчелеге (63,2 %) төрекләр. Пакистаннан, гарәп илләреннән, элекке Югославия республикаларыннан, Ираннан, Әфганстаннан күчеп килгән мөселманнар бар. Алар Берлинда һәм Көбатыш Алманиянең эре шәһәрләрендә яши. Көнчыгыш Алманиядә мөселманнар азрак. Соңгы вакыттта Баден-Вюртемберг, Һессен, Бавария, Төньяк Рейн-Вестфалиянең авыл җирлегендә яшәүче мөселман җәмгыятьләре дә барлыкка килгән. Мөселманнарның күпчелеге сөнниләр. Шигыйлар, әхмәдияләр дә бар.

Тарих үзгәртү

Алманиягә беренче мөселманнар XVIII гасырда Госманлы империясе белән дипломатик, хәрби һәм сәүдә мөнәсәбәтләре урнашкач киләләр.

Пруссия короле (1688—1740) Фридрих Вильгельм I(ингл.) гаскәренең Великаннар гвардиясендә (алман. Riesengarde), күп илләрдән (Австрия, Россия империясе һ. б. ) җыелган озын буйлы гаскәриләр белән беррәттән, Госманлы империясе солтаны җибәргән уртачадан биегрәк буйлы мөселман солдатлар да хезмәт иткән[2].

1745 елда Пруссия короле (1740—1786) Фридрих II(ингл.) армиясендә мөселманнар (босниялеләр, албаннар, татарлар) хезмәт иткән округ оештырылган.

1760 елда босниялеләрдән торган мөселман корпусы оештырыла.

1798 елда Фридрих Вильгельм III(ингл.) Берлинда беренче мөселман зираты ачарга рөхсәт бирә. Төрек солтаны (1861—1876) Габделгазиз I катнашы белән 1866 елда икенче зират (Türkischer Friedhof Berlin) ачыла.

1866 елда Берлинда Шәһитлек мәчете (төр. Şehitlik camii) төзелә[3].

 
Вюнсдорф лагере. Алда – мәчет. 1915
 
Вильмерсдорф мәчете. 1924

Беренче бөтендөнья сугышында Алмания империясе союздаш илләргә (Россия империясе, Бөекбритания, Франция) каршы җиһад өчен мөселман хәрби әсирләрен (һиндстанлылар, фарсылар, гарәпләр, татарлар, әфганстанлылар) җәлеп итәргә омтыла. Шул максат белән Берлинның көньягында мәчет барлыкка килә[4].

Мәчет төзү тәкъдимен алман илчесе аркылы үзен дөнья мөселманнары җитәкчесе итеп исәпләүче, Россия империясе, Бөекбритания, Франциягә каршы җиһад игълан иткән Госман империясе солтаны (27 апрель 1909 – 3 июль 1918) Мәхмәт V (18441918) җиткерә. Алман ягы мәчет төзү идеясен хуплый. 1915 елның 5 атнасы эчендә 400 кеше намаз укый ала торган мәчет бинасы төзелеп бетә. Агачтан төзелгән мәчет өчен 45 000 рейх маркасы (алман. Reichsmark) тотыла.

Әхмәдияләр 1924 елда Берлинның Вильмерсдорф районында яңа таш мәчеткә нигез сала. 1928 елның апрелендә Вильмерсдорф мәчете төзелеп бетә.

1927 елда Берлинда мөселман җәмгыятьләренең үзәк архивы (хәзерге алман. Zentralinstitut Islam-Archiv-Deutschland) — алман телле төбәктә иң борынгы ислам учреждениесе — оештырыла.

1932 елда Бөтендөнья ислам конгрессы(ингл.) мөселман балалары өчен уку йорты ачуга ирешә.

1961 елда хөкүмәт ил икътисадын күтәрү өчен чит илләрдән икътисади мөһаҗирләрне (гастарбайтерларны) җәлеп итә башлый.

Ислам агымнары үзгәртү

 
Эссен мәчете
 
Берлинда әхмәдия Хәдиҗә мәчете

Алмания мөселманнары төрле агымнарга карый:

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү