Вильмерсдорф мәчете

Вильмерсдорф мәчете (алман. Wilmersdorfer Moschee, Berliner Moschee, Ahmadiyya Moschee) — Алмания башкаласы Берлинда урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Алманиянең таштан төзелгән беренче мәчете.

Мәчет
Вильмерсдорф мәчете
алман. Wilmersdorfer Moschee
Мәчетнең тышкы күренеше. 2008
Мәчетнең тышкы күренеше. 2008
Мәчетнең тышкы күренеше. 2008
Ил Алмания
шәһәр Берлин, Вильмерсдорф, Brienner Straße ур., 7-8
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый Әхмәдия
Бина төре җәмигъ мәчете
Төзелеш еллары 19241928 еллар
Төп даталар:
1924 (нигез ташы салынган)
1928 (ачылган)
2007 (вакытлыча ябылган)
2010 (яңадан ачылган)
Халәте гамәлдә
Сайт [berlin.ahmadiyya.org Рәсми сайт]
Төп мәкалә: Алманиядә ислам
 
Таҗ Махал

1915 елда Берлиннан 40 км ераклыкта урнашкан Вюнсдорф лагеренда (хәзер Цоссен шәһәре эчендә) Беренче бөтендөнья сугышы вакытында алман гаскәренә әсир төшкән Россия империясе, Бөекбритания, Франция һ. б. илләрнең 15 меңләп мөселман мәхбүсе өчен Алмания империясе дәүләт хисабына агачтан мәчет төзеткән булган[1]. Хәрби әсирләр лагере 1922 елда рәсми рәвештә ябылган булса да, мәчет 1928 елга кадәр эшли. 1930 елда, «бинасы тузу сәбәпле», сүтелгән. 19161922 елларда имамГалимҗан Ибраһим улы Идриси (18871959).

Вильмерсдорф мәчете

үзгәртү

1924 елда Алманиядә беренче таш мәчеткә нигез салына. Мәчетне төзү турында кайгырткан, алман теленә Коръән тәрҗемәсен беренче ясаган имам — мәүләнә Садретдин. Берлин архитекторы Карл Август Һерман (1869 елда туган) мәчетне Аградагы Таҗ Махал үрнәге буенча төзи. Бина могол-мөселман стилендә төзелә. Диаметры 10 метр булган 26 метр биеклектәге гөмбәзе, 30 метр биеклектәге ике манарасы була. Гыйбадәтханә төзелеше мәхәллә кешеләре тарафыннан финансланган. Акча җитмәү сәбәпле, төзелеш туктап тора. 1927 елда мөселманнарның «Ислам гыйбадәте җәмгыяте» (алман. Die Gesellschaft der islamischen Anbetung) Вюнсдорф мәчетен 10 мең рейхсмаркага дәүләткә сата, акчаны мәчет төзелешенә кертеп җибәрә. 1928 елның 23 мартында Иран, Төркия, Әфганстан илчелеге вәкилләре катнашында мәчет ачыла. Мәчет белән Әхмәдия ислам агымының Лахор җәмгыяте җитәкчелек итә. 1937 елда мәчеткә исмәгыйлиләр(рус.) башлыгы галиҗәнап принц Ага Хан III(рус.) килеп, матди ярдәм күрсәтә. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында мәчет бинасына сизелерлек зыян килә: гөмбәзе, ике манарасы җимерелә. 1945 елның августында 200 мөселман мәчет эшен җанландырып җибәрә. 1954 елның июнендә төзекләндерү эшләре тәмамлана, имам — Мөхәммәд Аман Һобом. 1970-елларда төзәтү эшләре дәвам итә. 1996 елдан төзәтү эшләре белән Юрген Лампейтль (алман. Jürgen Lampeitl) архитектура бюросы шөгыльләнә. Манаралар 19992001 елларда торгызыла. 2007 елда акча җитмәү һәм рухани булмау сәсбәпле, мәчет вакытлыча ябылып тора. 2010 елда янәдән ачылып, даими эшләвен дәвам итә.

Тасвирлама

үзгәртү
 
Гыйбадәтләр залы

Мәчетнең 23 метр биеклектәге ике манарасы бар. 23 диаметрлы гөмбәзенең биеклеге 26 метр. Гыйбадәт залына 400 кеше сыя. Мәхәллә төрле милләт вәкилләреннән тора.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Die Kriegsgefangenen in Deutschland. Staatsbibliothek zu Berlin(алм.)